Очрашуның тәртибе, 8 апрель
8 АПРЕЛЬ АТНАСЫ
42 җыр һәм дога
□ Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
gt 22, 23 нче бүлек (30 мин)
□ Теократик хезмәт мәктәбе
Изге Язмаларны уку: Лүк 10—12 (10 мин)
№ 1: Лүк 12:1—21 (4 мин яисә әзрәк)
№ 2: Табынуда сурәтләр һәм сыннар куллану Аллаһыны хурлый (td 27А) (5 мин)
№ 3: Ни өчен без Йәһвәне үз Әтиебез дип саныйбыз (Мат. 6:9) (5 мин)
□ Хезмәт очрашуы
10 мин. Син дәртләндерү чыганагы була аласың (Рим. 1:11, 12). Фикер алышу. Хезмәт күзәтчесе үткәрә. Җыелышыгызда күпме вәгазьчеләр гомуми пионер булып хезмәт итә икәнен әйт. Ничек аларны без дәртләндерә алабыз икәненә игътибар ит: аларны мактап, алар белән бергә вәгазьләп була, юл чыгымнарын капларга я аларны төшке ашка чакырып була. Пионерлар башкалар аларны ничек дәртләндергән икәнен сөйләп бирсен. Әгәр җыелышыгызда гомуми пионерлар юк икән, ул чакта фикер алышуны ярдәмче пионерларга җайлаштыр.
10 мин. Соңгы көннәр турында бирелгән сорауларга җавап бирәбез. «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) китабына нигезләнгән тыңлаучылар белән фикер алышу (281 б., 8 абз.—283 б., 2 абз.). Китаптагы берәр киңәш буенча кыска демонстрация әзерлә.
10 мин. «Пәйгамбәрләрдән үрнәк алыгыз. Юныс». Сораулар һәм җаваплар.
13 җыр һәм дога