Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwex 34 мәкалә
  • Изге Язмалар кеше тормышын үзгәртә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмалар кеше тормышын үзгәртә
  • Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Башта ул байлык артыннан куып яшәгән, аннан соң чын бәхет тапкан
  • Җинаятьче үзгәрә һәм мәгънәле тормыш алып бара башлый
  • Изге Язмалар кешеләрне үз илләренең яхшы гражданнары итә
  • «Мин үземә кабер казый идем»
    Изге Язмалар тормышны үзгәртә
  • Рикардо һәм Андрес мисаллары
    Уяныгыз! 2019
  • «Мин кызу канлы кеше идем»
    Изге Язмалар тормышны үзгәртә
  • «Җинаятьчел тормыш һәм акча ярату миңа күп газап китерде»
    Изге Язмалар тормышны үзгәртә
Күбрәк карарга
Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
ijwex 34 мәкалә
Коллаж: ике ир-ат фотосы (алар әле Йәһвә Шаһите түгел). 1. Нгуен Ван Лань. 2. Фунг Виет Тханг.

Изге Язмалар кеше тормышын үзгәртә

Бу мәкалә Вьетнамда яшәгән ике кеше турында. Аларның тормышы тулысынча үзгәргән булган. Алар гомер буе байлык тормышларын бәхетле һәм тыныч-имин итәчәк дип ышанган. Шуңа күрә алар, еш кына үзләрен дә, башкаларны да аямыйча, ничек тә булса байлык җыярга тырышкан. Ләкин бер көн алар шуны аңлаган: чын иминлек һәм канәгатьлек Изге Язмалардан алган белем генә китерә ала. Аларның мисаллары шуны күрсәтә: Изге Язмалардагы принципларны куллану кешеләргә җаваплы, законга буйсынучан һәм югары әхлаклы гражданнар булып китәргә булыша.

Башта ул байлык артыннан куып яшәгән, аннан соң чын бәхет тапкан

Хәрби кием кигән Нгуен Ван Лань.

Бала чакта Нгуен Ван Лань сугыш та күргән, сәяси тотрыксызлык та кичергән, ярлы яшәү тормышын да татыган. Вакыт узган һәм ул бай кешеләр генә бәхетле тормыш алып бара дигән фикергә килгән. 1988 елда ул, эш эзләп, Германиягә киткән. Баер өчен ул көне-төне ял да итмичә эшләгән.

Ун ел үткәннән соң, Лань Йәһвә Шаһитләрен очраткан. Аңа кыска әйтемнәр ошаганга һәм ул аларны җыйганга, алар аңа Гыйбрәтле сүзләр китабын күрсәткән. Изге Язмалар — тормышта кулланырлык акыллы сүзләр китабы икәнен күргәч, ул аны яхшырак тикшерергә булган һәм Йәһвә Шаhитләренә үзенә шул китапны сатып алырга кушкан. Шунда апа-кардәшебез болай дигән: «Ирем һәм мин сезнең белән Изге Язмаларны өйрәнә ала. Сез өйрәнүгә риза булсагыз, без сезгә бер Изге Язмалар китабын бушлай бирә алабыз». Ул ризалашкан. Аңа Изге Язмалар һәм «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» дигән китап китергәннәр.

Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, аның үз эшенә кагылышлы сораулары туа башлаган, чөнки ул, сугыш кораллары сатып алып, аларны сата торган булган. Ул бу эшен ташларга булган, шунда аның керемнәре 80 процентка кимегән. Ул моның турында дога кылган һәм башка әйберләр сата башлаган. Вакыт узу белән аның керемнәре арта башлаган.

Лань Йәһвә Шаһитләре белән бергә Изге Язмалардагы белемне таратырга булган. Аның белгәннәрен башкаларга сөйлисе килгән, әмма ул немец телен начар белгән, шуңа хезмәттә күп катнаша алмаган. Ахыр чиктә ул Вьетнамга кайткан һәм анда үз туган телендә башкаларны өйрәтә башлаган.

Изге Язмаларны өйрәнү ярдәмендә Лань үз фикер йөртүен һәм тормышын үзгәртә алган. Хәзер ул үзе дә, хатыны да, балалары да бергәләп бәхетле яшиләр.

Лань һәм аның хатыны паркта елмаеп торалар.

Лань һәм аның хатыны

Җинаятьче үзгәрә һәм мәгънәле тормыш алып бара башлый

Фунг Виет Тханг (әле Йәһвә Шаһите түгел).

Фунг Виет Тханг 1976 елда Нгеанда туган булган. Ул бай тормыш алып барырга хыялланган. 19 яшендә ул, бай тормыш эзләп, үз иленнән китә. Ул яшерен генә Германия иленә керә һәм җинаятьчеләр бандасына кушыла. Ул үзе белән һәрвакыт сугыш коралы йөртә, хәтта йоклаганда да мендәр астына үз коралын яшереп йоклый торган була. Ул кешеләрне урлауда катнаша, бу бик зур җинаять була һәм ахыр чиктә аны кулга алалар һәм 6 елга төрмәгә утырталар. Ләкин ул ике елдан соң төрмәдән азат ителә.

Шуннан соң Тханг башка бер җинаять төркеменә кушыла һәм элекке тормышына кайта. Аны кабат кулга алалар, ләкин ул төрмәгә эләкми, чөнки җинаятькә шаһит булган кеше аңа каршы шаһитлек бирергә курка. Аның җинаятьче буларак «даны» тарала бара һәм аны бар җирдә таный башлыйлар. Аны кабат кулга алалар һәм 10 елга төрмәгә утырталар. Ул тиз кызып китүчән кеше була һәм моның турында төрмәдә утыручылар да, төрмәдәге сакчылар да бик яхшы белә.

Шул төрмәдә Йәһвә Шаһитләре тоткыннар өчен очрашулар үткәрә торган була һәм Тханг белән бергә утыручы бер кеше аны шул очрашуга чакыра. Башта ул бармый, ләкин бер көн барып килгәч, гаҗәеп тынычлык хис итә башлый. Шул очрашуда аңа Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китап бирәләр. Бер төн эчендә ул китапны тулысынча укып чыга. Бер бүлектә үлгән кешеләр йокыга охшаш хәлдә икәнен күрсәтә торган Изге Язмалардан шигырьләр китерелә һәм ул аларны укый (Вәгазьче 9:5; Яхъя 11:11—14). Тханг моңа кадәр үлгән туганнары аны күзәтеп тора дип уйлаган һәм ни өчен алар үзен явызлык кылудан тотып калмый дип гаҗәпләнеп йөргән.

Ул Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөрүен дәвам иткән һәм Изге Язмалардан тагын күп кенә белем алган. Мәсәлән, ул шуны аңлаган: Аллаһы кешеләрне, шул исәптән аны да, бик нык ярата. Ул яхшыны начардан аерырга өйрәнгән, шулай ук үз явыз холкын үзгәртер өчен һәм материалистик максатларын ташлар өчен, ул күп көч куйган. Иң авыры, тиз кызып китмичә, үз-үзен кулда тоту булган. Шулай да, дога кылып һәм тырышлыклар куеп, ул бу гадәтен җиңә алган. 2009 елда ул төрмәдә суга чумдырылу үткән һәм Йәһвә Шаһитләре оешмасына кушылган. Соңрак ул Вьетнамга кайткан. Ул болай ди: «Минем бәхетле гаиләм бар, һәм без бергәләп Йәһвә Аллаһыга дога кылабыз. Аллаһы минем тормышымны саклап калды һәм мул итеп фатихалады. Мин үткән тормышымны искә төшерәм дә, үземә болай дип әйтеп куям: „Йәһвә турында белем алмаган булсам, тормышым хәзер нинди булыр иде?“»

Тханг, аның хатыны һәм кызы.

Тханг һәм аның гаиләсе

Изге Язмалар кешеләрне үз илләренең яхшы гражданнары итә

Лань һәм Тханг очрагы шуны күрсәтә: Изге Язмалардагы белем кеше тормышын үзгәртә ала. Алар бүтән байлык артыннан куып яшәмәскә булган. Лань кайчандыр байлык үзен бәхетле итәчәк дип уйлаган булган. Хәзер исә аңа Йәһвәгә гыйбадәт кылу һәм гаиләсе шатлык китерә. Тханг кайчандыр бай булып китәр өчен законнарны бозып яшәргә булган, хәзер башка кешеләрне намуслы булырга, законга буйсынып яшәргә өйрәтә. Аларның икесе дә материаль нәрсәләргә омтылмаска булган. Моның урынына алар кешеләргә Изге Язмалардагы принципларны җиткерә, ә бу кешеләргә мәгънәле, бәхетле тормыш алып барырга һәм үз илләренең яхшы гражданнары булырга ярдәм итә.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу