Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yb16 119-123 б.
  • Вәгазь эше көнчыгышка тарала

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Вәгазь эше көнчыгышка тарала
  • 2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Өстәмә исемнәр
  • Идарәчеләргә Гайсә хакында «шаһитлек бирү»
2016 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
yb16 119-123 б.

ИНДОНЕЗИЯ

Вәгазь эше көнчыгышка тарала

1953 елда Петер Вандерхагенны Индонезиягә район күзәтчесе итеп билгеләгәннәр. Аның районы үз эченә бөтен илне алган һәм көнчыгыштан көнбатышка — 5 100 километрга, ә төньяктан көньякка 1 800 километрга сузылган. Бу гаять зур территориядә хезмәт иткәндә, аның белән күп коточкыч хәлләр булгалаган.

Петер Вандерхаген

Петер Вандерхаген

1954 елда Вандерхаген кардәш Индонезиянең көнчыгыш өлкәсенә юл тоткан. Бу районда кешеләр төрле дин тота: Бали утрауларында күп кеше — индуистлар; Ломбок һәм Сумбава утрауларында күбесенчә мөселманнар яши; Флорес утравында башлыча католиклар, ә Сумба, Алор һәм Тимор утрауларында кешеләрнең күбесе протестант динен тота. Вандерхаген кардәш иске көймәдә Тимор башкаласы Купанг шәһәренә барганда, берничә утрауга кыска вакытка кереп, анда вәгазьләп алган. «Мин Тиморда ике атна вәгазьләдем,— дип әйткән Вандерхаген кардәш.— Яңгыр коеп яуса да, мин күп басмалар тарата алдым, 34 кеше журналлар алырга язылды һәм берничә Изге Язмалар өйрәнүе башланды». Махсус пионерлар кызыксынган кешеләргә килеп киткәннәр һәм ахыр чиктә Купанг шәһәрендә җыелыш оештырганнар. Яхшы хәбәр Тимор утрауларыннан Роти, Алор, Сумба һәм Флорес дигән күрше утрауларга таралып киткән.

Купанг шәһәрендә протестант динен тоткан руханилар, үз мәхәллә кешеләре Йәһвә Шаһитләрен тыңлаганын күргәч, бик көнләшә башлаган. Югары дәрәҗәдә торган рухани олы яшьтәге бер куллы калайчы Томас Тубулауга Йәһвә Шаһитләре белән бүтән өйрәнмәскә кушкан. Башка кешеләргә белгәннәре турында сөйләүдән туктамаса, кан коелачак, дип янаган ул Томаска. Томас кыюлык белән болай дип җавап биргән: «Бер мәсихче дә сез әйткән сүзләрне әйтмәс иде. Сезнең чиркәвегездә бүтән эзем дә булмаячак!» Томас Патшалыкның ашкынучан вәгазьчесе булып киткән. Аның кызы махсус пионер булып хезмәт иткән.

Шулай да Тимордагы руханилар Йәһвә Шаһитләрен бетерергә тәвәккәл булган. 1961 елда алар, Йәһвә Шаһитләренең өйдән-өйгә вәгазьләп йөрүләрен тыяр өчен, Дин эшләре буенча департаментка һәм хәрби хөкүмәткә басым ясаган. Шуңа күрә кардәшләр вәгазьдә башка ысуллар куллана башлаган. Алар кешеләр белән кибетләрдә, коелар янында сөйләшкән, шулай ук яр буендагы балыкчыларга һәм зиратларда каберләр турында кайгыртыр өчен килгән гаиләләргә вәгазьләгән. Бер айдан соң хәрби хөкүмәт үз карашын үзгәрткән һәм радио буенча Тиморда бар диннәр дә рөхсәт ителә дип игълан иткән. Дин эшләре буенча департаменттагы чиновниклар, үзсүзләнеп, өйдән-өйгә йөрү тыелган булып кала дигән. Кардәшләр алардан бу сүзләрен кәгазьгә рәсми рәвештә язарга сораган. Чиновниклар моны эшләргә ризалашмаган. Шуннан соң кардәшләргә өйдән-өйгә вәгазьләргә беркем дә комачауламаган.

Миссионерлар Пит белән Нелл де Ягер һәм Сюзи ван Вюрэ 1962 елда Папуа утравына килгәч, христиан дөньясының руханилары аларга да каршылык күрсәткән. Югары дәрәҗәле өч рухани, миссионерларга каршы чыгып, башка җирдә вәгазьләргә кушкан. Руханилар үз кафедраларыннан, газеталарда һәм радиода Йәһвә Шаһитләренә яла ягып, алар имеш хөкүмәткә каршы фетнә күтәрә дигән. Ә миссионерлар чиркәүгә йөри торган берәр кеше белән өйрәнү башласа, руханилар шул кешегә я ялагайланып берәр нәрсә әйткән, я янаган, я ришвәт тәкъдим иткән. Руханилар шулай ук кабилә башлыкларына, алар вәгазь эшенә каршы торсыннар өчен, басым ясаган.

Руханиларның тырышлыклары бушка булган. Мәсәлән, бер кабилә башлыгы миссионерларны үз авылына чыгыш ясарга чакырган. «Кабилә башлыгы авылда яшәүчеләрне җыйгач, Пит һәм мин хезмәтебез турында ике кыска нотык сөйләдек,— дип әйткән Ханс.— Аннары хатыннарыбыз демонстрация ясады: безнең ишек шакыганыбызны, хуҗаның безне чакырып керткәнен һәм Изге Язмалардагы хәбәрне кыскача сөйләгәнебезне күрсәтте. Кабилә башлыгына һәм аның халкына моның барысы да ошады, һәм алар безгә үз эшебезне дәвам итәргә рөхсәт итте».

Моңа охшаш очраклар күп кенә булгалаган. Мөселманнар вәгазь эшебезгә сирәк кенә каршы чыккан. Күбесенчә, безгә христиан дөньясының руханилары каршы торган. Бүгенге көнгә дә хәл үзгәрмәгән.

Идарәчеләргә Гайсә хакында «шаһитлек бирү»

Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Сезне идарәчеләр, патшалар алдына китерерләр, һәм сез аларга һәм халыкларга минем хакта шаһитлек бирә алырсыз» (Мат. 10:18). Бу сүзләр Индонезиядә күп тапкыр үтәлгән.

1960 елда атаклы бер голланд теологы Джакартада үз китабын чыгарган. Ул бу китабында Йәһвә Шаһитләрен ялган христианнар дип атаган. Нәтиҗәдә, күп кенә руханилар Йәһвә Шаһитләрен гаепли башлаган. Мәсәлән, бер шәһәрнең руханилары Дин эшләре буенча департаментка хат язып, Йәһвә Шаһитләре «чиркәү кешеләрен юлдан яздыра», дигән. Чиновниклар кардәшләрне үзләренә чакырып, гаепләүләргә җавап бирергә мөмкинлек биргән. Бу очрашу вакытында кардәшләребез оешмабызның эшчәнлеге турында сөйләгән һәм яхшы шаһитлек биргән. Бер чиновник үз хезмәттәшенә болай дип киңәш иткән: «Калдырыгыз Йәһвә Шаһитләрен. Алар йоклап киткән протестантларны уятып йөри».

«Югалтылган оҗмахтан кире кайтарылган оҗмахка хәтле» дигән китапларны бушаталар, Индонезия, 1963 ел

«Югалтылган оҗмахтан кире кайтарылган оҗмахка хәтле» дигән китапларны бушаталар, 1963 ел

1964 елда Папуа утравында протестант динен тоткан руханилар, берләшеп, Диннәр һәм җәмгыять эшләре буенча Парламент комитетына мөрәҗәгать итеп, Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген тыярга үтенгән. Филиалдагы кардәшләр, үз чиратында, бу Комитет алдында үзләрен якларга мөмкинлек бирелсен дип сораган. «Без Комитет алдында якынча бер сәгать чыгыш ясадык һәм Изге Язмаларга нигезләнгән өйрәтү эшебез турында аңлаттык,— дип сөйләгән Тагор Хутасоит.— Каршы чыккан бер чиновник, ә ул үзе протестант иде, безне, Папуада дини тынычлык бозабыз, дип гаепләде. Ләкин мөселманнар булган Комитет әгъзаларының күбесе безгә карата яхшы мөнәсәбәттә тора иде. Алар: „Конституция дин тоту иреген бирә, шуңа күрә сезнең вәгазьләү хокукыгыз бар“,— диделәр». Бу очрашудан соң Папуада югары дәрәҗәле бер чиновник болай дигән: «Яңа хөкүмәт... дин тоту ирегенә гарантия бирә. Бу яңа диннәргә дә кагыла».

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу