«Бөек Остаздан өйрән» дигән китапны өйрәнер өчен сораулар
Китапны өйрәнер өчен күрсәтмәләр
Бу китапны өйрәнү уңышлырак үтсен өчен, һәр бүлекнең, шул исәптән кереш сүзләренең, абзацларына номер куеп чык. Бүлекнең бар абзацлары бергәләп укылырга тиеш. Бүлек азагындагы Изге Язмаларның шигырьләре, урынлы булса, өйрәнү вакытында каралырга тиеш.
Китап Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү вакытында каралса, бер атнада бер бүлекне үтәргә кирәк. Китапның кереш сүзләре аерым бер бүлек кебек каралсын. Китапны 49 атна эчендә үтәчәкбез.
32 нче бүлек 1—9 нчы абзацлар
1. Йәһвәнең кош балаларын яклаганы нәрсәдән күренә?
2. Гайсә кайчан яклауга аеруча мохтаҗ булган, һәм кемнән аңа сакланырга кирәк булган?
3. Йәһвә үз Улын ничек яклаган?
10—13 нче абзацлар
4. Бүген сабый Гайсәгә кем охшаш, һәм ни өчен аларны якларга кирәк?
5. Шайтан белән җеннәр кечкенә балаларга зыян китерер өчен нәрсә эшли?
6. Җенси мөнәсәбәтләргә кем генә керә ала, һәм Аллаһы нинди җенси мөнәсәбәтләргә керүне тыя?
14—17 нче абзацлар
7. Балалар белән якынлык кылырга кем тели, һәм алар балаларны моңа этәрер өчен нәрсә эшли?
8. Балалар әхлаксызлык кылган кешеләрдән ничек саклана ала?
9. Әти-әниләр, үз балаларын яклар өчен, нәрсә эшли ала?
33 нче бүлек 1—8 нче абзацлар
1. Күп кеше Гайсәне ничек күз алдына китерә, әмма ул чынында нинди роль үти?
2. Гайсә, шәкертләре белән көймәдә булганда, зур көче бар икәнен ничек күрсәткән?
3. Ни өчен Гайсә шәкертләре куркырга тиеш булмаган?
9—14 нче абзацлар
4. Диңгездә икенче бер очракта давыл купкач, нәрсә булган?
5. Ни өчен Гайсә ул вакытта андый гаҗәеп могҗизалар эшләгән?
15—16 нчы абзацлар
6. Гайсә бүген үз көч-куәтен ничек куллана?
7. Киләчәктә нинди могҗизалар булачак?
34 нче бүлек 1—4 нче абзацлар
1. Без кеше үлгәч аның белән нәрсә булганын кайдан белә алабыз?
2. Гайсәнең Лазар турындагы сүзләре үлем турында нәрсәне ачыклый?
5—10 нчы абзацлар
3. Гайсә Лазарның мәете күмелгән мәгарә янына килеп нәрсә эшли?
4. Гайсә: «Лазар чык»,— дип кычкырганнан соң нәрсә булган?
11—16 нчы абзацлар
5. Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?
6. Лазарның җаны күккә китмәгәнен без кайдан беләбез?
7. Кеше үлгәч, аның тулысынча яшәүдән туктаганын без кайдан беләбез?
17—19 нчы абзацлар
8. Синең якларыңда кешеләр үлеләр турында нәрсәгә өйрәтә?
9. Ни өчен Лазар турындагы хәбәр безгә үлеләрдән курыкмаска булыша?
35 нче бүлек 1—14 нче абзацлар
1. Йәһвәнең үлеләрне терелтергә теләгәнен һәм Гайсәнең дә шундый ук теләге бар икәнен без кайдан беләбез?
2. Гайсә туганчы күп гасырлар алдан ике баланың ничек терелтелгәне турында сөйлә.
3. Ни өчен без Йәһвәнең безне үлемебездән дә онытмаячагына ышана алабыз?
5—11 нче абзацлар
4. Яһир кызы белән нәрсә булган, һәм Гайсә аның өчен нәрсә эшләгән?
5. Изге Язмалардагы бу өзектән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
12—18 нче абзацлар
6. Гайсәнең тол хатынның улын терелткәне аның үлеләрне терелтергә теләгәнен ничек күрсәтә?
7. Терелтелгән егетнең әнисе нинди хисләр кичергәндер, һәм башка кешеләр аның хисләрен кайчан уртаклашыр?
36 нчы бүлек 1—6 нчы абзацлар
1. Изге Язмаларда язылган терелтү очраклары нәрсәгә ышандыра?
2. Ни өчен тәкъва булмаган кешеләр дә терелтеләчәк, һәм алар кайда яшәячәк?
3. Кешеләр җирдә яшәр өчен кайчан терелтеләчәк, һәм бу вакытта нәрсә булачак?
7—11 нче абзацлар
4. Гайсәнең җинаятьчегә биргән: «Минем белән бергә Оҗмахта булачаксың»,— дигән вәгъдәсеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?
5. Нинди мәгънәдә Гайсә җинаятьче белән бергә Оҗмахта булачак?
6. Ни өчен Гайсә элекке җинаятьчегә Оҗмахта яшәргә рөхсәт итәчәк?
12—17 нче абзацлар
7. Үледән терелтелгәннәрнең кайберләре җирдә яшәмәячәген без кайдан беләбез?
8. «Беренче терелүдә катнашучыларның» саны нинди булачак, һәм алар нәрсә эшләячәк?
9. Ни өчен җирдәге Оҗмахта тормыш рәхәт булачак?
37 нче бүлек 1—7 нче абзацлар
1. Аллаһы безгә нинди искиткеч бүләк биргән?
2. Ни өчен һәрбер кешегә яңа ата кирәк?
3. Ничек Гайсә безнең әтиебез һәм Коткаручыбыз була ала?
4. Йолым нәрсә ул, һәм ни өчен без аңа мохтаҗ?
8—15 нче абзацлар
5. Җирдә яшәвенең соңгы төнен Гайсә үз шәкертләре белән бергә нинди бәйрәм үткәргән?
6. Гайсә Пасах бәйрәмен нинди бәйрәмгә алмаштырган?
7. Шул бәйрәмдә Гайсә нәрсәләр кулланган, һәм алар нәрсәләрнең символлары булган?
8. Яңа үткәрелә башланган бәйрәм безгә нәрсәне истә тотарга булыша?
16—18 нче абзацлар
9. Искә алу кичәсе вакытында без нәрсә турында уйланырга тиеш?
10. Кичәдә кем генә икмәк ашый һәм шәраб эчә ала, һәм ни өчен?
11. Ни өчен икмәк белән шәрабтан авыз итмәгән кешеләр дә Кичәгә килергә тиеш?
38 нче бүлек 1—5 нче абзацлар
1. Гайсә Мәсих безне нәрсәдән коткара?
2. Гайсә кем өчен үлгән?
3. Аллаһы кешеләргә карата нинди хисләр кичерә?
6—12 нче абзацлар
4. Кулга алынган төнне Гайсә нәрсә кичергән?
5. Киләсе көнне нәрсә булганын сөйләп бир.
6. Гайсә Адәмнән нәрсә белән аерылып торган?
13—16 нчы абзацлар
7. Паул Мәсихнең үзен яратуы өчен рәхмәтле булганын ничек күрсәткән?
8. Мәсихне яратыр өчен нинди мөһим сәбәп бар?
9. Мәсихне сөендереп яшәвебез нәрсәдән күренергә мөмкин?
39 нчы бүлек 1—4 нче абзацлар
1. Гайсәнең үтерелүен күргәч, Йәһвә нинди хисләр кичергәндер?
2. Гайсә нәрсәне төгәл белгән?
3. Терелтелгәнче Гайсә кайда булган, һәм күпме вакыт үл үле хәлендә булган?
5—13 нче абзацлар
4. Гайсә үлгән көнне — җомга көнне — нәрсә булганын сөйләп бир.
5. Терелтелгәч Гайсәнең тәне нинди булган, һәм башка кешеләр аны ничек күрә алган?
6. Гайсә терелгән көнне — якшәмбе көнне — нинди вакыйгалар булган?
14—17 нче абзацлар
7. Күпме вакыт дәвамында Гайсә төрле тәннәрдә килеп күренгән, һәм аннан соң нәрсә булган?
8. Дөньяви кешеләр Гайсәнең терелүе турында нәрсә уйлый, һәм ничек без Гайсәнең беренче шәкертләре кебек була алабыз?
40 нчы бүлек 1—3 нче абзацлар
1. Аллаһы безнең нинди булуыбызны теләми, ләкин без аның өчен нәрсә эшли алабыз?
2. Ни өчен Аллаһы безне ул теләгәнне генә эшләгән роботлар итеп барлыкка китермәгән?
4—7 нче абзацлар
3. Без Аллаһыга буйсынганда, ул нинди хисләр кичерә?
4. Ни өчен безнең кемгә хезмәт итәргә карар итүебез Йәһвәне дә, Шайтанны да кызыксындыра?
8—15 нче абзацлар
5. Шайтан Әюбкә каршы нәрсә эшләгән?
6. Әюб тугры калганда, Йәһвә нинди хисләр кичергән?
7. Гайсә безгә нинди үрнәк калдырган, һәм без аңардан нинди үрнәк ала алабыз?
41 нче бүлек 1—7 нче абзацлар
1. Ни өчен Гайсәнең әти-әниләре бер тапкыр аның өчен аеруча борчылган?
2. Гайсә бала чакта әти-әнисен һәм Аллаһыны ничек сөендергән?
8—12 нче абзацлар
3. Бүгенге балалар, Аллаһыны сөендерер өчен, нәрсә эшли ала?
4. Аллаһы хезмәтчеләрен нәрсәгә карап танып була?
13—18 нче абзацлар
5. Тимутинең үрнәге яшьләргә ничек булыша ала?
6. Кечкенә исраилле кызның үрнәгеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
7. Яшьләргә үзләренә нинди максат куярга кирәк?
42 нче бүлек 1—6 нчы абзацлар
1. Ял итү начар түгел икәнен без кайдан беләбез?
2. Изге Язмалардан күренгәнчә, Гайсә нинди һөнәргә өйрәнгән? Ничек уйлыйсыз, ул бу эштә оста булганмы?
3. Ни өчен Гайсәгә эшләү файдалы булган, һәм ни өчен безгә дә эшләү файдалы?
7—13 нче абзацлар
4. Ни өчен Гайсә бәхетле кеше булган?
5. Җирдә яшәгәндә, Гайсә нинди махсус эш белән шөгыльләнгән һәм бу эшкә ничек караган?
6. Бүгенге балалар нинди эшләр башкара ала, һәм ни өчен аларның хезмәтләре бөтен гаиләгә файда китерә?
14—16 нчы абзацлар
7. Ни өчен мәктәптә бирелгән өй эшен әзерләү мөһим?
8. Ни өчен без эштән качарга тиеш түгел?
9. Эш турында әйткәндә, безгә үзебезгә нинди мөһим сораулар бирү мөһим?
43 нче бүлек 1—7 нче абзацлар
1. Без Гайсәнең туган энеләре һәм сеңелләре турында нәрсә беләбез?
2. Гайсә кемне минем әнием һәм минем энеләрем дип атаган, һәм аның нәрсә әйтәсе килгән?
3. Гайсәнең энеләре башта аңа, бәлки, ничек караган?
8—14 нче абзацлар
4. Изге Язмаларда үз туган абыйларын яратмаган нинди кешеләрнең мисаллары китерелә?
5. Һабил һәм Кабилдән нинди сабак алып була?
15—18 нче абзацлар
6. Ярату нәрсә ул, һәм ни өчен ярату күрсәтү мөһим?
7. Кардәшләребезне яратканыбызны ничек күрсәтеп була?
44 нче бүлек 1—5 нче абзацлар
1. Ибраһим Аллаһы дусты булган кебек, без дә Аллаһы дусты ничек була алабыз?
2. Гайсә нинди кешеләр белән дуслашкан?
3. Гайсәнең иң якын дуслары кем булган?
6—10 нчы абзацлар
4. Ни өчен Гайсә һәртөрле кеше янына йөргән?
5. Заккай кем ул, һәм ничек ул Гайсәнең дусты булып киткән?
11—15 нче абзацлар
6. Ни өчен без дусларыбыз булмаган кешеләр янына барырбыз?
7. Без кем белән генә якын дуслаша алабыз?
8. Кешенең яхшы дус булуы-булмавы нәрсәдән күренә?
9. Дусларыбыз тормышыбызга ничек тәэсир итәргә мөмкин?
45 нче бүлек 1—8 нче абзацлар
1. Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул, һәм без аның Патшасы турында нәрсә беләбез?
2. Нинди мәгънәдә Патшалык Гайсә заманында якынлашкан?
3. Гайсә җирдә нинди мөһим эш башкарган, һәм кем аңа ярдәм иткән?
9—14 нче абзацлар
4. Кем Гайсәнең Патша булуын теләгән, ә кем теләмәгән?
5. Кем Гайсәне үтерергә теләгән? Алар кешеләрне Гайсәгә каршы ничек котырткан?
6. Бүген дә кешеләр Гайсәгә ничек карый?
15—20 нче абзацлар
7. Аллаһы яратканыбызны без ничек күрсәтә алабыз?
8. Гайсә суга чумдырылып нәрсә күрсәткән, һәм Аллаһының аны хуплаганы нәрсәдән күренгән?
9. Ни өчен безгә суга чумдырылырга кирәк, һәм шуннан соң безгә нинди мөһим эш башкаруыбызны дәвам итәргә кирәк?
46 нчы бүлек 1—11 нче абзацлар
1. Изге Язмалардагы «бу дөнья үтеп китә» дигән сүзләр нәрсә аңлата?
2. Туфан килер алдыннан кешеләр нинди эшләр кылып торган, һәм ни өчен, Гайсәнең сүзләре буенча, бу очрак безнең өчен сабак булырга тиеш?
3. Аллаһы Нухка нәрсә эшләргә кушкан, һәм, Туфан башлангач, нәрсә булган?
12—19 нчы абзацлар
4. Туфанга кадәр яшәгән кешеләрнең тәртипләреннән нинди сабак алып була?
5. Аллаһы явыз кешеләрне ничек юк итәчәк, һәм ни өчен ул моны эшләячәк?
6. Армагеддон нәрсә ул, һәм кем аны алып барачак?
47 нче бүлек 1—11 нче абзацлар
1. Гайсәнең кайтканын һәм күктә идарә итә башлаганын кешеләр ничек белә алган?
2. Гайсә, инҗир агачы турында мисал китереп, нинди сабак биргән?
3. Гайсә биргән һәм бүгенге көндә үтәлә торган билгенең өлешләре нинди?
12—16 нчы абзацлар
4. Гайсә биргән билгенең мәгънәсе нинди?
5. Кыш көне афәттән качып котылу турында әйткәндә, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән?
48 нче бүлек 1—8 нче абзацлар
1. «Яңа күкләр» һәм «яңа җир» нәрсә аңлата?
2. Шигырьләр белән рәсемнәр ярдәмендә яңа дөньяда булачак тормышны сурәтләп бир.
9—15 нче абзацлар
3. Ни өчен мәңге яшәр өчен, безгә Изге Язмалардан беләм алу мөһим?
4. Аллаһының яңа дөньясында яшәргә теләсәк, безгә белем алудан тыш тагын нәрсә эшләргә кирәк?
5. Бу китап безгә мәңге яшәргә ничек булыша ала?