Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2008 ел, 30 июнь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 5 май атнасыннан алып 30 июнь атнасына кадәр үткән материал буенча 30 минутлык кабатлау үткәрәчәк. Искәрмә: сораудан соң материалның чыганагы күрсәтелмәсә, сезгә җавапны табар өчен үзегезгә тикшерү үткәрергә кирәк. («Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» (рус) дигән китапны кара, 36, 37 нче бит.)
ДӘРЕС
1. Ачык мисалларыбыз тыңлаучыларга аңлаешлы булсын өчен, без нәрсә эшли алабыз? [be-U 242 бит, 3 абз. — 243 бит, 1 абз.].
2. Ни өчен кешегә яхшы билгеле булган хәлләрдән алынган гади ачык мисаллар файдалы? [be-U 245 бит, 2—4 абз.].
3. Күрсәтмә әсбапларны куллану никадәр мөһим һәм Йәһвә алар ярдәмендә ничек мөһим сабаклар биргән? (Ярат. 15:5; Ирем. 18:6; Юныс 4:10, 11) [be-U 247 бит, 1, 2 абз.].
4. Башкаларны яхшырак өйрәтер өчен күрсәтмә әсбаплар белән ничек кулланып була? [be-U 248 бит, 1—3 абз.].
5. Нинди очракта карталар Аллаһы Сүзен өйрәнүчеләр өчен яхшы күрсәтмә әсбап булачак? [be-U 248 бит, 4 абз.].
БЕРЕНЧЕ ЙӨКЛӘМӘ
6. Без Изге Язмаларны өйрәнгәндә Аллаһының изге рухы ярдәмендә нәрсә күрә алабыз? [be-U 32 бит, 3, 4 абз.].
7. Изге Язмалар ярдәмендә бу китаптагы берәр шигырьнең мәгънәсен ничек тикшереп була? [be-U 34 бит, 4 абз. — 35 бит, 2 абз.].
8. Аллаһы Гайсә аша гына кешелекне фатихалый. Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрдә бу Гайсәнең роле ничек ачыклана? [bsi-U 13 бит, 32 абз.].
9. Изге Язмаларда Рәсүлләр китабын табиб Лүк язганына нинди дәлилләр бар? [bsi-U 14 бит, 3, 5 абз. — 15 бит, 7 абз.].
10. Нотыкның планын төзегәндә, нинди тәртип буенча эш итеп була? [be-U 39—41 бит.].
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ҺӘР АТНА УКУ
11. Нинди Аллаһы йорты «кырык алты ел» төзелгән? (Яхъя 2:20) [5 май, w08 15.4. «Йәһвә Сүзе тере. Яхъя китабыннан игътибарга лаек фикерләр»].
12. «Үлемнән тормышка күчкәннәр» дип кемнәр турында әйтелә? [12 май, w08 15.4. «Йәһвә Сүзе тере. Яхъя китабыннан игътибарга лаек фикерләр»].
13. Гайсә үзенең тугры шәкертләре өчен ничек «урын әзерләячәк»? (Яхъя 14:2) [26 май, w08 15.4. «Йәһвә Сүзе тере. Яхъя китабыннан игътибарга лаек фикерләр»].
14. Ни өчен Гайсә Магдалалы Мәрьямгә «миңа тотынып торма» (ЯД) дип әйткән? (Яхъя 20:17) [2 июнь, w08 15.4. «Йәһвә Сүзе тере. Яхъя китабыннан игътибарга лаек фикерләр»].
15. Гайсә күктә күтәрелгән булган. Аның «шул ук рәвешле» киләчәкмен дигән сүзләре нәрсә аңлата? (Рәс. 1:9—11) [9 июнь, w05 15.1. 15 бит, 20, 21 абз.; rs-E 342 бит, 4 абз.; it-1-E 186 бит, 8 абз.].