Хезмәт очрашуларының тәртибе
10 сентябрь атнасы
10 мин. Белдерүләр. Шулай ук «Патшалык хезмәтебез»дән сайланган белдерүләр. Дүртенче биттә күрсәтелгән кереш сүзләрне кулланып яки сез яшәгән җирдә уңышлы булган башка кереш сүзләрне кулланып, «Күзәтү манарасы» журналының 1 сентябрь санын тәкъдим итүне күрсәт.
15 мин. «Сораулар рамкасы». Өлкән сораулар ярдәмендә тыңлаучылар белән фикер алышу үткәрә. Бирелгән вакыт эчендә Изге Язмалар шигырьләрен укы һәм фикер алышыгыз.
20 мин. «Гайсә Мәсихтән үрнәк алыгыз»a. Тыңлаучыларны башка кешеләрнең яхшы үрнәге аларга ничек тәэсир иткәне турында сөйләп бирергә чакыр.
17 сентябрь атнасы
10 мин. Белдерүләр.
15 мин. Үткән хезмәт елына нәтиҗә. Хезмәт күзәтчесе үткән хезмәт елына нәтиҗә ясый һәм хезмәттәге уңышларга басым ясый. Эчкерсез макта. Киләсе хезмәт елында игътибар бирергә кирәк булган бер-ике якны әйтеп кит. Пионерлар хезмәте турында әйт, аларны тырыш хезмәтләре өчен макта. Актив булмаган кардәшләргә булышу программасы китергән нәтиҗәләр турында әйт.
20 мин. Берләшкән кардәшлек. «Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган» дигән китапның 16 нчы бүлегенә нигезләнгән нотык һәм сораулар ярдәмендә фикер алышу.
24 сентябрь атнасы
10 мин. Белдерүләр. Җыелыш акчалары турында айлык хисапны һәм филиал алган иганәләр турындагы хатны укып чык.
15 мин.Җыелыш ихтыяҗлары.
20 мин. Октябрьдә өйрәнүләр башлар өчен «Сез Изге Язмаларны яхшырак белергә теләр идегезме?» дигән трактатны кулланыгыз. Октябрьдә без «Күзәтү манарасы» журналын тәкъдим итәбез. Кеше кызыксынса, бу трактатны кулланып өйрәнү башлап була. Мөмкин булса, һәрбер кешегә трактат бирегез. Шуннан соң трактат эчтәлеген кыска гына карап чык. Аңлатып бир: трактатны кеше белән тулысынча яки аның өлешен генә карап чыгып була, моны беренче килүдә яки кабат килеп-киткәндә эшләп була. Дүртенче биттә күрсәтелгән кереш сүзләрне кулланып яки сез яшәгән җирдә уңышлы булган башка сүзләрне кулланып, «Күзәтү манарасы», 1 октябрь санын тәкъдим итүне күрсәт: 1) Вәгазьче журнал тәкъдим итә, әмма йорт хуҗасы алмый. Вәгазьче трактат калдыра. 2) Вәгазьче журнал тәкъдим итә һәм йорт хуҗасы ала. Шуннан соң вәгазьче аңа трактат бирә, 5 битне карап чыга һәм 6 нчы биткә, «Хак тәгълиматлар» китабы тәкъдим ителгән урынга игътибар итә. Вәгазьче икенче килүдә шул китапны алып килергә тәкъдим итә.
1 октябрь атнасы
10 мин. Белдерүләр. Вәгазьчеләрнең исләренә төшер: сентябрь ае өчен отчетларны бирсеннәр.
15 мин. Филиал хаты. «Патшалык хезмәтебез»нең беренче битендә китерелгән хатка нигезләнгән нотык һәм фикер алышу. Вәгазьчеләр «Мәсих артыннан барыгыз!» дигән өлкә конгрессына чакырулар таратканда булган очракларны сөйләп бирсеннәр.
20 мин. «Хезмәтебездә тагын да зуррак тырышлыклар куябыз»b. Хезмәтләрендә тагы да зуррак тырышлыклар куярга тырышкан кардәшләрне комментарий бирергә дәртләндер. Алар хезмәтләрен киңәйтер өчен нәрсә эшлиләр? Моны сөйләп бирсеннәр. Бер-ике комментарийны алдан әзерләп була.
[Искәрмәләр]
a Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.
b Кереш сүзләрең бер минуттан артык булмасын. Шуннан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу үткәр.