Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 193 мәкалә
  • Изге Язмаларда Даниял турында нәрсә әйтелә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмаларда Даниял турында нәрсә әйтелә?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Даниял кем булган?
  • Данил китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Алланың безнең көннәргә бәйләнешле пәйгамбәрлек сүзенә игътибар итегез
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Аллаһы сезнең турында кайгыртамы?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 193 мәкалә
Даниял пәйгамбәр арысланнар чокырыннан дога кыла.

Изге Язмаларда Даниял турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Даниял күренекле еврей пәйгамбәре булган. Ул б. э. к. VII—VI гасырларда яшәгән. Аллаһы аңа төшләр аңлату сәләте биргән, киләчәккә кагылышлы күренешләр күрсәткән һәм аны Изге Язмалардагы бер китапны язарга рухландырган. Бу китап Даниял исеме белән атала (Даниял 1:17; 2:19).

Даниял кем булган?

Даниял Яһүдиядә туып үскән. Бу патшалыкның башкаласы Иерусалим булган һәм анда яһүдләрнең гыйбадәтханәсе торган. Б. э. к. 617 елда Бабыл патшасы Нәбукаднизар Иерусалимны камап алган һәм «шул җирдәге күренекле кешеләрне» әсирлеккә алып киткән. (2 Патшалар 24:15; Даниял 1:1). Алар арасында яшүсмер Даниял да булган.

Даниял һәм башка егетләрне Бабыл патшасы сараена алып баралар.

Даниялны һәм башка егетләрне (шул исәптән Сидрахны, Мисахны һәм Әбдинахны) Бабыл патшасы сараена китергәннәр. Анда аларны дәүләт хезмәтен башкарырга өйрәткәннәр. Даниялны һәм аның өч дустын үз карашларыннан ваз кичәргә мәҗбүр иткәннәр, әмма алар үз Аллаһылары Йәһвәгә тугры булып калганнар (Даниял 1:3—8). Өч елдан соң Нәбукаднизар патша аларның зирәклеген, осталыгын югары бәяләгән һәм «үзенең бөтен патшалыгындагы сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәргә һәм тылсымчыларга караганда ун тапкыр яхшырак күргән» (Даниял 1:18—20).

Дистәләгән еллар узгач, Даниялны патша сараена чакырганнар. Аңа бәлки 90 нан артык яшь булгандыр. Ул вакытта Бабыл белән идарә итүче Бәлшәзәр Даниялны стенага язылган язуны аңлатырга кушкан. Аллаһы ярдәме белән Даниял язуны аңлаткан һәм Бабылны Мидо-Фарсы империясе яулап алачак дип әйткән. Шул ук төнне бу сүзләр үтәлгән һәм Бабылны яулап алганнар (Даниял 5:1, 13—31).

Даниял стенага язылган язуны аңлата.

Мидо-Фарсы империясендә Даниялны югары түрә итеп билгеләгәннәр. Дарий патша аңа хәтта тагы да зуррак хакимлек бирергә теләгән (Даниял 6:1—3). Көнчелек аркасында башка түрәләр Даниялны арысланнар чокырына ташласыннар өчен мәкерле план төзегәннәр, әмма Йәһвә Даниялны коткарган (Даниял 6:4—23). Тормышының азагында Даниял янына фәрештә килгән һәм Даниялны ике тапкыр «кадерле кеше» дип атаган (Даниял 10:11, 19).

Бу вакыйгаларны күз алдына китерер өчен Изге Язмаларга нигезләнгән һәм ике өлештән торган «Даниял. Иман тулы гомер» дигән видеопостановканы карагыз.

Тарихи чыганаклар Даниял китабы турында нәрсәне ачыклый?

Даниял китергән мәгълүмат. Нәбукаднизар бик биек сын ясаган, үз кешеләренә аңа табынырга кушкан, ә бу боерыкны үтәмәүчеләрне дөрләп янган утлы мичкә ташлаган (Даниял 3:1—6).

Тарихи факт. Нәбукаднизар Бабылда гаять зур төзү эшләре башлаган. «Британия энциклопедиясе»ндә болай диелә: «Ул моны үзен данлар өчен генә түгел, ә үз илаһларын данлар өчен дә шулай эшләгән. Ул үзе әйткәнчә, ул „халыкны бөек илаһларга карата хөрмәт күрсәтергә өйрәткән“».

Борынгы Бабыл язуларында кешене мичтә яндырып җәзалау турында берничә тапкыр әйтелә. Андый карарны кайвакыт дәүләт башлыгы чыгарган. Нәбукаднизар идарә иткән вакытта язылган бер текстта Бабыл илаһларын хурлаган түрәләрне көткән җәза турында әйтелә: «Аларны мичтә ...һәлак итегез, аларны яндырыгыз, аларны кыздырыгыз... алардан төтен күтәрелсен, бик каты ут ялкынында аларга ахыр килсен».a

Даниял китергән мәгълүмат. Нәбукаднизар патша үз төзү уңышлары белән мактанган (Даниял 4:29, 30).

Нәбукаднизар исеме язылган Бабылда табылган кирпеч

Тарихи факт. Бер китапта болай диелә: «Нәбукаднизар үз токымнарына калдырган язуларында үз кодрәтендә һәм гаделлегендә шикләнмәгән бөек патша итеп күрсәтелә»b. Мәсәлән, бер биналарның язмасында Нәбукаднизарның мондый мактаулы сүзләре язылган: «Мин асфальттан һәм кирпечтән тау кебек нык, үз урыныннан күчерә алмаслык нык стена төзедем. Эсагилнең һәм Бабылның ныгытмаларын мин ныгыттым. Минем идарә итүем мәңгегә урнаштырылды»c. Бабылда казу эшләре алып барылганда табылган кирпечләрнең күбесендә Нәбукаднизар исеме куелган.

Даниял китергән мәгълүмат. Бәлшәзәр патша Даниялга Бабыл патшалыгында «өченче хаким» булырга тәкъдим иткән (Даниял 5:1, 13—16).

Чөй язулы цилиндр. Монда Набонид патша һәм аның улы Бәлшәзәр искә алына (б.э.к. 550 ел)

Тарихи факт. Даниял китабының 5 бүлегендә тасвирланган вакыйгалар Набонид идарәсенә туры килә. Әмма Набонид шактый вакытны Бабылда түгел, ә Аравиядә идарә иткән. Ул вакытта Бабыл белән кем идарә иткән? Бер чөй язулы язма буенча, Набонид үзенең олы улына, ягъни Бәлшәзәргә идарәне тапшырган булган. Моның турында «Набонид һәм Бәлшәзәр» дигән китапта әйтелә. Анда шулай ук, «Бәлшәзәр үз урынында вакытлыча булмаган патша урынына, үз атасы исеменнән идарә иткән» дип язылган («Dougherty R. P. Nabonidus and Belshazzar»). Шулай итеп, Набонид патшалыкта беренче идарәче булган, ә Бәлшәзәр икенчесе булган, шуңа Бәлшәзәр Даниялга өченче хаким булырга тәкъдим иткән.

a «Journal of Biblical Literature». 2009. 128 том. №2. 279, 284 б.

b «Babylon — City of Wonders». Irving Finkel and Michael Seymour. Лондон, 2008 ел. 17 б.

c «Archæology and the Bible». George Barton. Филадельфия, 1916 ел. 479б.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу