Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 61 мәкалә
  • Клиник үлем: кеше сүзе һәм Аллаһы сүзе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Клиник үлем: кеше сүзе һәм Аллаһы сүзе
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?
    Бөек Остаздан өйрән
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Үлгән якыннарыбыз өчен чын өмет
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Ни өчен Гайсә булышырга ашыкмаган?
    Күзәтү манарасы 2010 ел
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 61 мәкалә

Клиник үлем: кеше сүзе һәм Аллаһы сүзе

Изге Язмалар нигезендә җавап

Клиник үлем кичергән кешеләр еш кына үзләрен тәннәреннән аерым күргәннәрен сөйли. Алар, шулай ук, балкып торган яктылыкны я гаҗәеп матур урын күрдек дип әйтәләр. Бер китапта андый кешеләрнең кайберәүләре «теге дөньяның кисәген күргән» дип әйтелә («Recollections of Death»). Изге Язмаларда андый очраклар искә алынмаса да, анда әйтелгән сүзләр шуны күрсәтә: клиник үлем кичергән кешеләрнең күргәннәре «теге дөнья» күренешләре түгел.

Үле кеше бернәрсә дә сизми.

Изге Язмаларда: «Үлеләр бернәрсә дә белми»,— дип әйтелә (Вәгазьче 9:5). Үлемнән соң кеше «теге дөньяга» күчми, ул яшәүдән туктый. Кешенең үлемсез җаны бар һәм кеше үлгәннән соң яшәвен дәвам итә дигән тәгълимат Изге Язмаларга нигезләнмәгән (Йәзәкил 18:4). Шуңа күрә клиник үлем кичергән кеше күренешләр күрсә дә, бу күктәге оҗмах, тәмуг яки «теге дөнья» күренешләре түгел.

Лазар нәрсә сөйләгән?

Изге Язмаларда Лазар исемле кеше үлгәч, Гайсә Мәсих аны дүрт көннән соң терелткән дип әйтелә (Яхъя 11:38—44). Әгәр Лазар «теге дөньяга» эләккән булса, аны монда җирдә терелтү Гайсә ягыннан мәрхәмәтсез булыр иде. Ләкин Изге Язмаларда Лазар «теге дөнья» турында нәрсәдер сөйләгән дип әйтелми. Әгәр ул чыннан да анда булган булса, һичшиксез, моның турында сөйләп биргән булыр иде. Ләкин шунысы игътибарга лаек: Гайсә Лазар үлемен йокы белән чагыштырган. Әйе, үлгән Лазар бернәрсә дә сизмәгән һәм бернәрсә дә белмәгән (Яхъя 11:11—14).

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу