Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2008 ел, 25 август атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 7 июль атнасыннан алып 25 август атнасына кадәр үткән материал буенча 30 минутлык кабатлау үткәрәчәк.
ДӘРЕС
1. Башкаларга хакыйкать турында сөйләгәндә ничек үзеңне акыллы тотарга? (Флп. 4:5) [be-U 251 бит, 3 абз.]
2. Изге Язмаларны Аллаһы Сүзе дип танымаган кешеләргә шаһитлек биргәндә Паулның Арейпәгтә җыелган грекларга сөйләгән нотыгы безгә ничек булыша ала? (Рәс. 17:22, 23) [be-U 252 бит, 1, 2 абз.]
3. Безнең белән сөйләшкән кеше хак булмаганда ничек үзеңне акыллы тотарга? [be-U 252 бит, 5 абз. — 253 бит, 1 абз.]
4. Кешене инандырырлык итеп сөйләгәндә нәрсәне истә тотарга кирәк? [be-U 255 бит, 3 абз., рамка]
5. Өйрәнүченең йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләр өчен ничек акыллылык күрсәтергә? (Гыйб. сүз. 20:5) [be-U 258 бит, 1 абз. — 259 бит, 1 абз.]
БЕРЕНЧЕ ЙӨКЛӘМӘ
6. Апа-кардәшләргә Мәктәптә шартлы ситуацияләр бирелгәндә, алар нәрсәне истә тотарга тиеш? [be-U 44 бит, 5, 6 абз.]
7. Абый-кардәшләр Изге Язмалардан игътибарга лаек фикерләр белән чыгыш ясаганда үзләренә нинди максат куярга тиеш? (Них. 8:8) [be-U 47 бит, 2, 3 абз.]
8. Абый-кардәш хезмәт очрашуында үз эченә демонстрация яки интервью алган пунктны ничек әзерләргә тиеш? [be-U 49 бит, 5 абз.]
9. Рәсүлләр китабында вәгазьләү ысуллары һәм ул никадәр киң башкарылырга тиеш турында нәрсә әйтелә? (Рәс. 20:20, 21; 28:23) [bsi08-1-U 16 бит, 35 абз.]
10. Чыгыш ясаучы кардәшкә чыгышын Изге Язмаларга нигезләргә нәрсә булышачак? (Рәс. 17:2, 3) [be-U 52 бит, 6 абз. — 53 бит, 2 абз.]
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ҺӘР АТНА УКУ
11. Ни өчен Филиппуйдагы зиндан каравылчысы «үзен-үзе үтерергә теләгән»? (Рәс. 16:25—27) [w90-E 15.5. 25 бит, рамка; w96-U 15.1. 13 бит, 13 абз.]
12. Эзәрлекләүләр кичергәндә Аристарх белән Гәй үзләрен ничек тотканнар? (Рәс. 19:29; 20:4, 5) [w08 15.2. 10 бит, 16, 17 абз.]
13. Шаул «таякка тибенгән» дигән сүзләр нәрсә аңлата? (Рәс. 26:14) [w03 1.12 32 бит]
14. Гөнаһ Аллаһының Исраилгә бирелгән әмереннән ничек итеп «файдаланган»? (Рим. 7:8, 11) [w08 15.6. «Йәһвә Сүзе тере. Рәсүл Паулның Римлыларга язылган хатыннан игътибарга лаек фикерләр»]
15. Без «дошман башына» ничек итеп «утлы күмерләр өябез»? (Рим. 12:20) [w08 15.6. «Йәһвә Сүзе тере. Рәсүл Паулның Римлыларга язылган хатыннан игътибарга лаек фикерләр»]