Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 60 мәкалә
  • Үлемнән куркуны ничек җиңәргә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Үлемнән куркуны ничек җиңәргә?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Йөрәгеңдә Йәһвәдән курку үстер
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Йәһвәдән курык һәм аның әмерләрен үтә
    Күзәтү манарасы 2002 ел
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 60 мәкалә

Үлемнән куркуны ничек җиңәргә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Һәркем үлемне дошман дип саный һәм үз тормышын саклар өчен адымнар ясый (1 Көринтлеләргә 15:26). Ләкин үлемнән курку кайвакыт ялганга яки берәр хорафатларга нигезләнгән була һәм андый нигезсез курку аркасында кешеләр гомер буе «кол булып яши» (Еврейләргә 2:15). Үлемнән куркып, калтырап тору тормыштагы шатлыкны урларга мөмкин, әмма үлем турындагы хакыйкать белән танышу сезне андый куркудан азат итә ала (Яхъя 8:32).

Үлем турында хакыйкать

  • Үлгәннәр бернәрсә белми дә, сизми дә (Мәдхия 145:4). Изге Язмаларда үлем йокы белән чагыштырыла, шуңа күрә үлемнән соң авырту я газаплар юк. Димәк алардан куркасы да юк (Мәдхия 12:4; Яхъя 11:11—14).

  • Үлгән кешеләр безгә зыян китерә алмый. Исән чакта көч тулы дошманнар да, үлгәч, мәет кенә булып кала (Гыйбрәтле сүзләр 21:16). «Нәфрәтләре дә, сарыф иткән көчләре дә мәңгегә юкка чыккан»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Вәгазьче 9:6).

  • Үлгәч, бар кешеләр мәңгегә юкка чыга дип уйлау дөрес түгел. Аллаһы кешеләрне терелтәчәк һәм алар кабат яши алачак (Яхъя 5:28, 29; Рәсүлләр 24:15).

  • «Үлем... инде булмаячак»,— дип әйтә Аллаһы үз Сүзе аша (Ачылыш 21:4). Бу аның вәгъдәсе. Изге Язмаларда бу көн турында болай диелә: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә [үлемнән курыкмыйча] яшәрләр» (Мәдхия 36:29).

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу