Thai Liang Lim/E+ via Getty Images
УЯУ ТОРЫГЫЗ!
Яшьләрнең социаль челтәрләрне куллануы һәр илдә борчу тудыра
2025 елда бар хөкүмәтләр социаль челтәрләрнең яшьләргә йогынтысы турында борчылуларын белдергән. Бер илдә кешегә, ул 16 яшьтән яшьрәк булса, социаль челтәрләрне куллану тыелган. Башка илләр дә шундый ук чаралар күрергә җыеналар.
Хәтта кайбер яшүсмерләр социаль челтәрләрнең зыянлы булуын таный. Кушма Штатларда бер оешма сораштыру үткәргән һәм аның нәтиҗәләре турында 2025 елның апрель аенда хәбәр иткән (Pew Research Center). Шул отчетта болай диелә: «Яшүсмерләрнең якынча яртысы (48 %) [социаль челтәрләр] үзләренә тулаем алганда начар яктан тәэсир итә дип таный».
Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче белгечләр социаль челтәрләр яшьләрнең психик сәламәтлегенә зыян китерә дип кисәткән. Үткән елны АКШның төп хирургы Вивек Мурти болай дип әйткән булган: «Яшьләрнең психик сәламәтлеге бик нык какшаган. Моңа зур өлешне социаль челтәрләр кертә».
Социаль челтәрләр балагызга зыян китерә ала. Сез, әти-әниләр, аларны ничек яклый аласыз? Изге Язмалардагы киңәшләргә игътибар итегез.
Әти-әниләр өчен киңәшләр
Изге Язмалардагы мондый принципларга игътибар итегез.
«Алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый» (Гыйбрәтле сүзләр 14:15).
Социаль челтәрләр балагызга зыян китерә ала, шуңа күрә балагызга алар ошаса да, аңа һәрвакыт рөхсәт итеп торырга кирәк дип уйламагыз. Аңа андый челтәрләрне кулланырга рөхсәт итәр алдыннан үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Балам үзе аларны күпме кулланырга икәнен билгели беләме? Минем киңәшләремне тотармы? Кем белән аралашырга ә кем белән аралашмаска икәнен истә тотамы? Бозык материалдан сакланырмы?»
Күбрәк белер өчен мондый мәкаләләрне укыгыз: «Балам социаль челтәрләрне кулланырга тиешме?» һәм «Яшүсмерне социаль челтәрләрне кулланырга өйрәтәбез».
«Вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз» (Эфеслеләргә 5:16).
Балагызга социаль челтәрләрне кулланырга рөхсәт итсәгез, бу аңа зыян китермәсен өчен кагыйдәләр урнаштырыгыз. Тәртибендә үзгәреш күрсәгез һәм челтәрләрне әзрәк кулланырга рөхсәт итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килсәгез, шунда ук тиешле адымнар ясагыз.
«Каләм ярдәмендә сабаклар» дигән рубрикадан мондый видеоны кулланыгыз: «Социаль челтәр ятьмәгә әйләнмәсен!» Бу видео балагызга вакытны акыллы кулланырга булышыр.
Әти-әниләр, күбрәк белер өчен, Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләрне мондый мәкаләдән карагыз: «Социаль челтәрләр балаларга зыян китерә. Изге Язмалар ничек булыша ала?»
Күбрәк белергә чакырабыз
Инҗилдә без «аеруча авыр вакытларда» яшибез дип әйтелә (2 Тимутигә 3:1—5). Ләкин Аллаһы Сүзендә шул авыр вакытларда булыша торган яхшы киңәшләр бирелә. Әти-әниләр һәм балалар өчен Изге Язмаларга нигезләнгән 20 дән артык материалны моннан табын була: «Ни өчен шулкадәр күп яшүсмер психик авыруларга дучар була? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?»