ДӨНЬЯГА КҮЗ САЛАБЫЗ
Игътибар үзәгендә — Көньяк Һәм Төньяк Америка
Көнбатыш ярымшардагы яңалыклар Изге Язмалардагы мәңгелек зирәклекнең кыйммәтлеген күрсәтә.
Стрессны ничек киметергә?
Ванкуверда (Канада) үткәрелгән тикшеренү буенча, кешеләр, электрон почталарын еш тикшерер урынына моны көненә өч мәртәбә генә эшләсә, стрессны киметә ала. Бу тикшеренүне алып барган Костадин Кушлев, аның нәтиҗәләрен күздә тотып, болай ди: «Кешеләргә электрон почталарын тикшерү вәсвәсәсенә каршы тору авыр, шулай да моны эшләү аларның стрессларын киметер».
УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: Без «аеруча авыр вакытларда» яшибез, шуңа күрә без стрессны киметү юлларын эзләргә тиеш түгелме? (2 Тимутигә 3:1)
Балык саны элекке хәленә кайта
Табигатьне саклау җәмгыятенә бирелгән бер отчет буенча, Белизда һәм Кариб диңгезенең башка өлкәләрендә «тыюлыкларда моллюсклар, омарлар һәм балыклар саны үсеше очраклары күзәтелгән булган». Анда болай да диелә: «Тотыла торган төрләрнең саны тыюлыкларда, балык тоту урыннарыннан аермалы буларак, 1—6 ел эчендә элекке хәленә кайтырга мөмкин, ә бар төрләрнең тулысынча үз хәленә кайтуы өчен дистәләгән еллар кирәк булыр». Табигатьне саклау җәмгыятенең программа җитәкчесе Джанет Гибсон Белиз турында болай дигән: «Тыюлыклар илнең балыкчылык эшенә булыша ала һәм биотөрләрне тулыландырырга ярдәм итә ала».
УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: Табигатьтәге хайван төрләренең элекке хәленә кайту сәләте зирәк Барлыкка Китерүченең барлыгын ачык күрсәтмиме? (Зәбур 104:24, 25)
Бразилиядә көч куллану
Бразилиянең агентлыгы мәгълүматы буенча, Бразилиядә көч куллану арта бара («Agência Brasil»). Анда 2012 елны кеше үтерү саны 56 000 нән арткан булган; бу — дөнья буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы теркәгән иң югары сан. Иҗтимагый куркынычсызлык белгече Луис Сапори уйлавынча, көч куллануның үсеше әхлак таркалуын белдерә. Кешеләр җәмгыять кануннарына хөрмәт югалткан икән, «алар үз мәнфәгатьләрен өстен куеп, ерткычларча көч куллана башлый»,— дип әйткән ул.
СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ? Изге Язмаларда «күпләрнең мәхәббәте суыначак» һәм канунсызлык үсәчәк вакыт турында алдан әйтелгән булган (Маттай 24:3, 12).