Хезмәт очрашуларының тәртибе
ИСКӘРМӘ. Җәйге айларда «Безнең патшалык хезмәтебез»дә һәр атнага хезмәт очрашуларының тәртибе бастырылачак. Җыелышлар «Безне Аллаһы рухы йөртә» дигән өлкә конгресс белән бәйле үзгәрешләр кертә ала. Урынлы булса, конгресс алдыннан соңгы хезмәт очрашуында «Безнең патшалык хезмәтебез»нең бу санындагы өстәмә битләрдә китерелгән киңәшләрне һәм искә төшерүләрне кабатлар өчен 15 минут бүлеп куегыз. Конгресстан соң беренче яки икенче айдагы хезмәт очрашуында (мәсәлән, «Җыелыш ихтыяҗлары» урынына) конгресс программасыннан вәгазьдә файдалы булган игътибарга лаек фикерләрне кабатлар өчен 15—20 минут бүлеп куегыз. Кабатлау белән хезмәт күзәтчесе чыгыш ясарга тиеш. Тыңлаучылар бу фикерләрне вәгазьдә ничек кулланганнарын яки ничек кулланырга җыенганнарын сөйләсеннәр.
14 апрель атнасы
Җыр: 27 (221)
10 мин. Белдерүләр. Шулай ук «Патшалык хезмәтебез»дән сайланган белдерүләр. Сигезенче биттә күрсәтелгән кереш сүзләрне яки сез яшәгән җирдә уңышлы булган башка кереш сүзләрне кулланып «Күзәтү манарасы», (апрель-июнь) санының тәкъдим ителүен күрсәт.
15 мин. «Рәхмәтле булыгыз»a. Бирелгән вакыт эчендә тыңлаучыларны Изге Язмалар шигырьләре буенча комментарий бирергә чакыр.
20 мин. «Хәсрәт кичерүчеләрне юатыгыз»b. Тыңлаучылар үлгән якыннары булган кешеләрне ничек юатканнарын сөйләсеннәр.
Җыр: 7 (51)
21 апрель атнасы
Җыр: 10 (82)
10 мин. Белдерүләр. Җыелыш акчалары турында айлык хисапны һәм филиал алган иганәләр турындагы хатны укып чык. Тыңлаучыларга киләсе атнадагы хезмәт очрашуына «Күзәтү манарасы» (апрель-июнь) санын алып килергә һәм сез яшәгән җирдә урынлы булган кереш сүзләр турында фикер алышыр өчен әзерләнергә искә төшер.
10 мин. Җыелыш ихтыяҗлары.
25 мин. «Рухи яктан тукланырга һәм шатланырга мөмкинлек»c. Җыелыш сәркатибе чыгыш ясый. Җыелышыгыз нинди конгресска чакырылган икәнен искә төшер. «Өлкә конгресс белән бәйле искә төшерүләр» дигән рамканы карап чык.
Җыр: 26 (212)
28 апрель атнасы
Җыр: 12 (113)
15 мин. Белдерүләр. Вәгазьчеләрнең исләренә төшер: апрель ае өчен отчетларын бирсеннәр. «Күзәтү манарасы» (апрель-июнь) санының эчтәлеген кыскача карап чыккач, тыңлаучылардан сез яшәгән җирдә кешеләргә нинди мәкаләләр һәм ни өчен аеруча кызык булырга мөмкин икәнен сора. Алар игътибар итәргә теләгән мәкаләләргә нинди кереш сүзләр әйтергә телиләр? Сөйләшүне башлар өчен нинди сорау биреп була? Мәкаләдәге нинди шигырьне аннан соң укып була? Бу шигырь сорауга җавап бирергә ничек ярдәм итә? Тыңлаучылар китергән кереш сүзләрне яки «Патшалык хезмәтебез»дә китерелгән кереш сүзләрне кулланып, журналны ничек тәкъдим итеп була икәнен күрсәт.
10 мин. Сораулар рамкасы. Сораулар ярдәмендә фикер алышу.
20 мин. «Аннан үрнәк алыгыз»d. Бирелгән вакыт эчендә тыңлаучыларны Изге Язмалар шигырьләре буенча комментарий бирергә чакыр.
Җыр: 15 (127)
5 май атнасы
Җыр: 9 (37)
10 мин. Белдерүләр.
15 мин. Йәһвә сине беркайчан да калдырмаячак. «Күзәтү манарасы», (рус), 2005 ел, 15 октябрь, 8—11 битләргә нигезләнгән рухландыручы нотык.
20 мин. «Уңышлы вәгазьче бул»e. Өченче абзацны карап чыкканда, «Хезмәт мәктәбе» (рус) китабының «Иң яхшы нәтиҗәләргә ничек ирешеп була» дигән өстәмә исемдәге (6—8 битләр) фикерләрне әйт.
Җыр: 28 (224)
[Искәрмәләр]
a Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
b Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
c Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
d Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
e Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.