Очрашуның тәртибе, 15 июль
15 ИЮЛЬ АТНАСЫ
48 җыр һәм дога
□ Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
gt 42 нче бүлек (30 мин)
□ Теократик хезмәт мәктәбе
Изге Язмаларны уку: Рәсүлләр 18—21 (10 мин)
№ 1: Рәсүлләр 20:17—38 (4 мин яисә әзрәк)
№ 2: Хачка табынырга ярамый (td 31Б) (5 мин)
№ 3: Ничек без «Аллаһы рухы хуплаган нәрсәләр турында уйлап» яшәгәнебезне күрсәтә алабыз? (Рим. 8:6) (5 мин)
□ Хезмәт очрашуы
10 мин. Өйрәнүченең йөрәгенә үтеп керерлек итеп өйрәт (Лүк 24:32). Астагы сорауларга нигезләнгән фикер алышу: 1) Өйрәнүне үткәргәндә ни өчен: а) Йәһвәнең яратуына һәм зирәклегенә; б) Изге Язмалардагы принципларның куллануының мөһимлегенә; в) берәр карар кабул итәр алдыннан Йәһвәнең җитәкчелеген эзләү мөһим икәненә басым ясарга кирәк? 2) Астагы сораулар өйрәтү өйрәнүченең йөрәгенә тәэсир иткәнме икәнен күрергә ничек ярдәм итәчәк? а) Синеңчә, бу акыллымы? б) Синеңчә, бу Аллаһының яратуын чагылдырамы? в) Бу киңәшне куллану сиңа нинди файда китерәчәк?
20 мин. «Яшь абый-кардәшләр, сез җыелыштагы вазифаларга омтыласызмы?» Сораулар һәм җаваплар. Яшь чагында рухи максатларга омтылып аларга ирешкән берәр өлкәннән я хезмәттәш ярдәмчедән кыска гына интервью ал. Хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләнгәнгә кадәр ул нинди йөкләмәләр башкарган һәм аңа ничек ярдәм иткәннәр? Җыелыштагылар аңа рухи яктан үсәргә ничек булышкан? Ул ничек фатихаланган булган?
26 җыр һәм дога