Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2007 ел, 31 декабрь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 5 ноябрь атнасыннан алып 31 декабрь атнасына кадәр үткән материал буенча 30 минутлык кабатлау үткәрәчәк.
ДӘРЕС
1. Йомгаклау уңышлы булсын өчен нәрсәне истә тотарга кирәк? [be-U 220 б., 4 абз.— 221 б., 3 абз.].
2. Вәгазьләгәндә дөрес һәм төгәл мәгълүматны кулланыр өчен нәрсә эшләргә [be-U 223 б., 2—4 абз.].
3. Җыелыш очрашуларындагы чыгышлар турында әйткәндә, без җыелышның «хакыйкатьнең терәге һәм нигезе» буларак роленә тирән хөрмәт ничек күрсәтә алабыз? (1 Тим. 3:15) [be-U 224 б., 1—4 абз.].
4. Ни өчен мәгълүматның ышанычлылыгын тикшерү мөһим һәм ничек моны эшләргә? [be-U 225 б., 1, 2 абз.].
5. Башкалар материалны җиңел аңласын өчен ничек чыгыш ясарга? [be-U 226 б., 3 абз.—227 б., 1 абз.].
БЕРЕНЧЕ ЙӨКЛӘМӘ
6. Ни өчен Юныс китабының дөреслегенә шикләр юк? [bsi07-U 18 б., 3 абз.].
7. Михей пәйгамбәрлеге Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге Аллаһы Патшалыгының килүе турында нәрсә ачыклый? [bsi07-U 21 б., 18 абз.].
8. Аввакум китабының Аллаһы тарафыннан рухландырылган булуын нәрсә исбат итә? [bsi07-U 24 б., 4 абз.].
9. Б. э. к. 520 елларда яһүдләр әле үзләренең әсирлектән кайту максатын үтәмәгәннәр. Ни өчен алай дип әйтеп була? (Агг. 1:4) [bsi07-U 27 б., 3 абз.].
10. Зәкәрия нинди бөек көн турында күп тапкыр әйтеп китә? [bsi07-U 30 б., 26 абз.].
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ҺӘР АТНА УКУ
11. Йоилнең бөҗәкләр һөҗүме турындагы пәйгамбәрлеге беренче гасырда ничек үтәлгән һәм безнең көннәрдә ничек үтәлә? (Йоил 2:1—10, 28) [w07 1.11 «Йәһвә сүзе тере. Йоил һәм Амос китапларыннан игътибарга лаек фикерләр»].
12. «Өлгергән җимешләр белән кәрзин» нәрсә символлаштырган? (Амос 8:1, 2) [w07 1.11 «Йәһвә сүзе тере. Йоил һәм Амос китапларыннан игътибарга лаек фикерләр»].
13. Йәһвә нинди мәгънәдә Ниневәдә яшәүчеләрне «кызганды һәм җибәрергә әйткән бәла-казасын җибәрмәде», һәм бу безгә ничек тәэсир итәргә тиеш? (Юныс 3:10) [w03 1.10 15, 16].
14. Йәһвә Аллаһы исеме хакына йөрү нәрсә аңлата? (Михей 4:5) [w03 1.11 14, 15 19 абз.].
15. Йәһвә безнең көннәрдә үз «гыйбадәтханәсенә» тикшерү үткәрер өчен кайчан һәм ничек килгән? (Мал. 3:1—3) [re-U 32 б., рамка; jd-Е 179 б., 3 абз.—181 б., 6 абз.].