Хезмәт очрашуларының тәртибе
10 декабрь атнасы
Җыр: 5 (46)
10 мин. Белдерүләр. Сигезенче биттә күрсәтелгән яки сез яшәгән җирдә уңышлы булган кереш сүзләрне кулланып, «Күзәтү манарасы», 1 декабрь санының тәкъдим ителүен күрсәт.
20 мин. 2008 елда Теократик хезмәт мәктәбе. Мәктәп күзәтчесенең нотыгы. «Безнең Патшалык хезмәтебез» 2007 ел, октябрь санының өстәмә битеннән сезнең җыелышыгыз өчен файдалы фикерләргә басым ясап фикер алыш. Өйрәтүче нотыкларга киңәшләр бирүче кардәшнең үтәгән ролен карап чык. Бар кешеләрне үзләренә бирелгән йөкләмәләрне тырышып үтәргә, Изге Язмалардан игътибарга лаек фикерләр каралганда катнашырга һәм һәр атна «Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» дигән китаптан каралган киңәшләрне кулланырга дәртләндер.
15 мин. «Кайгыга төшкәннәрне юатыгыз»a. Сезнең территориягездә булган бер яки ике очракны сөйләп бир.
Җыр: 28 (224)
17 декабрь атнасы
Җыр: 22 (130)
10 мин. Белдерүләр. Шулай ук «Патшалык хезмәтбез»дән сайланган белдерүләр. Бөтен кешеләрне «Йәһвә Шаһитләре: яхшы хәбәрне таратыр өчен берләштерелгән» (рус) дигән фильмны карарга дәртләндер. 31 декабрь атнасының Хезмәт очрашуында бу фильм турында фикер алышу булачак.
15 мин. «Без хезмәттә ашкынучан булып калырга тиеш»b. Ашкыну белән хезмәт итүче билгеле кардәштән интервью ал. Аннан болай дип сора: хезмәттә ашкынучан булыр өчен, син нинди тырышлыклар куйдың? Сиңа ашкынучан булып калырга нәрсә ярдәм итә?
20 мин. «Хакыйкать хакында шаһитлек бирүче журналны тәкъдим ит»c. «Безнең патшалык хезмәтебез» (рус) 2006 ел, ноябрь санының 8 битендәге мәкалә буенча вәгазьчеләрне комментарийлар бирергә чакыр. Тыңлаучыларыңны «Күзәтү манарасы» 1 гыйнвар санын укырга дәртләндер. Бу журналны киләсе атнаның Хезмәт очрашуына алып килергә чакыр.
Җыр: 25 (204)
24 декабрь атнасы
Җыр: 26 (212)
10 мин. Белдерүләр. Җыелыш акчалары турындагы айлык хисапны һәм филиал алган иганәләр турындагы хатны укып чык. Гыйнвар аенда тәкъдим ителәчәк әдәбият турында әйт һәм бер тәкъдим итүне күрсәт.
15 мин. Журналны таратуга әзерлән. «Күзәтү манарасы», 1 гыйнвар журналына нигезләнгән сораулар ярдәмендә фикер алышу. Журналны кыскача карап чыгып, тыңлаучылардан шуның турында сора: безнең участокларда яшәүче кешеләр өчен нинди мәкаләләр кызык булыр һәм ни өчен? Бу журналны тәкъдим иткәндә андагы мәкаләләргә алар нинди кереш сүзләр кулланачак? Тыңлаучыларны үз фикерләрен әйтергә чакыр. Сөйләшүне башлар өчен нинди сорау биреп була? Соңрак мәкаләдән Изге Язмаларның нинди шигырен укып була? Укыган шигырьне мәкалә белән ничек бәйләргә? «Безнең патшалык хезмәтебез»дән алынган яки тыңлаучылар тәкъдим иткән кереш сүзләрне кулланып, журналның тәкъдим ителүен күрсәт.
20 мин. «Изге Язмалар өйрәнүен алып баруны үзеңә максат итеп куй»d. Күптән түгел генә Изге Язмалар өйрәнүен башлаган бер яисә ике кардәштән интервью ал. Алар бу өйрәнүне ничек башлаган? Хәзер өйрәнү ничек үтә?
Җыр: 27 (221)
31 декабрь атнасы
Җыр: 19 (164)
5 мин. Белдерүләр. Вәгазьчеләрнең исләренә төшер: декабрь ае өчен отчетларын бирсеннәр.
15 мин. Аллаһыга тугрылык — дәртләндерүче көч. «Өйрәнү өчен мәкаләләр» (br2-U, 31, 32 бит.) дигән брошюрага нигезләнгән рухландыручы нотык.
25 мин. «Кешелек тарихында иң зур вәгазь кампаниясе!»e. Тыңлаучылар «Йәһвә Шаһитләре: яхшы хәбәрне таратыр өчен берләштерелгән» дигән видеофильмны туганнарына, таныш кешеләренә, кабат килеп-киткәндә һәм Изге Язмалар өйрәнүчеләренә күрсәткәч, бу кешеләрнең фильмны уңай яктан бәяләп әйткән сүзләре турында комментарий бирсеннәр.
Җыр: 12 (113)
7 гыйнвар атнасы
Җыр: 2 (15)
10 мин. Белдерүләр.
15 мин. Җыелыш ихтыяҗлары.
20 мин. «Йәһвә Шаһитләренең өлкә конгрессы, 2008 ел»f. Бу пункт белән җыелышның сәркатибе чыгыш ясый. «Патшалык хезмәтебез»нең өстәмә битен тикшерер алдыннан конгресска билгеләнү турындагы хатны укып чык (2007 ел, 15 декабрь). Конгресска алдан ук әзерләнә башлаганнары өчен барысына рәхмәтләреңне белдер.
Җыр: 3 (32)
[Искәмәләр]
a Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
b Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
c Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
d Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
e Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
f Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.