Киләчәктә диннәр белән нәрсә булачак? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Сез дингә карата нинди карашта? Күп кенә кеше дингә ышанычын югалткан, кайберләре аны хәтта нәфрәт итә. Бер яктан караганда, диннәр яхшылыкка өйрәтә кебек, икенче яктан, алар начар яктан да йогынты ясый һәм күп проблемаларга китерә. Мәсәлән, «Дин һәм сугыш энциклопедиясе»ндә әйтелгәнчә, «еш кына бик аяусыз сугышлар дин аркасында булган» (Encyclopedia of Religion and War). Дини җитәкчеләр динне Аллаһыга табыныр өчен түгел, ә сәяси максатларына ирешер өчен куллана. Аларның кайберләре икътисади һәм җенси җинаятьләрне яшергән.
Диннәрнең икейөзлелеген күргәндә, сезнең Аллаһы диннәрне хуплыймы дигән сорау туадыр. Изге Язмаларда Аллаһы күпчелек диннәрне аларның кылган гамәлләре өчен хөкем итә дип әйтелә. Шулай ук бу китапта дингә кагылышлы пәйгамбәрлекләр бар. Символик тел белән язылган бу пәйгамбәрлекләрдә Аллаһының тиздән диннәргә каршы эш итәчәге күрсәтелгән.
Изге Язмаларда диннәрнең киләчәге турында нәрсә әйтелә?
Пәйгамбәрлек. Изге Язмалардагы Ачылыш китабында мондый образ китерелә: Бөек Бабыл дип аталган фахишә җете кызыл төстәге ерткыч өстендә утыра. Соңрак ерткыч, бу фахишәгә нәфрәтләнеп, аны ботарлап ташлый (Ачылыш 17:3, 5, 16).
Мәгънәсе. Бөек Бабыл дип аталган фахишәa — Аллаһы хупламаган диннәрне, ә җете кызыл төстәге ерткычb Берләшкән Милләтләр Оешмасын символлаштыра (БМО). Фахишәнең ерткыч өстендә утыруы шуны күрсәтә: ул бу сәяси оешмага тәэсир итәргә, аның белән хәтта идарә итәргә тырыша. Ә ерткычның фахишәне ботарлап ташлавы шуны аңлата: БМО һәм аңа кергән илләр диннәргә каршы борылыр һәм аларны юк итәр. Бу диннәр өчен чын һәлакәт булачак!
Ялган диннәр ничек юк ителәчәк?
Пәйгамбәрлек. «Син күргән ун мөгез һәм ерткыч фахишәне нәфрәт итә башлаячак, аны талап бетерәчәк... Алар аны... утта яндырачак. Чөнки Аллаһы аларның [сәясәтчеләрнең] йөрәкләренә үз ниятен тормышка ашыруны, ягъни аларның уртак бер фикерләрен үтәүне урнаштырган. Бу ният... аларның патшалыкларын ерткычка тапшыру. Шуңа күрә аңа үлем, хәсрәт, ачлык кебек бәла-казалар бер көндә киләчәк, ул утта яндырылачак, чөнки аны хөкем иткән Йәһвәc Аллаһы кодрәтле» (Ачылыш 17:16, 17; 18:8).
Мәгънәсе. Аллаһы идарәчеләр йөрәгенә үз фикерен салачак: ул аларны үз «патшалыкларын», ягъни сәяси вәкаләтләрен, БМОга бирергә дәртләндерер. БМО, үз чиратында, бу яңа вәкаләтен кулланып, бөтендөньяда ялган диннәрне юк итәчәк. Гомергә күрелмәгән бу вакыйга көтмәгәндә һәм бик тиз үтәчәк — әйтерсең лә «бер көндә». Күп кенә кешеләр өчен бу бөтенләй көтелмәгән хәл булачак (Ачылыш 18:21).
Ни өчен ялган дин юк ителәчәк?
Пәйгамбәрлек. «Чөнки аның гөнаһлары күккә кадәр җитте, һәм Аллаһы аның явыз эшләрен искә төшерде» (Ачылыш 18:5).
Мәгънәсе. Гасырлар дәвамында ялган дин күп явызлык кылган һәм Аллаһының ачуын уяткан. Ялган диннең «күккә кадәр җиткән» кайбер «гөнаһларына» игътибар итик.
Сәясәттә катнашу. Гайсә Мәсих үз шәкертләрен сәясәттә катнашмаска, ә Аллаһының Патшалыгына өмет багларга өйрәткән. Бу күктәге Патшалык, җирдәге хөкүмәтләрне юк итеп, үзе идарә итәчәкd (Даниял 2:44; Маттай 6:9, 10; Яхъя 6:15; 18:36). Ялган дин тарафдарлары исә сәясәттә катнаша. Шулай итеп алар Аллаһыга хыянәт итә. Менә ни өчен Ачылыш китабында Бөек Бабыл, ягъни ялган диннәр, «фәхешлек» кыла дип әйтелә. «Бөек фахишә» дигән исем аңа бик тә туры килә (Ачылыш 17:1, 2; Ягъкуб 4:4).
Көч куллану. Ялган дин «җирдә үтерелгән барлык кешеләрнең каны» өчен җаваплы (Ачылыш 18:24). Күп кенә диннәрдә кешеләрне тынычлык булдырырга өйрәтмиләр. Еш кына дини җитәкчеләр сугышларны һәм террорны хуплый я хәтта моңа котырта.
Комсызлык. Пәйгамбәрлектәге фахишә «оятсызланып» купшы тормыш алып бара (Ачылыш 17:4; 18:7). Чыннан да, күп кенә диннәр үз көчләрен һәм мөмкинлекләрен зур байлык җыяр өчен куллана. Аллаһы андый комсызлыкны нәфрәт итә (Титуска 1:7).
Ялган. Ялган дин җитәкчеләренең тәгълиматлары һәм йолаларыe аркасында кешеләр Изге Язмалардагы хакыйкатькә түгел, ә ялганга ышана. Бу тәгълиматлар һәм йолалар Аллаһыны хурлый. Менә ни өчен Ачылыштагы пәйгамбәрлектә ялган дин «җирдәге җирәнгеч нәрсәләрнең анасы» дип атала (Ачылыш 17:5; 18:23).
Бар диннәр дә юк ителәчәкме?
Юк. Ни өчен андый нәтиҗә ясап була? Изге Язмаларда «бөек афәт» дип аталган бер чор турында әйтелә. Шул чорда ялган диннәр һәм Аллаһыга каршы килгән кешеләр юк ителгән булачак. Әмма, Ачылыштагы пәйгамбәрлек буенча, бу авыр чорны «бихисап күп кеше» кичереп чыгачак (Ачылыш 7:9, 13, 14; 19:11, 19—21). Ачылышта бу кешеләр «озын ак киемдә» дип әйтелә, ягъни алар Аллаһыга ул хуплаганча табына һәм аңа тугрылык саклый. Алар хак динне тота. Бу дин мәңге булачакf.
Ялган дин юк ителәчәк, ә Аллаһының бихисап күп хезмәтчеләре бөек афәтне кичереп чыгачак
Ялган диннең юк ителәчәген белү — якты өмет өчен нигез
Ялган диннәр Аллаһыны хурлый һәм кешеләргә газаплар китерә. Аллаһы аларның явыз эшләрен хөкем итә. Тиздән ул кешелекне ялган диннең бар формаларыннан азат итәчәк. Моны белү өмет бирә һәм юата.
Аллаһыга ул хуплаганча гыйбадәт кылу мөмкин! Изге Язмаларда «хак гыйбадәт кылучылар Атага рух һәм хакыйкать буенча табынырлар, чөнки Ата үзенә нәкъ шундый гыйбадәт кылучыларны эзли» дип әйтелә (Яхъя 4:23). Аллаһы эчкерсез кешеләргә мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итә: «Минем халкым, аның [Бөек Бабылның] гөнаһларында катнашмас өчен һәм аның бәла-казаларына дучар булмас өчен, чык аннан» (Ачылыш 18:4, 5). Әйе, Аллаһы кешеләрне үзенә хакыйкать буенча табынырга чакыра. Бу чакыруны кабул итәчәк кешеләр мәңге яшәячәк (1 Тимутигә 2:3, 4; 1 Яхъя 2:17).
a Күбрәк белер өчен, «Бөек Бабыл нәрсә ул?» дигән мәкаләне укыгыз.
b Күбрәк белер өчен, «Ачылыш китабының 17 нче бүлегендәге җете кызыл төстәге ерткыч нәрсәне символлаштыра?» дигән мәкаләне укыгыз.
c Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне укыгыз.
d Күбрәк белер өчен, «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?» дигән видеороликны карагыз.
e Кайбер мисалларны «Бөек Бабылга христиан диннәре дә керәме?» дигән рамкада карагыз.
f Изге Язмалар безгә хак динне табарга ничек булыша? Бу сорауга җавапны белер өчен, «Хак динне ничек табып була?» дигән мәкаләне укыгыз.