Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w26 гыйнвар 26-31 б.
  • Хакыйкатьне ягымлы сөйләгез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хакыйкатьне ягымлы сөйләгез
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ХАКЫЙКАТЬНЕ КАЙДАН ТАБАРГА?
  • НИ ӨЧЕН БЕЗ ХАКЫЙКАТЬНЕ СӨЙЛИБЕЗ?
  • ХАКЫЙКАТЬНЕ НИЧЕК СӨЙЛӘРГӘ?
  • ХАКЫЙКАТЬНЕ КАЙЧАН СӨЙЛӘРГӘ?
  • Хакыйкатьне ялганнан аера белегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Шушы сорауларга җавап табыгыз
    2025—2026 елгы район конгрессы программасы. Район күзәтчесе белән
  • «Хакыйкать Аллаһысы» үз ниятләрен һәрчак үти
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2026 ел
w26 гыйнвар 26-31 б.

30 МАРТ — 5 АПРЕЛЬ, 2026

76 ҖЫР Чагыштыргысыз шатлык

Хакыйкатьне ягымлы сөйләгез

«И Йәһвә, хакыйкать Аллаһысы» (ЗӘБ. 31:5).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Хакыйкать кешеләргә күбрәк файда китерсен өчен, аны ничек сөйләргә?

1. Йәһвә гаиләсенең өлеше булырга телибез икән, без нәрсә эшләргә тиеш?

БЕРӘР кардәш белән танышканда, без, гадәттә, бер-беребездән: «Син хакыйкатькә ничек килдең?» — дип сорыйбыз. Кайберәүләр: «Мин хакыйкатьтә үстем»,— дип җавап бирә. Башкалар: «Мин хакыйкатькә күптән түгел генә килдем»,— дип әйтә. Без шулай, Аллаһы Сүзендәге хакыйкать бөтен тормышыбызга тәэсир иткәнгә, дибез. Ни өчен без хакыйкатькә тормышыбызга йогынты ясарга ирек бирәбез? Чөнки, хакыйкатьне яратсак һәм аның буенча яшәсәк кенә, Йәһвә гаиләсенең өлеше булып китә алганыбызны беләбез. Без хакыйкать буенча яшәгәнебезне сүзләребез һәм эшләребез белән күрсәтәбез (Зәб. 15:1—3).

2. а) Гайсә нинди кеше булган? ә) Гайсә өйрәткән хакыйкатьләр җәмгыятькә ничек тәэсир иткән?

2 Гайсә һәрчак дөресен сөйләгән. Башкаларга ошамаса да, ул шулай эшләгән. Моны хәтта аның дошманнары таныган (Мат. 22:16). Хакыйкатьнең җәмгыятькә ничек тәэсир итәчәге турында Гайсә болай дигән: «Мин аерырга дип килдем: улы — атасына каршы, кызы — анасына каршы, килен каенанасына каршы булыр» (Мат. 10:35). Гайсә кешеләрне аерырга теләмәсә дә, ул аек карашлы булган (Мат. 23:37). Ул үзе һәм шәкертләре вәгазьләгән хәбәрнең кешеләрне ике төркемгә бүләчәген белгән: берәүләре Изге Язмалардагы хакыйкатьне яратачак, икенчеләре юк (2 Тис. 2:9—11).

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Гайсәдән үрнәк алып, без һәрчак намуслы булырга тырышабыз. Башкаларга ошамаганда да, без дөресен сөйлибез. Шулай ук без күпчелек кешенең Изге Язмалардагы хакыйкатьне кире кагачагын беләбез, шулай да вәгазьләүдән туктамыйбыз. Бу без хакыйкатьне теләсә ничек һәм теләсә кайчан сөйли алабыз дигәнне аңлатамы? Һич тә юк! Бу мәкаләдә без башта хакыйкатьне кайдан табып булганын белербез. Аннары ни өчен, ничек һәм кайчан хакыйкатьне сөйләргә кирәк икәнен карап чыгарбыз. Шулай итеп без хакыйкатьне ягымлы, ягъни әдәпле һәм үз вакытында сөйләргә өйрәнербез.

ХАКЫЙКАТЬНЕ КАЙДАН ТАБАРГА?

4. Ни өчен Йәһвә — хакыйкать чыганагы дип әйтеп була?

4 Йәһвә — хакыйкать чыганагы. Ул әйткән бар нәрсә хак. Мәсәлән, аның нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнлеге турында әйткәннәре хакыйкатькә туры килә (Зәб. 19:9; 119:142, 151). Ул киләчәк турында әйткән бар нәрсә тормышка аша (Ишаг. 55:10, 11). Ул беркайчан да вәгъдәләрен бозмый (Сан. 23:19). Йәһвә «һич тә ялганлый алмый» (Евр. 6:18). Менә ни өчен Изге Язмаларда Йәһвә хакыйкать Аллаһысы дип атала (Зәб. 31:5).

5. Аллаһы турында белем алып буламы? Аңлатыгыз (Рәсүлләр 17:27).

5 Күпләр Аллаһы юк дип уйлый һәм, хәтта булса да, аның турында белеп булмый дип әйтә. Әмма бу алай түгел. Тирә-ягыбызда аның барлыгына дәлилләр бик күп (Рим. 1:20). Паул Афинада укымышлы греклар белән сөйләшкәндә Аллаһы кешеләрнең үзен табуларын тели һәм «һәрберебезгә якын» дип әйткән. (Рәсүлләр 17:27 укы.) Әйе, Йәһвә хакыйкатьне эзләүче басынкы кешеләрне үзенә җәлеп итә (Яхъя 6:44).

6. Изге Язмаларда нинди хакыйкатьләр бар һәм ни өчен сез Йәһвәгә алар өчен рәхмәтле?

6 Йәһвә турында белем алыр өчен бер мөмкинлек — Изге Язмаларны өйрәнү. Бу китапны язган кешеләрне Аллаһы рухландырган булган (2 Пет. 1:20, 21). Шуңа күрә Изге Язмаларда язылганнарның барысы хак һәм ышанычка лаек. Мәсәлән, анда галәмнең һәм җирдәге тормышның ничек барлыкка килгәне турында әйтелә (Ярат. 1:1, 26). Аллаһы Сүзендә без ничек гөнаһлы булып киткәнбез, ни өчен кешеләр газаплана һәм үлә икәнлеге аңлатыла (Рим. 5:12; 6:23). Анда Йәһвәнең үз Улы аша «ялганның атасы» Шайтан китергән бар зыянны бетерәчәге турында әйтелә (Яхъя 8:44; Рим. 16:20). Без шулай ук Изге Язмалардан Гайсә явызларны юк итәчәк, үлеләрне терелтәчәк, җирне оҗмахка әйләндерәчәк һәм безгә камиллеккә ирешергә булышачак икәнен белдек (Яхъя 11:25, 26; 1 Яхъя 3:8). Бар бу тәгълиматларга тулысынча ышанып була. Без Йәһвәгә аларны безгә ачканы өчен һәм алар турында башкаларга сөйләргә мөмкинлек биргәне өчен бик рәхмәтле (Мат. 28:19, 20).

НИ ӨЧЕН БЕЗ ХАКЫЙКАТЬНЕ СӨЙЛИБЕЗ?

7, 8. Йәһвәгә ни өчен хакыйкатьне сөйләвебез мөһимме? Мисал китерегез (Марк 3:11, 12). (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

7 Инде әйтелгәнчә, без хакыйкатьне Йәһвә гаиләсенең өлеше булырга теләгәнгә сөйлибез. Әмма, аңа ярар өчен, дөресен сөйләү генә җитәрлек түгел. Аңа ни өчен хакыйкатьне сөйләвебез дә мөһим. Гайсә белән булган бер хәлгә игътибар итик. (Марк 3:11, 12 укы.) Гәлиләя диңгезе янында вәгазьләгәндә аның тирәли күп халык җыелган. Алар арасында җенле кешеләр дә булган. Җеннәр аңа: «Син — Аллаһы Улы!» — дип кычкырган. Ни өчен алар Гайсә турында дөресен сөйләгән? Күрәсең, җеннәр башкаларның ышанычын яулап, аларны Йәһвәдән читкә алып китәргә теләгән. Әйе, аларның сүзләре — хак, әмма ниятләре явыз булган. Гайсә моны белгән, шуңа күрә аларга үзе турында сөйләргә рөхсәт итмәгән.

8 Бу очрактан нәрсәгә өйрәнеп була? Йәһвә өчен мотивларыбыз мөһим. Шуңа күрә безне Йәһвә турында сөйләргә аңа карата ярату дәртләндерсен. Хезмәттә безне мактасалар, бар данны Йәһвәгә бирик. (Мат. 5:16; Рәсүлләр 14:12—15 белән чагыштыр.)

Апа-кардәшнең яшь хатын-кыз белән Изге Язмалар өйрәнүен төрлечә үткәргәне күрсәтелгән. 1. Апа-кардәш үзе турында сөйли. Өстәлдә яткан ачык Изге Язмалар тышлыгы белән өскә таба карый. 2. Апа-кардәш ачык Изге Язмаларны кулында тота һәм өйрәнүчегә бер шигырь күрсәтә.

