ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?
«Һәртөрле кешегә» булышыр өчен, басмаларны бастыру эше гадиләштерелә
1 ОКТЯБРЬ, 2025 ЕЛ
Йәһвә Аллаһы «һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели» (1 Тимутигә 2:3, 4). Ләкин кардәшләребез һәм вәгазебезне тыңлаган кешеләр йөзләгән телләрдә сөйләшә. Һәр ел без шул телләрдә якынча ике миллиард басма чыгарабыз. Шулкадәр күп телдә рухи ризыкны чыгарыр өчен һәм шул ук вакыт ирекле иганәләрне акыл белән кулланыр өчен, оешмабыз нинди адымнар ясады?
Типографияләр саны әзрәк, җиһазлар яхшырак
1980 елларда без журналларны 40 тан артык илдә бастырган идек. Шуннан бирле без күп кенә берләштерү эшләрен башкардык, һәм хәзер без басмаларыбызны 9 илдә генә чыгарабыз. Ләкин шул ук вакыт эчендә регуляр бастырыла торган басмалар саны инде якынча 6 мәртәбәгә артты! Берничә типография шулкадәр күп телдә ничек бастыра ала соң? Яхшырак җиһазлар куллану моны мөмкин итә.
Яңа бастыру машиналары әзрәк вакыт эчендә күбрәк басма чыгара ала. Ә иске бастыру машиналарында шул ук күләмдәге басмаларны бастырыр өчен күбрәк вакыт китә иде, чөнки бастыруның бер эшен башкаргач, икенчесенә күчәр өчен күп кенә эшләр башкарасы бар иде. Ә хәзер җиһазлар үзгәрде һәм бастыруның икенче төр эшен башкарыр өчен 4 тапкыр әзрәк вакыт китә. Хәзер без күбрәк эшне, хәтта әз кеше сөйләшкән телләрдә дә басмаларны, тизрәк бастыра алабыз. Әлбәттә, һәр эшне башкарыр өчен яңа бастыру формалары ясарга кирәк. Соңгы 12 ай эчендә без, шул формаларны ясар өчен генә, якынча 2 миллион доллар сарыф иттек.a Шуңа күрә, басмалар саны кечкенә булса, без цифрлы бастыру машиналары кулланабыз, чөнки алар өчен бастыру формалары ясыйсы юк. Андый бастыру машиналары, шул исәптән лазер ярдәмендә бастыра торганнары, басмалар саны әз булганда кулланыла, шулай итеп акча да, көч тә әзрәк китә.
Бастыру эшенең башка төренә күчәр алдыннан бастыру формасы алмаштырыла
Соңгы өч ел эчендә без, бөтен дөнья буенча бастыру машиналарын һәм шул эшләргә кагылышлы башка җиһазларны яңартыр өчен, 10 миллионнан артык доллар сарыф иттек. Мәсәлән, Изге Язмаларны бастырыр өчен шул җиһазларны ничек кулланганыбызны карап чыгыйк. Үткәндә, Изге Язмаларны бастыргач, 40 тан артык башка эшләр башкарырга кирәк иде: мәсәлән, тегәргә, кисәргә, җыярга, алтын белән капларга кирәк иде. Өстәвенә, һәр шул эшне башкарыр өчен, Изге Язмаларны еш кына кардәшләргә бер урыннан икенчесенә күчерергә кирәк иде. Ә бүген 10 эш кенә башкарасы бар, чөнки күп кенә эшләр берләштерелеп, бер машинада башкарыла, ә икенче эшкә күчәр өчен конвейер кулланыла. Шулай итеп, кул белән башкарыла торган эшләр 55 тән артык процентка кимеде. Япония филиалындагы машина һәр 8 сәгать эчендә 2 000 Изге Язмалар китабы чыгара иде. Ә хәзер шул ук вакыт эчендә якынча 35 мең Изге Язмалар китабы чыгарыла!
Изге Язмаларның һәр өлешен табып җыяр өчен, штрих-кодлар кулланыла
Әзрәк запас әзрәк чыгымнар таләп итә
Әле генә искә алынган адымнар ирекле иганәләрне саклап калырга булыша. Мәсәлән, әзрәк тираж чыгарганга һәм ешрак эшләрне алмаштыра алганга, без типографияләрдә саклана торган әдәбият санын киметә алдык. Кушма Штатларда хезмәт итүче Гари болай дип әйтә: «Әз санлы әдәбиятны ешрак чыгару башта акылсыз булып күренгән иде. Күп санлы әдәбият һәм сирәгрәк чыгару акыллырак булып күренә иде. Әз тиражлы басмаларны ешрак чыгара башлагач, безнең бастыру эшләре белән бәйле чыгымнар 60 мең долларга артты, ләкин кәгазь һәм китапларны саклау белән бәйле чыгымнар 1.5 миллион долларга кимеде!» Шул сакланган акчалар бүтән мөһим эшләр өчен, мәсәлән Патшалык Залларын төзер өчен һәм төрле афәтләр аркасында зыян күрүчеләргә булышыр өчен, кулланыла.
Әзрәк запаслар ясау филиалларга башка яклардан да файда китерә. Алар буш урыннарны Бәйтелнең башка ихтыяҗлары өчен куллана ала. Берничә урында гына басмаларны бастырып, без еш кына яңа төзелеш эшләрен киметәбез. Мәсәлән, Бөек Британия илендәге типография эшен 2018 елдан башлап, Үзәк Европа филиалы һәм башка илләрдәге типографияләр башкара башлады. Нәтиҗәдә, Челмсфордтта (Англия) яңа филиал төзелгәндә, миллионлаган доллар экономия ясалды.
«Син мине хәтерлисең!»
Ә тагы да мөһимрәге: эшләребезне гадиләштерү кешеләргә рухи яктан булыша. Без хәзер басмаларны күбрәк телләрдә бастыра алабыз. Берәр телдә хәтта берничә йөз басма гына кирәк булса да, без бу эшне башкара алабыз. Мәсәлән, Яңа Каледония, Уоллис һәм Футунада уоллис телендә сөйләшүче якынча 35 мең кеше генә яши. Ләкин 2024 елның август аенда без шул телдә тулы «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н бастырдык. Уоллис телендә сөйләшүче Салфина исемле апа-кардәш болай ди: «Мин француз телендәге Изге Язмаларыннан күп кенә терминнарны укый идем, ләкин аңламый идем. Ләкин уоллис телендә Изге Язмалар чыккач, мин елый башладым. Йәһвәгә, син мине хәтерлисең, син кешеләрне аермыйсың, дип дога кылдым».
«Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» хәзер уоллис телендә дә бар
Конго Демократик республикасында санга телендә сөйләшүче якынча 500 мең кеше яши. Шулай да бу телдә «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китап бастырылды. Шул телдә үткәрелә торган җыелышта хезмәт итүче Жозюэ болай дип әйтә: «Китап чыкканчы, Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә кайбер сүзләрне һәм сүзтезмәләрне аңлатыр өчен күп вакыт һәм көч китә иде. Аңлатсам да, алар кайвакыт китапта әйтелгәнне аңламый иде. Ләкин санга телендә китап чыккач, барысы үзгәрде! Хәзер өйрәнүчеләр барысын аңлый һәм аларга барысын озак аңлатасы юк».
Гарифуна телендәге «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китап ярдәмендә Гондураста өйрәнү үткәрелә. Бу телдә якынча 120 мең кеше сөйләшә
Моңа кадәр шулкадәр күп телдә һәм шулкадәр күп кешегә басмаларны бастырганыбыз булмаган иде әле! Моның барысы сезнең иганәләрегез, шул исәптән онлайн ясалган иганәләрегез, ярдәмендә башкарыла. Юмарт булуыгыз өчен рәхмәт сезгә.
a Бу мәкаләдә АКШ доллары турында сүз бара.