Белдерүләр
◼ Таратыр өчен әдәбият. Июнь: «Хак тәгълиматлар» дигән китап. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Июль һәм август: татар телендә булган 32 битле брошюралар. Сентябрь: «Хак тәгълиматлар» китабы. Изге Язмалар өйрәнүен беренче килүдән ук башларга тырышыгыз. Кешенең андый китабы булса, бу китап белән ничек кулланып була икәнен аңлатыгыз, һәм кыскача гына Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә икәнен күрсәтегез. Октябрь: «Күзәтү манарасы» журналы. Кеше кызыксынса, «Сез Изге Язмаларны яхшырак белергә теләр идегезме?» дигән трактат тәкъдим итегез һәм Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен, бу трактатны карап чыгыгыз. Ноябрь: «Хак тәгълиматлар» китабы. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз.
◼ Август аенда биш шимбә һәм биш якшәмбе көне булганга, ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен яхшы мөмкинлек бар.
◼ Рәислек итүче күзәтче билгеләгән кардәш җыелышның март-май айларының финанс документларын тикшереп чыгарга тиеш. Тикшерү үткәрелгәч, хезмәт очрашуында җыелыш акчалары хакында хисап укылганда шул тикшерүнең нәтиҗәләре турында белдерү ясарга кирәк. (S-27 не кара.)
◼ Гомуми пионер хезмәтенә гаризаны филиалга анда күрсәтелгән хезмәт итә башлауның датасына кадәр кимендә 30 көн алдан җибәрү яхшырак булыр иде. Җыелыш сәркатибенә бланкны тикшерергә кирәк. Гариза бирүче суга чумдырылу көнен искә төшерә алмаса, аңа якынча датаны күрсәтергә һәм үзенең язуларына кертергә кирәк. Сәркатипкә бу датаны «Вәгазьченең отчетлар карточкасы»на (S-21) язып куярга кирәк.
◼ 2008 ел, май аеннан башлап «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» (рус) журналларының аудиоязмаларын www.jw.org веб-сайтыннан алып була. Күп вәгазьчеләр бу аудиоязмаларны шул ук материал язылган CD һәм МР3 дисклар җыелышка килгәнче шул веб-сайттан алырлар. Әлбәттә, бу берникадәр чыгымнар таләп итә, әмма дискларга яздырып аларны җыелышка җиткерү өчен күбрәк чыгымнар кирәк. Шуңа күрә бу вәгазьчеләр андый дискларга заказларын гамәлдән чыгарыр. Башка телләрдә чыккан аудиоязулар да шул ук сайтта урнаштырылачак.
◼ 2008 елның 29 нчы декабрь атнасыннан башлап 2009 елның 18 нче май атнасына кадәр җыелыш китап өйрәнүендә без «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китапны үтәчәкбез.
◼ Игътибар итегез: 2008 елның өлкә конгрессына махсус чакыру кәгазьләре булмаячак. Ләкин якын киләчәктә бөтен дөнья буенча мөһим кампания үткәреләчәк. Моның турында күбрәк соңыннан әйтеләчәк.
◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2007 ел, 30 декабрьдә Нижнеудинскида (Иркутск өл.); 2008 ел, 7 гыйнварда Нефтеюганскида (Ханты-Манси АО), 19 гыйнварда Северскида (Томск өл.), 2 февральдә Алдан (Саха респ.), 24 февральдә Балашовта (Саратов өл.), 2 мартта Шушенское поселогында (Красноярск крае) яңа Патшалык Залларын багышлау үтте.