Хезмәт очрашуларының тәртибе
13 октябрь атнасы
Җыр: 8 (53)
10 мин. Белдерүләр. Трактат тарату буенча 20 нче октябрьдә башланган махсус кампаниягә кагылышлы очрашулар турында әйт һәм трактатларны әле алмаган булсалар, барысын да алырга дәртләндер. 8 нче биттә «Күзәтү манарасы» октябрь-декабрь саны өчен китерелгән кереш сүзләрне кыскача карап чык. Күп вәгазьчеләр бу журналны берничә атна дәвамында инде тәкъдим иткәнгә күрә, тыңлаучылардан алар белән булган очрак сөйләргә сора.
35 мин. «Җыелыш очрашуларының яңа тәртибе»a. Бирелгән вакыт эчендә тыңлаучыларны Изге Язмалар шигырьләре буенча комментарий бирергә чакыр.
Җыр: 15 (127)
20 октябрь атнасы
Җыр: 12 (113)
5 мин. Белдерүләр. «Безнең патшалык хезмәтебез»дән сайланган белдерүләр.
20 мин. Хезмәттә шатлык сакла. «Күзәтү манарасы» 2005 ел, 1 сентябрь, 21, 22 нче битләрдәге, 11—17 нче абзацларга нигезләнгән дәртләндерүче нотык. Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткән бер-ике вәгазьчедән интервью ал. Аларга кешеләр кабул итмәгәндә, шатлык сакларга нәрсә ярдәм итә?
20 мин. «Күзәтү манарасы» октябрь-декабрь санын тәкъдим итүгә әзерлән. Журналны кыскача карап чыгып, тыңлаучыларга мондый сораулар бир: сезнең тирәдә яшәүче кешеләргә нинди мәкаләләр аеруча кызык булыр? Ни өчен? Сөйләшүне башлар өчен, алар нинди сорау бирергә телиләр? Журналны тәкъдим итәр алдыннан мәкаләдә китерелгән Изге Язмаларның нинди шигырен укып була? Ахырда 8 нче биттәге яки сезнең территориядәге кешеләргә кызык булган кереш сүзләрне кулланып журналны ничек тәкъдим итеп булганын күрсәт.
Җыр: 16 (143)
27 октябрь атнасы
Җыр: 23 (200)
5 мин. Белдерүләр. Җыелыш акчалары турында айлык хисапны һәм филиал алган иганәләр турындагы хатны укып чык.
10 мин. Җыелыш ихтыяҗлары.
30 мин. «Изге Язмаларны шәхси һәм гаилә белән өйрәнү бик мөһим!»b. Бирелгән вакыт эчендә тыңлаучыларны Изге Язмалар шигырьләре буенча комментарий бирергә чакыр.
Җыр: 17 (187)
3 ноябрь атнасы
Җыр: 29 (222)
10 мин. Белдерүләр. Вәгазьчеләрнең исләренә төшер: октябрь ае өчен отчетларын бирсеннәр.
20 мин. 2009 елда Теократик хезмәт мәктәбе. Мәктәп күзәтчесе «Теократик хезмәт мәктәбенең программасы» дигән өстәмә битләрдәге күрсәтмәләр турында тыңлаучылар белән фикер алышу үткәрә. Андагы үзгәрешләргә игътибар ит. Бар кешеләрне үзләренә бирелгән йөкләмәләрне тырышып үтәргә, Изге Язмалардан игътибарга лаек фикерләр каралганда катнашыр өчен әзерләнергә һәм Мәктәп күзәтчесе «Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» (рус) дигән китапка нигезләнеп биргән киңәшләрне кулланырга дәртләндер.
15 мин. Өйрәтүгә осталыгыңны үстер. «Күзәтү манарасы» 2008 ел, 15 гыйнвар, 9—12 бит, 5—18 абз. Хезмәт күзәтчесе яки башка сәләтле өлкән шәкертләр булдыру эшендә уңышлы булыр өчен биш төп ысулны әйтә һәм алар турында кыскача сөйли. Бер-ике вәгазьче өйрәтүгә осталыкларын бу ысулларны кулланып ничек яхшыртканнарын сөйләсеннәр.
Җыр: 11 (85)
[Искәрмәләр]
a Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
b Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.