Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 171 мәкалә
  • Иблиснең тышкы кыяфәте нинди?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Иблиснең тышкы кыяфәте нинди?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Изге Язмаларда Иблис ничек итеп тасвирлана?
  • Шайтанга каршылык күрсәтегез, һәм ул качар!
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Гайсә үрнәге буенча «Иблискә каршылык күрсәтегез»
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Изге Язмалар нигезендә җаваплар
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 171 мәкалә

Иблиснең тышкы кыяфәте нинди?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Иблис — рухи шәхес, шуңа күрә аның без күрә алган физик тәне юк (Эфеслеләргә 6:11, 12).

Киң таралган Иблис рәсеме; ул кулында сәнәк тота; аның койрыгы һәм мөгезләре бар.

Еш кына Иблисне мөгезләре, койрыгы булган, кулында сәнәк тоткан кәҗәгә охшаш җәнлек итеп сурәтлиләр. Кайберәүләр уйлавынча, андый караш урта гасырлардагы рәссамнардан килә. Бу рәссамнарга фольклор һәм борынгы мифология тәэсир иткән.

  • Изге Язмаларда Иблис ничек итеп тасвирлана?

  • Изге Язмалардагы Иблис турындагы шигырьләр

Изге Язмаларда Иблис ничек итеп тасвирлана?

Изге Язмаларда, Иблисне тасвирлар өчен, төрле метафоралар кулланыла. Бу безгә аның тышкы кыяфәтен түгел, ә нинди шәхес икәнлеген аңларга ярдәм итә. Менә кайбер метафоралар:

  • Яктылык фәрештәсе. Кешеләр Аллаһы өйрәтүләре буенча түгел, ә аныкы буенча эш итсен өчен, Иблис нәрсәдер яхшыны тәкъдим иткәндәй кылана (2 Көринтлеләргә 11:14).

  • Үкерүче арыслан. Иблис Аллаһының хезмәтчеләренә ярсу белән һөҗүм итә (1 Петер 5:8).

  • Зур аждаһа. Иблис куркыныч һәм көчле, ул күп зыян китерә (Ачылыш 12:9).

Изге Язмалардагы Иблис турындагы шигырьләр

  • 2 Көринтлеләргә 11:14: «Шайтан үзе яктылык фәрештәсе булып кылана».

    Мәгънәсе: Шайтан, кешеләр Аллаһы өйрәтүләре буенча түгел, ә аныкы буенча яшәсен өчен, яхшы булып кылана.

  • Эфеслеләргә 6:11: «Иблиснең мәкерле эшләренә каршы тора алыр өчен, Аллаһы биргән бөтен хәрби киемне киеп, коралларны алыгыз».

    Мәгънәсе: Шайтан, кешеләр Аллаһыны тыңламасын өчен, мәкерле планнар кора.

  • Ягъкуб 4:7: «Аллаһыга буйсыныгыз, ә Иблискә каршы торыгыз, һәм ул сездән качар».

    Мәгънәсе: Кеше, Аллаһыны тыңлап, Иблискә каршы тора ала.

  • 1 Петер 5:8: «Дошманыгыз Иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри».

    Мәгънәсе: Иблис Аллаһыга тыңлаучан кешеләрне нәфрәт итә һәм аларның Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен бозарга тели.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу