9 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
51 ҖЫР Без сиңа багышландык!
Суга чумдырылу — ирешерлек максат
«Соң, ник көтеп торасың? Тор, суга чумдырылу үт» (РӘС. 22:16).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Беренче гасырда яшәгән самариялеләр, Шаул, Көрнили һәм көринтлеләрнең мисалы турында уйлану сиңа суга чумдырылу максатына ирешергә булышыр.
1. Ни өчен суга чумдырылу мөһим?
ЙӘҺВӘ сине бик ярата. Ул сиңа тормыш бүләген һәм яшәү өчен бар нәрсәне биргән. Син аңа моның өчен рәхмәтлеме һәм яратуыңны күрсәтергә телисеңме? Моның өчен иң яхшы мөмкинлек — тормышыңны аңа багышлау һәм суга чумдырылу. Шулай эшләп, син Аллаһының гаиләсенә кушылырсың. Йәһвә, күктәге Атаң һәм Дустың буларак, синең турында кайгыртыр һәм сине җитәкләр (Зәб. 73:24; Ишаг. 43:1, 2). Моннан тыш, синең алдыңда мәңге яшәү мөмкинлеге ачылыр (1 Пет. 3:21).
2. Бу мәкаләдән без нәрсә белербез?
2 Бәлки, син суга чумдырылырга телисеңдер, әмма сиңа нәрсәдер комачаулыйдыр. Ул чакта бирешмә! Күп кенә башка кешеләр дә, суга чумдырылыр өчен, тәртипләрен һәм фикер йөртү рәвешен үзгәртә алган. Бу синең кулыңнан да килә! Шушы мәкаләдә без бүгенге һәм беренче гасырдагы кешеләрнең мисалларын карап чыгарбыз һәм аларның нинди авырлыклары булганын белербез. Бу сиңа, бар киртәләрне җиңеп, суга чумдырылу максатына ирешергә ярдәм итәр.
САМАРИЯЛЕЛӘР СУГА ЧУМДЫРЫЛА
3. Самариялеләргә суга чумдырылырга нәрсә комачаулый алган?
3 Самариялеләр Яһүдиядән төньяктарак, Шехем һәм Самария шәһәрләре янында яшәгән. Аларның дине яһүдләрнекеннән аерылып торган. Суга чумдырылырга аларга нәрсә комачаулый алган? Самариялеләр Тәүратны гына һәм, бәлки, Йошуа китабын гына таныган. Шуңа күрә, суга чумдырылыр өчен, аларга Аллаһы Сүзе белән яхшылап танышырга кирәк булган. Өстәвенә, самариялеләр, Канун 18:18, 19 га нигезләнеп, Мәсихнең килүен көткән (Яхъя 4:25). Ләкин, суга чумдырылыр өчен, аларга Гайсәне Мәсих итеп кабул итәргә кирәк булган. Бәхеткә каршы, «күп кенә самарияле» шулай эшләгән дә (Яхъя 4:39). Моннан тыш, җыелышка кушылыр өчен, самариялеләр яһүдләргә карата тискәре карашларыннан арынырга тиеш булган (Лүк 9:52—54). Мәсихче җыелыш бит ул вакытта күбесенчә яһүдләрдән торган.
4. Рәсүлләр 8:5, 6, 14 буенча, самариялеләр Филипнең вәгазен ничек кабул иткән?
4 Самариялеләргә суга чумдырылырга нәрсә ярдәм иткән? Самариягә яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филип килгән булган. Ул Мәсих турында вәгазьли башлаган һәм галәмәтләр кылган, шул исәптән кешеләрне савыктырган һәм җеннәрне куып чыгарган (Рәс. 8:7). Моның барысын күргәч, самариялеләр «Аллаһы сүзен кабул иткән». (Рәсүлләр 8:5, 6, 14 укы.) Филипнең еврей булганы аларны абындырмаган. Тәүратта Аллаһы бар кешеләргә бертигез карый дип әйтелә, һәм, бәлки, самариялеләр моны исләренә төшергәндер (Кан. 10:17—19). Һәрхәлдә, алар Филип «әйткән сүзләрне бик зур игътибар белән тыңлаган». Аның чыннан да Аллаһы тарафыннан җибәрелгәне алар өчен ап-ачык булган.
5. Самариялеләрдән нәрсәгә өйрәнеп була?
5 Тискәре карашлар, белем җитмәү — болар хакыйкатьне кабул итәр өчен чын киртә булган, ләкин самариялеләр бу киртәне җиңгән. Филипнең хакыйкатькә өйрәткәненә инангач, алар шунда ук суга чумдырылган. Изге Язмаларда болай диелә: «Алар Аллаһы Патшалыгы һәм Гайсә Мәсих исеме турында яхшы хәбәрне игълан иткән Филипкә ышангач — ир-атлар да, хатын-кызлар да — суга чумдырылу үтә башладылар» (Рәс. 8:12). Ә син Изге Язмаларда хакыйкать булганына ышанасыңмы? Йәһвә Шаһитләренең бер-берсен яратканын һәм алар арасында тискәре карашлар булмаганын күрәсеңме? (Яхъя 13:35) Ул чакта суга чумдырылу белән сузма. Йәһвә карарыңны, һичшиксез, фатихалар.
6. Рубен очрагы нәрсәгә өйрәтә?
6 Германиядә яшәүче Ру́бен — Йәһвә Шаһитләре гаиләсеннән. Ләкин яшүсмер чагында ул Аллаһының барлыгына шикләнә башлаган. Белемнәре җитмәгәнен абайлагач, ул моны игътибарсыз калдырмаска булган. Рубен болай дип сөйли: «Шикләремне таратыр өчен, миңа шәхси өйрәнү үткәрергә кирәк булды. Мин эволюция темасын җентекләп тикшердем». Рубен «Сезнең турында кайгыртучы Барлыкка Китерүче бармы?» (рус) дигән китапны укып чыккан. Бу китап аның иманын бик ныгыткан. Ул: «Аллаһы чыннан да бар!» — дип уйлап куйган. Соңрак Рубен Кушма Штатларга Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсенә экскурсиягә барган. Аллаһы халкының бердәм булуын күрү аның өчен могҗизага тиң булган. Германиягә кайткач, Рубен 17 яшендә суга чумдырылган. Әгәр синең дә шикләрең булса, басмаларыбыз ярдәмендә тикшерү үткәр. Шикләрне таратыр өчен, «төгәл белем» кирәк бит (Эфес. 4:13, 14). Моннан тыш, Аллаһы халкының, шул исәптән җыелышыңның, бердәм булуына һәм ярату күрсәтүенә игътибар ит. Бу сине бөтендөнья кардәшлегебезне тагы да ныграк яратырга һәм, суга чумдырылып, аңа кушылырга дәртләндерер.
ШАУЛ СУГА ЧУМДЫРЫЛА
7. Шаулга фикер йөртү рәвешен кайсы яктан үзгәртергә кирәк булган?
7 Тарс шәһәреннән булган Шаул мисалына игътибар итик. Ул яһүд динендә зур уңышларга ирешкән һәм абруйлы кеше булган (Гәл. 1:13, 14; Флп. 3:5). Күпчелек яһүдләр мәсихчеләрне мөртәтләр дип санаган, ләкин Шаул моның белән генә чикләнеп калмаган. Ул мәсихчеләрне каты эзәрлекләгән дә. Шулай итеп ул Аллаһы ихтыярын үти дип уйлаган (Рәс. 8:3; 9:1, 2; Рәс. 26:9—11). Чынлыкта исә Шаул Аллаһыга каршы барган. Аның хуплавын алыр өчен һәм суга чумдырылыр өчен, Шаулга Мәсихне кабул итәргә һәм эзәрлекләүләргә әзер булырга кирәк булган.
8. а) Шаулга фикер йөртү рәвешен үзгәртергә нәрсә булышкан? ә) Рәсүлләр 22:12—16 буенча, Һанани Шаулга ничек ярдәм иткән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
8 Шаулга суга чумдырылырга нәрсә ярдәм иткән? Шаул Дәмәшекъкә барганда, аңа терелтелгән Гайсә Мәсих күренгән. Күктән төшкән яктылык аркасында Шаул сукырайган (Рәс. 9:3—9). Өч көн Шаул ураза тоткан һәм булган хәлләр турында уйланган. Ул Гайсәнең Мәсих булуына төшенгән һәм мәсихчеләрнең дине хак икәнен аңлаган. Ул шулай ук Стифәнне үтерүдә катнашканын дә исенә төшергәндер һәм моңа, һичшиксез, бик үкенгәндер (Рәс. 22:20). Өч көннән соң Шаул янына Һанани исемле шәкерт килгән. Ул Шаулны савыктырган һәм аны кичектермичә суга чумдырылырга дәртләндергән. (Рәсүлләр 22:12—16 укы.) Шаул басынкылык белән бу ярдәмне кабул иткән һәм хакыйкать юлына баскан (Рәс. 9:17, 18).
Шаул суга чумдырылырга чакыруны кабул иткән. Син дә шулай эшләрсеңме? (8 нче абзацны кара)
9. Шаул кайсы яктан яхшы үрнәк күрсәткән?
9 Шаулдан нәрсәгә өйрәнеп була? Горурлык һәм кешеләрдән курку Шаулга суга чумдырылырга комачаулый алган, ләкин ул басынкылык белән хакыйкатьне кабул иткән һәм тормыш юлын үзгәрткән (Рәс. 26:14, 19). Эзәрлекләүләргә дучар булачагын белсә дә, ул мәсихче юлга баскан (Рәс. 9:15, 16; 20:22, 23). Ул Йәһвәнең үзенә бар сынауларны кичереп чыгарга ярдәм итәчәгенә шикләнмәгән (2 Көр. 4:7—10). Син дә, Йәһвә Шаһите буларак суга чумдырылгач, иман сынауларына очрарга мөмкин. Ләкин курыкма: Йәһвә һәм Гайсә Мәсих сиңа ярдәм итеп торачак (Флп. 4:13).
10. Аннаның мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
10 Анна Көнчыгыш Европада курдлар гаиләсендә үскән. Әнисе суга чумдырылганнан соң, Анна әтисенең рөхсәте белән тугыз яшендә Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Аннаның гаиләсе белән бергә туганнары да яшәгән. Аның рухи үсеше аларга бер дә ошамаган, чөнки алар динне алмаштыру — хурлык дип санаган. Аннага 12 яшь булганда, ул суга чумдырылырга теләгән һәм әтисеннән рөхсәт сораган. Әтисе аңардан: «Бу чыннан да синең карарыңмы яисә сиңа басым ясыйлармы?» — дип сораган. Анна: «Юк, бу минем карарым. Мин Йәһвәне бик яратам»,— дип җавап биргән. Шунда әтисе аңа суга чумдырылырга рөхсәт иткән. Аннаның туганнары исә аңардан көлгән һәм аны түбәнсеткән. Бер туганы хәтта болай дигән: «Йәһвә Шаһите булуга караганда, әхлаксыз тормыш алып баруың я тәмәке тартуың яхшырак булыр иде». Анна бу сынауларны ничек кичереп чыккан? Ул болай дип аңлата: «Йәһвә миңа нык калырга булышты. Әти-әнием дә миңа терәк булды». Анна Йәһвәнең үзенә ярдәм иткән очракларын язып бара. Бу аңа Йәһвәнең кайгыртуын онытмаска булыша. Әгәр син каршылыктан куркасың икән, истә тот: Йәһвә сиңа да ярдәм кулын сузачак (Евр. 13:6).
КӨРНИЛИ СУГА ЧУМДЫРЫЛА
11. Көрнилигә суга чумдырылырга нәрсә комачаулый алган?
11 Изге Язмаларда Көрнили исемле кеше турында әйтелә. Ул «Италия гарнизонының йөзбашы булган» (Рәс. 10:1). Шуңа күрә ул җәмгыятьтә дә, армиядә дә югары дәрәҗәгә ия булгандыр. Бу кеше «халыкка мул итеп хәер тараткан» (Рәс. 10:2). Йәһвә аның янына, яхшы хәбәрне җиткерер өчен, рәсүл Петерне җибәргән. Көрнилинең җәмгыятьтә тоткан урыны аңа суга чумдырылырга комачаулармы?
