Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 180 мәкалә
  • Өмет белән яшәр өчен нигез бармы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Өмет белән яшәр өчен нигез бармы?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Изге Язмалар киләчәккә өмет белән карарга ничек булыша?
  • Изге Язмаларда кешелек өчен нинди өмет язылган?
  • Өметегезне нык килеш саклагыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • 2023 ел: өметләнер өчен сәбәпләр бармы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Төрле темалар
  • Йәһвәгә өметлән һәм батыр бул
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Чын өметне кайдан табарга?
    Уяныгыз! 2004
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 180 мәкалә
Бер хатын еракка өмет белән карап тора.

Өмет белән яшәр өчен нигез бармы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Аллаһы бездә «киләчәк һәм өмет»a булуын тели (Ирмия 29:11). Ул бит безгә Изге Язмаларны да «Язмалар аша бирелгән юаныч ярдәмендә бездә өмет булсын дип» биргән (Римлыларга 15:4). Бу мәкаләдән шуны күрербез: Изге Язмалардагы җитәкчелек көндәлек проблемаларны хәл итәргә булыша һәм киләчәктә гаҗәеп үзгәрешләр булачак дип вәгъдә итә.

Бу мәкаләдә

  • Изге Язмалар киләчәккә өмет белән карарга ничек булыша?

  • Изге Язмаларда кешелек өчен нинди өмет язылган?

  • Өметкә кагылышлы Изге Язмалардагы шигырьләр

Изге Язмалар киләчәккә өмет белән карарга ничек булыша?

Тормышыбызны яхшыртыр өчен Изге Язмаларда гамәли киңәшләр бар. Ләкин бу китап шулай ук киләчәккә өмет белән карарга булыша. Моңа кайбер мисалларны карап чыгыйк.

  • Гамәли киңәшләрне Изге Язмалардан эзлә. Зәбур 119:105 тә болай диелә: «Синең сүзең аякларыма — яктырткыч, юлыма — яктылык». Яктылык ике яктан файда китерә. Төнлә барганда, ул аяк астында нәрсә бар икәнен күрсәтә һәм алдыбыздагы сукмакны яктырта. Изге Язмалардагы гамәли принциплар да «аяк астыбыздагы» проблемаларны хәл итәргә булыша. Шулай итеп ул һәр көн туып торган авырлыкларны чишә алуыбызга өмет бирә. Изге Язмаларда әйтелгән сүзләр көчебезне яңартып җибәрә, аның үгет-нәсыйхатьләре «йөрәкне шатландыра» (Зәбур 19:7, 8). Шул ук вакыт Изге Язмаларда Аллаһының кешелек өчен һәм җир өчен тиздән тормышка ашачак гаҗәеп ниятләре турында әйтелә. Шул өмет безне шатлык белән тутыра һәм канәгатьлек китерә.

  • Башкалардан ярдәм эзлә. Өметсезлеккә бирелгәндә, кеше гадәттә гаиләсеннән һәм дусларыннан читләшә башлый. Изге Язмалар алай эшләү дөрес булмас иде дип өйрәтә. Читләшү акылсыз карарларга һәм эшләргә китерә (Гыйбрәтле сүзләр 18:1). Яраткан туганнарыбыз һәм дусларыбыз безгә акыл белән эш итәргә булышыр. Алар туган хәлне чишәр өчен файдалы киңәшләр бирә ала (Гыйбрәтле сүзләр 11:14). Ким дигәндә алар юатучы һәм көч өстәүче сүзләр әйтер, хәл яхшырганчы безгә көч өстәп торыр (Гыйбрәтле сүзләр 12:25).

  • Аллаһыга дога кыл. Изге Язмаларда болай диелә: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр. Тәкъва кешегә ул беркайчан да егылырга бирмәс»b (Зәбур 55:22). Шуңа күрә Йәһвә «өмет бирүче Аллаһы» дип атала (Римлыларга 15:13). «Бар мәшәкатьләреңне» аңа йөклә һәм һич тә шикләнмә, ул синең турында кайгырта (1 Петер 5:7). Изге Язмаларда Аллаһы сезне «ныгытачак, көчле итәчәк, сезне нык нигезгә урнаштырачак» дип әйтелә (1 Петер 5:10).

  • Авырлыклар өметеңне ныгытсын. Изге Язмаларда мондый вәгъдә язылган: «Мине тыңлаучы иминлектә яшәячәк һәм бәла-казадан курыкмаячак» (Гыйбрәтле сүзләр 1:33). Австралиядә яшәүче Маргаретның йорты давыл аркасында зыян күргән булган һәм ул күп кенә әйберләрен югалткан. Ләкин ул өметсезлеккә бирелмәгән, ул үзе өчен мөһим сабак алган: материаль әйберләрне бер көн югалтуың да бар. Шуннан соң ул күпкә мөһимрәк нәрсәләргә күбрәк игътибар бирергә булган. Ул үз гаиләсе, дуслары, Аллаһы белән мөнәсәбәтләре һәм Изге Язмалардагы өмет турында күбрәк уйлана башлаган (Зәбур 37:34; Ягъкуб 4:8).

Изге Язмаларда кешелек өчен нинди өмет язылган?

Изге Язмаларда кешелекне һәм җирне якты киләчәк көтә дип әйтелә. Анда әйтелгәннәр тиздән үтәләчәк. Кешелек безнең көннәрдә кичергән проблемалар безнең бу дөньяның «соңгы көннәрендә» яшәгәнебезне күрсәтә (2 Тимутигә 3:1—5). Тиздән, Аллаһы җирдә зур үзгәрешләр ясаячак һәм гаделсезлек белән газапларны юк итәчәк. Ул моны Аллаһы Патшалыгы ярдәмендә, бөтен дөнья өстеннән куелган хөкүмәт ярдәмендә башкарачак (Даниял 2:44; Ачылыш 11:15). Гайсә нәкъ шул Патшалык турында өйрәткән дә. Ул болай дигән: «Синең Патшалыгың килсен... Җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:9, 10).

Аллаһының кешелеккә карата нияте Изге Язмаларда ап-ачык язылган. Аллаһы Патшалыгы хәл итәчәк кайбер проблемаларга игътибар итегез.

  • Ачлык булмаячак. «Җир үз җимешен бирер» (Зәбур 67:6).

  • Авырулар булмаячак. «Анда яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыя 33:24).

  • Үлем булмаячак. «Аллаһы... аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачылыш 21:3, 4).

a Без берәр нәрсә теләсәк аны алырга өметләнеп торабыз һәм аны алачагыбызга иман итәбез. Көткән нәрсәләр өметләнгән нәрсәләр дип әйтеп була.

b Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһы исеме (Зәбур 83:18).

Өметкә кагылышлы Изге Язмалардагы шигырьләр

Әюп 5:16: «Мескеннең өмете бар».

Мәгънәсе. Безнең көннәрдә күп кенә кешеләрне санга сукмыйлар. Алар һич тә шикләнмәсеннән, алар Аллаһыдан ярдәм сорап үтенгәндә, ул алар турында кайгыртачак.

Зәбур 27:14: «Өметеңне Йәһвәгә багла, кыю һәм нык бул. Әйе, өметеңне Йәһвәгә багла».

Мәгънәсе. Өметебезне Йәһвәгә багласак, без көч һәм кыюлык алырбыз. Аллаһы үзенә өметләнүчеләрне һичкайчан кире какмаячак.

Зәбур 62:5: «Мин дәшмичә Аллаһыны көтәм, чөнки минем өметем аңарда».

Мәгънәсе. Төрле авырлыкларны түземлек белән кичерүчеләр Аллаһыга өметләнеп торганда шуңа ышана ала: ул аларның авырлыкларын үз вакытында алып куячак.

Гыйбрәтле сүзләр 20:22: «„Явызлык өчен үч алырмын!“ — димә. Йәһвәгә өметлән, һәм ул сиңа ярдәм итәр».

Мәгънәсе. Берәрсе безне үпкәләтсә, я рәнҗетсә, Йәһвәгә өметләнеп тору безгә үч алмаска булышыр. Аллаһының безне яклар өчен һәм безгә китерелгән зыянны юк итәр өчен көче дә, теләге дә бар.

Еврейләргә 6:19: «Шул өмет җаныбыз өчен якорь сыман. Ул ышанычлы, нык».

Мәгънәсе. Давыл вакытында якорь корабка нык торырга булыша. Аллаһының безне бүләкләячәгенә өмет борчылулырны киметә ала, эмоциональ һәм рухи яктан нык калырга булыша ала, шулай ук җан тынычлыгы бирә. Өмет авырлыкны кичереп чыгар өчен көч бирә.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу