Хезмәт очрашуларының тәртибе
14 июль атнасы
Җыр: 12 (113)
10 мин. Белдерүләр. Дүртенче биттә күрсәтелгән яки сез яшәгән җирдә уңышлы булган кереш сүзләрне кулланып, «Күзәтү манарасы» июль-сентябрь санының тәкъдим ителүен күрсәт.
20 мин. Синең «сөйләү ирегең» бармы? «Күзәтү манарасы», 2006 ел, 15 май (рус), 13—16 нчы битләрдәге мәкаләгә нигезләнгән нотык. Кыюлык белән вәгазьләүнең мөһимлегенә басым яса.
15 мин. «Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китапны өйрәнүa. Китап өйрәнү күзәтчесенең нотыгы. Өйрәнү графигына игътибар ит. Дүртенче абзацны карап чыкканда «Хезмәт мәктәбе» китабының (рус) 28 бит, 1 абз. һәм 70 битләрендәге фикерләрне искә ал.
Җыр: 5 (46)
21 июль атнасы
Җыр: 28 (224)
10 мин. Белдерүләр. «Безнең Патшалык хезмәтебез»дән сайланган белдерүләр. Тыңлаучыларның исләренә төшер: киләсе Хезмәт очрашуына «Күзәтү манарасы»ның июль-сентябрь санын алып килсеннәр, һәм сез яшәгән территориядә файдалы булган кереш сүзләр турында фикер алышуга әзерләнсеннәр.
15 мин. Җыелыш ихтыяҗлары.
20 мин. «Әзерләнү яхшы кабат килеп китүләр ясарга ярдәм итә»b. Нотык һәм 4 минутлык монолог әзерлә: вәгазьче кабат килеп китүгә әзерләнә. Ул үз язуларын карый һәм ял көннәрендә аңа ике кешегә кабат килеп китәргә карар итә. Аннары ул үткән тапкыр һәрберсе белән нәрсә турында сөйләшкәнен исәпкә алып, үзенә максат куя. Бер кешегә ул Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итәргә тели. Ә икенче кеше белән сөйләшүне дәвам итәргә һәм 5 нче абзацта китерелгән кереш сүзләрне кулланып, кызыксынуын үстерергә әзерләнә.
Җыр: 18 (162)
28 июль атнасы
Җыр: 4 (43)
10 мин. Белдерүләр. Вәгазьчеләрнең исләренә төшер: июль ае өчен отчетларын бирсеннәр. Җыелыш акчалары турындагы айлык хисапны һәм филиал алган иганәләр турындагы хатны укып чык. Август аенда таратылачак әдәбият турында әйт һәм бер тәкъдим итү күрсәт.
15 мин. Рухи яктан уяу торабыз. «Күзәтү манарасы», 2007 ел, 1 гыйнвар саны, 12 нче биттәге 17—21 абзацларга нигезләнгән дәртләндерүче нотык.
20 мин. Журналны тәкъдим итүгә әзерлән. Тыңлаучылар белән сораулар ярдәмендә фикер алышу. «Күзәтү манарасы»ның июль-сентябрь журналын кыскача карап чыгып, мондый сораулар бир: безнең участокларда яшәүче кешеләргә нинди мәкаләләр кызык булыр һәм ни өчен? Сез бу журналны тәкъдим иткәндә мәкаләләрдәге нинди фикерләргә игътибар итәчәксез? Тыңлаучыларны үз фикерләрен әйтергә чакыр. Сөйләшүне башлар өчен, нинди сорау биреп була? Мәкаләдән Изге Язмаларның нинди шигырен укып була? «Безнең Патшалык хезмәтебез»дәге яки тыңлаучылар китергән кереш сүзләрне кулланып, журналны ничек тәкъдим итеп булганын күрсәт.
Җыр: 21 (191)
4 август атнасы
ыр: 29 (222)
10 мин. Белдерүләр.
15 мин. Балаларыгыз махсус территориядә вәгазьләргә әзерме? Нотык һәм сораулар ярдәмендә фикер алышу. Яшь мәсихчеләр мәктәптә очраткан кайбер авырлыкларны әйтеп кит. Әти-әниләр һәм аларның балалары файдалы фикерләр табар өчен «Күзәтү манарасы басмаларының индексын» (рус) ничек куллана алганнарын аңлат. Берничә мисал китер. («Мәктәпләр» дигән бүлектә «Очраклар» дигән өстәмә исемне кара.) Мәсихче гаиләдә үскән кардәшләрдән сора: әти-әниләре аларны мәктәптәге авырлыкларга һәм Изге Язмалар принципларын кулланырга ничек әзерләгәннәр? Алар шулай ук мәктәптәге йөкләмәләрне үтәр өчен «Уяныгыз!» (рус) журналыннан мәгълүматны кулланганнарын сөйли ала. Алардан андый махсус территориядә вәгазьләү алар өчен ничек яклау булганын сора.
20 мин. «Без ныгытмаларны җимерәбез»c. Тыңлаучылардан сора: алар белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәргән кардәш аларга ялган дин тәгълиматларын калдырырга сабырлык белән ничек булышкан?
Җыр: 20 (93)
[Искәрмәләр]
a Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
b Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
c Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.