12. Нинди сыйфат Көрнилигә суга чумдырылырга булышкан?
12 Көрнилигә суга чумдырылырга нәрсә ярдәм иткән? Изге Язмаларда бу йөзбашы «үзе һәм өендәге башкалар Аллаһыдан куркып яшәгән» дип әйтелә. Ул «Аллаһыга ялварып өзлексез дога кылган» (Рәс. 10:2). Рәсүл Петер Көрнилигә яхшы хәбәрне сөйләгәч, Көрнили һәм аның гаиләсе Гайсә Мәсихкә ышанган һәм кичектермичә суга чумдырылган (Рәс. 10:47, 48). Гаиләсе белән бергә Йәһвәгә хезмәт итәр өчен, Көрнили үзгәрешләр ясарга әзер булган. Бу яхшы сыйфаты аңа хакыйкать юлына басарга булышкан (Йош. 24:15; Рәс. 10:24, 33).
13. Көрнили очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
13 Шаул очрагындагы кебек, Көрнилигә дә югары дәрәҗәсе мәсихче булып китәргә комачаулый алган. Ләкин ул моңа юл куймаган. Сиңа да, суга чумдырылыр өчен, тормышыңда җитди үзгәрешләр ясарга кирәкме? Ул чакта тәвәккәл бул һәм исеңдә тот: Йәһвә сиңа Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәргә ярдәм итәчәк.
14. Цуёси очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
14 Япониядә Цуёси исемле абый-кардәш яши. Суга чумдырылыр өчен, аңа эш белән бәйле үзгәрешләр ясарга кирәк булган. Ул Икэно́бо сәнгать мәктәбендә директорның ярдәмчесе булып эшләгән (бу престижлы борынгы мәктәптә чәчәкләрдән композицияләр ясарга өйрәтәләр). Кайвакыт Цуёсинең директоры буддистларның җирләү тантаналарында чәчәкләрдән композицияләр ясаган. Үзе бара алмаса, ул Цуёсине җибәрә торган булган. Цуёси, хакыйкать белән танышкач, бу йолаларда катнашу дөрес булмаганын аңлаган һәм аларда катнашмаска булган (2 Көр. 6:15, 16). Цуёси үз директоры белән сөйләшкән. Моның нәтиҗәсе нинди булган? Директор аның вөҗданын исәпкә алган һәм аны эштән чыгармаган. Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнан соң бер ел үткәч, Цуёси суга чумдырылганa. Әгәр сиңа да, суга чумдырылыр өчен, эш белән бәйле үзгәрешләр ясарга кирәк икән, шикләнмә: Йәһвә сиңа үзеңне дә, гаиләңне дә кайгыртырга булышыр (Зәб. 127:2; Мат. 6:33).
КӨРИНТЛЕЛӘР СУГА ЧУМДЫРЫЛА
15. Ни өчен көринтлеләргә мәсихчеләр булып китәргә авыр була алган?
15 Борынгы Көринттә яшәгән кешеләр купшы тормыш яраткан һәм бик әхлаксыз булган. Шундый кешеләр арасында яшәп, яхшы хәбәрне кабул итү авыр булгандыр. Шулай да, рәсүл Паул бу шәһәрдә Мәсих турында вәгазьләгәч, күп кенә көринтлеләр «иман итә башлаганнар һәм суга чумдырылу үткәннәр» (Рәс. 18:7—11). Көринттә Паулга Гайсә Мәсих күренгән һәм болай дигән: «Бу шәһәрдә минем җыясы кешеләрем әле күп». Шуңа күрә Паул Көринттә вәгазьләвен дәвам иткән. Гомумән алганда, ул анда ел ярым үткәргән.
16. Көринтлеләргә үзгәрергә нәрсә булышкан? (2 Көринтлеләргә 10:4, 5)
16 Көринтлеләргә суга чумдырылырга нәрсә ярдәм иткән? (2 Көринтлеләргә 10:4, 5 укы.) Аларга үз тормышларын үзгәртергә Аллаһының Сүзе һәм аның изге рухы булышкан (Евр. 4:12). Аллаһы ярдәмендә яңа шәкертләр эчкечелек, урлашу һәм гомосексуализм кебек гөнаһлы эшләрне ташлый алган (1 Көр. 6:9—11)b.
17. Көринтлеләрдән нәрсәгә өйрәнеп була?
17 Кайбер көринтлеләргә тирән тамырланган начар гадәтләреннән арынырга кирәк булса да, алар мәсихче булып китү кулларыннан килми дип уйламаган. Мәңгелек тормышка алып баручы тар юлга басар өчен, алар күп тырышлык куйган (Мат. 7:13, 14). Сиңа да суга чумдырылырга ниндидер начар гадәт комачаулыймы? Ул чакта кулларыңны салындырма, ә Йәһвәдән изге рухын үтенеп сора! Аның ярдәмендә син вәсвәсәләргә каршы тора алырсың.
18. Моника очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
18 Грузиядә яшәүче Мо́ника яшүсмер чагында шакшы сүзләр әйткән һәм начар күңел ачулар сайлаган. Ләкин ул үзгәрә алган һәм 16 яшендә суга чумдырылган. Ул болай дип сөйли: «Мин Йәһвәдән көч сорап дога кылдым. Ул үзгәрергә теләгәнемне күрде һәм тырышлыкларымны фатихалады». Сиңа да начар гадәтләр Йәһвәгә хезмәт итәргә комачаулыймы? Алайса, Аллаһы сиңа үзгәрергә булышсын өчен, аңардан һәрвакыт көч сора. Ул сиңа изге рухын мул итеп яудырачак (Яхъя 3:34).
ИМАНЫҢ ТАУЛАРНЫ КҮЧЕРӘ АЛА
19. Авырлыклар таулардай зур булса да, аларны җиңәргә сиңа нәрсә булышыр? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
19 Йәһвә сине ярата һәм синең дә үз гаиләсендә булуыңны тели. Әйе, хәзер суга чумдырылырга сиңа нәрсәдер комачаулыйдыр, ләкин Гайсәнең сүзләрен истә тот. Ул үз шәкертләренә болай дигән: «Иманыгыз горчица орлыгы хәтле генә булса да, сез бу тауга: „Моннан тегендә күч“,— диярсез, һәм ул күчәчәк, һәм сезгә мөмкин булмаган һичнәрсә булмаячак» (Мат. 17:20). Ул вакытта Гайсә шәкертләренең иманнары әле нык булмаган, алар бит аның белән нибары берничә ел гына йөргән. Шулай да алар нык иман үстерә алган. Нәтиҗәдә, алар Йәһвә ярдәмендә бар авырлыкларны җиңгән. Син дә, нык иман үстереп, бар киртәләрне җиңә алырсың!
Йәһвә сине ярата һәм синең дә үз гаиләсенә кушылуыңны тели (19 абзацны кара)c
20. Бу мәкаләдәге мисаллар сине нәрсәгә дәртләндерә?
20 Йәһвәгә хезмәт итү — ул иң яхшы тормыш юлы! Шуңа күрә, суга чумдырылырга нәрсәдер комачауласа, кичектермичә чаралар күр. Беренче гасырдагы һәм бүгенге хезмәтчеләрнең мисаллары сиңа көч бирсен, сине юатсын һәм, багышланып, суга чумдырылырга дәртләндерсен.
38 ҖЫР Йәһвә сиңа терәк булыр
a Цуёси Фудзии кардәшнең тәрҗемәи хәле «Уяныгыз!» (рус) журналының 2005 ел, 8 август санында, 20—23 битләрендә бастырылган.
b Безнең jw.org® сайтында «Суга чумдырылырга сиңа нәрсә комачаулый?» дигән роликны карагыз.
c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Конгресста кардәшләр яңа гына суга чумдырылганнарны сәламләп кул чаба.