Хезмәт очрашуларының тәртибе
11 август атнасы
Җыр: 3 (32)
10 мин. Белдерүләр. Тыңлаучылардан сора: бу айда таратыла торган журналдагы нинди мәкаләләр безнең участокларда яшәүче кешеләргә кызык булыр? Сез бу журналны тәкъдим иткәндә мәкаләләрдәге нинди фикерләргә игътибар итәчәксез? Тыңлаучыларны үз фикерләрен әйтергә чакыр. Сөйләшүне башлар өчен, нинди сорау биреп була? Мәкаләдән Изге Язмаларның нинди шигырен укып була? Тәкъдим иткән кереш сүзләрне ничек кулланып булганын күрсәтүче демонстрация әзерлә.
15 мин. Игътибарны читкә юнәлтмичә Аллаһы ихтыярын үтә. «Кил дә миңа ияр» (рус) дигән китапның 93, 94 нче битләрендәге 12, 13 нче абзацларга нигезләнгән нотык.
20 мин. «Син бар рубрикаларны да кулланасыңмы?»a. «Күзәтү манарасы»ның таратыр өчен санындагы берәр яңа рубриканы хезмәттә кулланганда кызыклы очрак булган вәгазьчедән интервью ал. Бу очракны сәхнәләштереп була. Аннан соң 2 нче абзацта әйтелгәнчә, «Күзәтү манарасы» июль—сентябрь санындагы «Без Гайсә Мәсихтән нәрсәгә өйрәнәбез?» дигән рубриканы кулланып, ничек өйрәнү башлап булганын күрсәтүче демонстрация әзерлә.
Җыр: 9 (37)
18 август атнасы
Җыр: 11 (85)
10 мин. Белдерүләр. «Безнең патшалык хезмәтебез»дән сайланган белдерүләр. «Район конгрессының программасы» дигән мәкалә буенча фикер алышу үткәр. Билгеле булса, булачак район конгрессының датасын әйт. Тыңлаучыларның исләренә төшер: киләсе хезмәт очрашуына «Күзәтү манарасы» июль—сентябрь санын алып килсеннәр һәм сез яшәгән җирдә файдалы булган кереш сүзләр турында фикер алышуга әзерләнсеннәр.
20 мин. Киемебез һәм тышкы кыяфәтебез Йәһвәне данлый. Бу нотык белән өлкән чыгыш ясый. Йәһвә изге Аллаһы, шуңа күрә физик чисталык аның халкы өчен бик мөһим (Чыг. 30:17—21; 40:30—32). Үрнәк алырлык киемебез һәм тышкы кыяфәтебез белән, бигрәк тә хезмәт иткәндә шулай киенсәк, без Йәһвәне шатландырачакбыз һәм аңа дан китерәчәкбез (1 Пет. 2:12). Ә шулай эшләмәсәк, «Аллаһы сүзенә карата хурлык килергә» мөмкин (Тит. 2:4, 5). Вәгазьченең үрнәк алырлык тышкы кыяфәте шаһитлек бирергә ярдәм иткәне турында сез яшәгән җирдә булган яки басмаларда китерелгән очракларны сөйлә.
15 мин. Яхшы шаһитлек бирүче яшьләр. Әти-әниләр һәм аларның тиздән мәктәпкә баручы балалары өчен дәртләндерүче нотык. Яшьләрнең исләренә төшер: шаһитлек бирер өчен һәр мөмкинлекне куллансыннар. Бирелгән вакыт эчендә тыңлаучыларны мәктәптә шаһитлек биргәннәре турында очраклар сөйләргә чакыр.
Җыр: 25 (204)
25 август атнасы
Җыр: 5 (46)
15 мин. Белдерүләр. Җыелыш акчалары турында айлык хисапны һәм филиал алган иганәләр турындагы хатны укып чык. «Бер көнлек махсус конгрессның программасы» дигән мәкалә буенча фикер алышу үткәр һәм булачак бер көнлек махсус конгрессның датасы билгеле булса, әйт.
15 мин. Җыелыш ихтыяҗлары.
15 мин. Журналны тәкъдим итүгә әзерлән. Тыңлаучылар белән сораулар ярдәмендә фикер алышу. «Күзәтү манарасы» июль—сентябрь санын кыскача карап чыгып, мондый сораулар бир: безнең участокларда яшәүче кешеләргә нинди мәкаләләр кызык булыр? Сөйләшүне башлар өчен нинди сорау биреп була һәм нинди шигырьне укып була? «Безнең патшалык хезмәтебез»дә китерелгән кереш сүзләрне кулланып, демонстрация әзерлә. Бер өлкән сез яшәгән территориядә урынлы булган мәкаләгә нигезләнеп кыска демонстрация күрсәтсен.
Җыр: 22 (130)
1 сентябрь атнасы
Җыр: 2 (15)
10 мин. Белдерүләр. Вәгазьчеләрнең исләренә төшер: август ае өчен отчетларын бирсеннәр.
20 мин. «Аларны онытмыйлар!» «Күзәтү манарасы» 2008 ел, 15 апрель, 25—28 нче битләрдәге мәкаләгә нигезләнгән нотык. Сезнең җыелыш территориясендәге картлар йортында яшәгән мәсихчеләр турында әйт. Андый кардәшләр булмаса, мәкаләдәге принципларны кулланып, тыңлаучыларны җыелыш эшләрендә тулысынча катнаша алмаган авыру яки физик яктан мөмкинлекләре чикле булган кардәшләргә ярдәм итәргә дәртләндер.
15 мин. Сентябрь аенда беренче килүдән үк Изге Язмалар өйрәнүен башла. Сораулар ярдәмендә фикер алышу. Сентябрь аенда без «Хак тәгълиматлар» китабын тәкъдим итәчәкбез һәм беренче килүдә үк кеше белән берничә абзац карап чыгарга тырышачакбыз. «Безнең патшалык хезмәтебез» (рус) 2006 ел, гыйнвар ае санының өстәмә битләрендә китерелгән кереш сүзләрне карап кит һәм беренче килгәндә Изге Язмалар өйрәнүен ничек башлап булганын күрсәтүче бер-ике демонстрация әзерлә.
Җыр: 18 (162)
[Искәрмә]
a Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.