Кешене хакыйкатькә өйрәткәндә, сез игътибарны кемгә юнәлтәсез? (7, 8 нче абзацны кара)


9. Безгә нәрсәдән качарга кирәк һәм ни өчен?

9 Башка бер ситуацияне күз алдына китерик. Әйтик, бер җаваплы кардәш безгә конфиденциаль мәгълүматны ышанып тапшыра ди. Ә без аны башкаларга тарата башлыйбыз. Шул кешеләр безнең сүзләребезнең хаклыгына инангач, безне күбрәк хөрмәт итә башлардыр һәм без күп конфиденциаль мәгълүматны беләбез дип уйлардыр. Әйе, алар безгә сокланып карардыр, әмма Йәһвә бездән канәгать булмаячак (Гыйб. сүз. 11:13). Ни өчен? Чөнки без әйтергә хакыбыз булмаганны сөйләдек. Җитмәсә, мотивларыбыз да дөрес булмады.

ХАКЫЙКАТЬНЕ НИЧЕК СӨЙЛӘРГӘ?

10. «Ягымлы» сөйләм нинди ул? (Көләсәйлеләргә 4:6)

10 Көләсәйлеләргә 4:6 укы. Рәсүл Паул Көләсәйдәге мәсихчеләргә: «Сүзегез һәрвакыт ягымлы... булсын»,— дип язган. Бу нәрсәне аңлата? Грек телендә бу сүзләр сөйләмебез файдалы гына түгел, ә шулай ук игелекле һәм тыңлаучыларның күңеленә ятышлы булырга тиеш дигәнне аңлата.

11, 12. Ни өчен хакыйкатьне ипләп сөйләргә кирәк? Мисал китерегез. (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

11 Паулның киңәшен тотып, безгә, башкаларга хакыйкатьне сөйләгәндә, ягымлы булырга кирәк. Изге Язмалардагы хакыйкать җанны рухтан аера торган үткен кылыч белән чагыштырыла. Башка сүзләр белән әйткәндә, ул кешенең чын мотивларын һәм эчке хисләрен ачыклый (Евр. 4:12). Әмма бу кылычны оста кулланмасак, без заяга кешенең күңелен яраларга я аның ачуын чыгарырга мөмкин.

12 Күз алдына китерегез: хезмәттә сез бер эчкерсез кешене очратасыз ди. Сез аның сурәтләргә дога кылганын һәм гаиләсе белән Яңа ел үткәрергә яратканын белеп аласыз. Изге Язмаларны кулланып, сез аңа җансыз сурәтләргә дога кылу никадәр акылсыз икәнен күрсәтә һәм Яңа елның мәҗүси бәйрәм икәнен дәлилли алыр идегез (Ишаг. 44:14—20; 2 Көр. 6:14—17). Моны беренче очрашуда ук эшләсәгез, сез хакыйкатьне сөйләвен сөйләрсез, әлбәттә; ләкин Аллаһы Сүзен оста кулланмассыз.

Ирле-хатынлы парның бер ир кешегә аның ишеге төбендә төрлечә вәгазьләгәне күрсәтелгән. Өй эчендә аның гаиләсе чыршыны бизи. 1. Бу пар аңа jw.org сайтыннан «Изге Язмаларда Раштуа бәйрәме турында нәрсә әйтелә?» дигән мәкаләне күрсәтә. Ир кеше, кулларын күкрәгенә кушырып, караңгы чырай белән тора. 2. Бу пар аңа jw.org сайтыннан «Яхшы әти булу нәрсәне аңлата?» дигән мәкаләне күрсәтә. Ир кеше, елмаеп, аларны тыңлап тора.

Сезгә кешеләрне хакыйкатькә оста өйрәтергә нәрсә булышыр? (11, 12 нче абзацны кара)a


13. Без сүзләребезне тоз белән ничек тәмләтә алабыз?

13 Паул шулай ук «сүзегез... тоз белән тәмләтелгән булсын» дип язган. Аның хакыйкатьне бозып сөйләргә я аны яшерергә кирәк дип әйтәсе килмәгән. Ул, кешеләргә безне тыңлау рәхәт булсын өчен, сүзләребезне үлчәп әйтергә өндәгән (Әюп 12:11). Әмма бу җиңел булмаска мөмкин. Ризык турында әйткәндә, без болай дип уйлый алабыз: «Миңа тәмле булган нәрсә башкаларга да ошар». Сөйләмебез турында да без шулай ук уйларга мөмкин. Әмма кайчак хәл башкача була. Мәсәлән, кайбер культураларда кешеләр үз фикерләрен туры әйтә, хәтта үзләреннән олырак булган кешеләргә дә. Ә башка культураларда бу әдәпсезлек һәм рәнҗетүче сөйләм дип санала. Паул без «һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белергә» тиеш дип язган. Димәк, безгә сүзләребезне үзебезгә ошаганча түгел, ә тыңлаучыбызга ошыймы, юкмы икәненә карап тәмләтергә кирәк.

ХАКЫЙКАТЬНЕ КАЙЧАН СӨЙЛӘРГӘ?

14. Гайсә үз шәкертләренә бар белгәннәрен сөйләгәнме? Аңлатыгыз.

14 Гайсә үз шәкертләре белән һәрчак ягымлы сөйләшкән һәм аларны күп нәрсәләргә өйрәткән (Марк 6:34). Шулай да ул аларга бар белгәннәрен сөйләргә тырышмаган. Гайсә аларның чикләрен исәпкә алган һәм аларга кайбер хакыйкатьләрне белү әле иртә икәнен аңлаган. «Сезгә әйтәсе сүзем күп әле, әмма сез аларга хәзер төшенә алмассыз»,— дигән ул (Яхъя 16:12). Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

15. Өйрәнүчебезгә бар белгәннәребезне берьюлы сөйләргә кирәкме? Аңлатыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 25:11). (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

15 Безгә дә кешегә бар белгәннәребезне берьюлы сөйлисе юк. Безгә аның хәл-шартларын исәпкә алырга кирәк. Гаиләсе белән бергә Яңа ел үткәрергә яраткан кеше мисалына кабат кайтыйк. Без бу бәйрәмнең мәҗүсилектән килгәнен һәм Аллаһының аны хупламаганын беләбез. Әмма, әйтик, без бу кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен, Яңа елга бер-ике атна калганда, башладык ди. Аңа шунда ук Изге Язмаларда мәҗүси бәйрәмнәр турында нәрсә әйтелгәнен күрсәтсәк һәм аны бәйрәм итү дөрес түгел дип әйтсәк, бу ягымлы булыр идеме? Әлбәттә, кайбер өйрәнүчеләр Изге Язмалардан белгәннәрен шунда ук куллана. Шулай да башкаларга үз карашларын һәм эшләрен үзгәртер өчен вакыт кирәк. Өйрәнүчебезгә ул белергә тиеш нәрсәләрне үз вакытында — ул моңа төшенә алган вакытта әйтсәк, аңа рухи яктан үсәргә ярдәм итәрбез. (Гыйбрәтле сүзләр 25:11 укы.)

Инде күрсәтелгән пар теге ир кеше белән аның өендә «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән брошюраны өйрәнә. Якында бизәлгән чыршы тора.

Кайчан һәм никадәр күп сөйләргә икәнен хәл иткәндә, Гайсәдән үрнәк алыгыз (15 нче абзацны кара)


16. Без өйрәнүчеләрбезгә «хакыйкатьтә йөрергә» ничек булыша алабыз?

16 Кешеләрне Йәһвә турындагы хакыйкатькә өйрәтү безгә чагыштыргысыз шатлык китерә. Без аларга «хакыйкатьтә йөрергә» ничек булыша алабыз? (3 Яхъя 3, 4) Киләсе киңәшләрне истә тотыгыз. Алар өчен яхшы үрнәк булыгыз. Тормышыгызда Аллаһы Сүзендәге вәгъдәләргә ышанганыгыз күренсен. Хакыйкатьне дөрес мотивлар белән сөйләгез. Кешеләрне хакыйкатькә өйрәткәндә, ягымлы, игелек белән һәм үз вакытында сөйләгез. Сезне мактасалар, бар данны Йәһвәгә бирегез. Шулай эшләп, сез хакыйкать Аллаһысы Йәһвәгә хезмәт иткәнегезне күрсәтерсез.

СЕЗ БИРЕДӘГЕ ШИГЫРЬЛӘРДӘН НӘРСӘГӘ ӨЙРӘНДЕГЕЗ?

  • Рәсүлләр 17:27

  • Көләсәйлеләргә 4:6

  • Гыйбрәтле сүзләр 25:11

160 ҖЫР «Яхшы хәбәр»

a ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Беренчесендә бер абый-кардәш ир кешенең өендә бизәлгән чыршыны күрә һәм моның мәҗүсилектән килгәнен аңлатучы мәкаләне күрсәтә. Икенчесендә ул ир кешегә әтиләр өчен файдалы булган мәкаләне күрсәтә. Кайсы ысул уңышлырак булыр?

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу