Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 8/08 3 б.
  • Белдерүләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Белдерүләр
  • Безнең изге хезмәтебез 2008
Безнең изге хезмәтебез 2008
km 8/08 3 б.

Белдерүләр

◼ Таратыр өчен әдәбият. Август: татар телендә булган 32 битле брошюралар. Сентябрь: «Хак тәгълиматлар» китабы. Изге Язмалар өйрәнүен беренче килүдән ук башларга тырышыгыз. Кешенең андый китабы булса, бу китап белән ничек кулланып була икәнен аңлатыгыз, һәм кыскача гына Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә икәнен күрсәтегез. Октябрь: «Күзәтү манарасы» журналы. Кеше кызыксынса, «Сез Изге Язмаларны яхшырак белергә теләр идегезме?» дигән трактат тәкъдим итегез һәм Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен, бу трактатны карап чыгыгыз. Ноябрь: «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы». Кешенең балалары булмаса, «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!» дигән брошюраны тәкъдим итегез. Декабрь: «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. 2009 ел, гыйнвар: «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы»н тәкъдим итегез. Яисә, җыелышта булса, «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Оҗмах алып киләчәк хөкүмәт», «Җирдәге тормышка мәңге шатлан!», «Аллаһыга чынлап буйсынырга вакыт» дигән брошюралар яки «Оҗмахка юлны ничек табарга?» дигән трактат тәкъдим итегез.

◼ Җыелышлар чираттагы әдәбият заказын җибәргәндә мондый басмаларга заказ бирә алалар: «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» (2008 ел) журналларының томнары, «Еллык басма — 2009» һәм «Күзәтү манарасының 2008 ел китапханәсе» дигән компакт-диск. «Бар җыелышлар өчен белдерү» дигән документта бу басмалар чыгарылачак телләр исемлеге китереләчәк. Шуны исегезгә төшерәбез: «Күзәтү манарасының 2008 ел китапханәсе» суга чумдырылу үткән кардәшләр өчен генә. Аны алыр өчен җыелыш аша заказ бирергә кирәк.

◼ Өлкәннәрнең исләренә төшерәбез: сезгә «Күзәтү манарасы» (рус) 1991 ел, 15 апрель, 21—23 битләрендәге күрсәтмәләргә игътибар итәргә кирәк. Анда җелыштан чыгарылган яки җыелыштан баш тарткан һәм, бәлки, җыелышка яңадан кайтырга теләгән кешеләргә кагылышлы күрсәтмәләр әйтелә.

◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2008 ел, 29 нчы мартта Горно-Алтайскида һәм 20 нче апрельдә Зеленоградта (Мәскәү өлкәсе) Патшалык Залларын багышлау үтте.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу