Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Ишмуил 19
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Ишмуил эчтәлек

      • Шаул һаман Давытны нәфрәт итә (1—13)

      • Давыт Шаулдан котыла (14—24)

1 Ишмуил 19:1

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 18:9; Гс 27:4

1 Ишмуил 19:2

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 18:1; Гс 18:24

1 Ишмуил 19:3

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 20:9, 13; Гс 17:17

1 Ишмуил 19:4

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 22:14

1 Ишмуил 19:5

Искәрмәләр

  • *

    Яки «үз җанын учына салып».

  • *

    Яки «коткару».

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 17:49
  • +1Иш 20:32

1 Ишмуил 19:7

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 16:21; 18:2, 13

1 Ишмуил 19:9

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 16:14
  • +1Иш 18:10, 11

1 Ишмуил 19:11

Кисешкән урыннар

  • +Зб 59:башлангыч сүзе; 59:3

1 Ишмуил 19:13

Искәрмәләр

  • *

    Сүзлекне к.

1 Ишмуил 19:15

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 18:9

1 Ишмуил 19:17

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 18:29

1 Ишмуил 19:18

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 7:15, 17
  • +1Иш 20:1

1 Ишмуил 19:20

Искәрмәләр

  • *

    Бу сүзләр пәйгамбәрләрнең кайчак сәер итеп сөйләшкәннәрен я үзләрен сәер тотканнарын күрсәтә. Аларны күргән кеше кайвакыт аларның тотышын аңлап бетермәгән. Кемгәдер пәйгамбәрләр хәтта акылдан шашкан кебек тоелгандыр.

1 Ишмуил 19:22

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 19:18

1 Ишмуил 19:24

Искәрмәләр

  • *

    Бу сүзләр пәйгамбәрләрнең кайчак сәер итеп сөйләшкәннәрен я үзләрен сәер тотканнарын күрсәтә. Аларны күргән кеше кайвакыт аларның тотышын аңлап бетермәгән. Кемгәдер пәйгамбәрләр хәтта акылдан шашкан кебек тоелгандыр.

  • *

    Яки «өс киемсез».

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 10:11

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

1 Иш. 19:11Иш 18:9; Гс 27:4
1 Иш. 19:21Иш 18:1; Гс 18:24
1 Иш. 19:31Иш 20:9, 13; Гс 17:17
1 Иш. 19:41Иш 22:14
1 Иш. 19:51Иш 17:49
1 Иш. 19:51Иш 20:32
1 Иш. 19:71Иш 16:21; 18:2, 13
1 Иш. 19:91Иш 16:14
1 Иш. 19:91Иш 18:10, 11
1 Иш. 19:11Зб 59:башлангыч сүзе; 59:3
1 Иш. 19:151Иш 18:9
1 Иш. 19:171Иш 18:29
1 Иш. 19:181Иш 7:15, 17
1 Иш. 19:181Иш 20:1
1 Иш. 19:221Иш 19:18
1 Иш. 19:241Иш 10:11
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
1 Ишмуил 19:1–24

1 Ишмуил

19 Бервакыт Шау́л үзенең улы Йонафанга һәм барлык хезмәтчеләренә Давытны үтерү нияте турында әйтте.+ 2 Аның улы Йонафа́н, Давытны бик нык яратканга,+ Давытка болай диде: «Әтием сине үтермәкче була. Зинһар, иртәгә иртән сак бул һәм яшерен урынга качып, шунда кал. 3 Мин әтием белән син яшеренгән кырга чыгып, аның белән синең турында сөйләшермен. Берәр нәрсә белсәм, һичшиксез, сиңа сөйләп бирермен».+

4 Йонафан әтисе Шаулга Давыт турында яхшы сүзләр сөйләде.+ Ул аңа болай диде: «Патша үз хезмәтчесе Давытка каршы гөнаһ кылмасын иде. Ул бит сиңа каршы гөнаһ кылмады, ә бар эшләре сиңа файда гына китерде. 5 Ул, үз гомерен куркыныч астына куеп,* теге филистилене үтерде.+ Аның аша Йәһвә бөтен Исраилгә бөек җиңү* китерде. Син үзең моны күреп, шатландың бит. Алайса, ник Давытны бер сәбәпсез үтереп, гаепсез кеше канын түгәргә соң?»+ 6 Шаул Йонафанның сүзенә колак салды һәм: «Йәһвә белән ант итәм, мин аны үтермәм»,— дип әйтте. 7 Аннары Йонафан Давытны чакырды да аңа моның барысы турында сөйләп бирде. Йонафан Давытны Шаул янына китерде, һәм тегесе аңа элеккегечә хезмәт итә башлады.+

8 Вакыт узу белән кабат сугыш башланды. Давыт, филистилеләр белән сугышып, күпләрне кырып салды, һәм филистилеләр аңардан качты.

9 Бер көнне Шаул үз өендә сөңгесен тотып утырганда, аны Йәһвә юл куйган яман рух биләп алды.+ Давыт исә арфа уйнап утыра иде.+ 10 Шаул, Давытны сөңге белән стенага кадап үтермәкче булып, аңа сөңгесен атып җибәрде, әмма тегесе читкә тайпылды, һәм сөңге стенага килеп кадалды. Ул төнне Давыт качып котылды. 11 Аннан соң Шаул, Давытның йортына үз кешеләрен җибәреп, аны сагаларга һәм иртән үтерергә кушты.+ Ләкин Давытның хатыны Милхәлә́ аңа: «Бүген төнлә качып котылмасаң, иртәгә сине үтерәчәкләр»,— диде. 12 Милхәлә шунда ук, Давыт качып котылсын өчен, аңа тәрәзәдән төшәргә булышты. 13 Аннары Милхәлә гаилә потын* алып ятакка куйды, ә башы урынына кәҗә йоныннан бәйләнгән челтәр салды һәм аны кием белән каплады.

14 Шаул үз кешеләрен Давытны тотарга җибәргәч, Милхәлә: «Ул авырый»,— дип әйтте. 15 Шунда Шаул, Давытны үзләре күрсеннәр дип, кабат кешеләрен җибәреп, аларга: «Аны яныма ятагы белән китерегез, мин аны үтерәм»+,— диде. 16 Тегеләре килеп карасалар, ятакта — пот, ә башы урынында — кәҗә йоныннан бәйләнгән челтәр. 17 Шаул Милхәләдән: «Ник син мине алдадың? Ник дошманымны+ җибәрдең?» — дип сорады. «Ул миңа: „Җибәр мине, юкса үтерәм!“ — дип янаган иде»,— дип җавап кайтарды Милхәлә.

18 Шулай итеп, Давыт качып котылды һәм Рамага+ Ишмуил янына килде. Давыт аңа Шаулның үзенә нәрсәләр кылганын сөйләп бирде. Аннары алар Ишмуи́л белән Найотка+ килеп, шунда тукталдылар. 19 Вакыт узу белән Шаулга: «Давыт Рамадагы Найотта»,— дигән хәбәр җиткерделәр. 20 Шаул шунда ук, Давытны тотарга дип, кешеләрен җибәрде. Алар өлкән пәйгамбәрләрнең пәйгамбәрлек итүләрен һәм аларның җитәкчелегендә торган Ишмуилны күргәч, өсләренә Аллаһы рухы иңде, һәм алар да үзләрен пәйгамбәрләрдәй тота башлады.*

21 Шаул, бу хакта ишеткәч, бүтән кешеләрен җибәрде, әмма алар да үзләрен пәйгамбәрләрдәй тота башлады. Шунда Шаул тагын кешеләр, өченче төркемне җибәрде, ләкин алар да үзләрен пәйгамбәрләрдәй тота башлады. 22 Ахыр чиктә, ул да Рамага китте. Сакудагы зур сулык янына килеп җиткәч, Шаул: «Ишмуил белән Давыт кайда?» — дип сорады. Аңа: «Рамадагы Найотта»+,— дип җавап бирделәр. 23 Шуннан ул Рамадагы Найотка юл тотты. Юлда аңа да Аллаһы рухы иңде, һәм ул Рамадагы Найотка килеп җиткәнче үзен пәйгамбәрдәй тотты. 24 Шаул, киемнәрен салып, Ишмуил алдында үзен пәйгамбәрдәй тотты* һәм көнозын, төнозын шунда шәрә килеш* ятты. Шуңа күрә: «Шаул да пәйгамбәрмени?»+ — дигән сүзләр әйтем булып телгә кереп китте.

Татар телендә басмалар (1993—2026)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу