Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Ишмуил 13
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Ишмуил эчтәлек

      • Шаул гаскәр җыя (1—4)

      • Шаул үзбелдегенчә эш итә (5—9)

      • Ишмуил Шаулны шелтәли (10—14)

      • Исраилдә сугыш корал-яраклары юк (15—23)

1 Ишмуил 13:1

Искәрмәләр

  • *

    Евр. текстында яше күрсәтелмәгән.

Кисешкән урыннар

  • +Рс 13:21

1 Ишмуил 13:2

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 18:1; 2Иш 1:4; 21:7
  • +Йш 18:28; 1Иш 10:26

1 Ишмуил 13:3

Кисешкән урыннар

  • +Йш 13:2, 3; 1Иш 9:16
  • +Йш 21:8, 17
  • +Хк 3:26, 27; 6:34; 2Иш 2:28

1 Ишмуил 13:4

Кисешкән урыннар

  • +Йш 5:9; 1Иш 11:14

1 Ишмуил 13:5

Кисешкән урыннар

  • +Кн 20:1
  • +Йш 7:2; 18:11, 12; 1Иш 14:23

1 Ишмуил 13:6

Искәрмәләр

  • *

    Яки «идән асларына».

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 14:11

1 Ишмуил 13:7

Кисешкән урыннар

  • +Сн 32:1, 33; Йш 13:24, 25

1 Ишмуил 13:9

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 15:22, 23

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    1/2017, 17 б.

1 Ишмуил 13:11

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 13:6, 8
  • +1Иш 13:5

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.10.2000, 23 б.

1 Ишмуил 13:12

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.10.2000, 23 б.

1 Ишмуил 13:13

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 15:11

1 Ишмуил 13:14

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 15:28
  • +1Иш 16:1; 2Иш 7:15; Зб 78:70; Рс 13:22
  • +Яр 49:10; 2Иш 5:2; 7:8; 1Ел 28:4
  • +Гс 11:2

1 Ишмуил 13:15

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 13:7; 14:2

1 Ишмуил 13:16

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 13:3
  • +1Иш 13:2

1 Ишмуил 13:18

Кисешкән урыннар

  • +Йш 10:11

1 Ишмуил 13:21

Искәрмәләр

  • *

    1 пим — як. 8 г көмеш. Ә14 кушымт. к.

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Саф гыйбадәт», 75 б.

    «Изге Язмалар», 1830 б.

1 Ишмуил 13:22

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 17:47, 50

1 Ишмуил 13:23

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 13:2; 14:4, 5

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

1 Иш. 13:1Рс 13:21
1 Иш. 13:21Иш 18:1; 2Иш 1:4; 21:7
1 Иш. 13:2Йш 18:28; 1Иш 10:26
1 Иш. 13:3Йш 13:2, 3; 1Иш 9:16
1 Иш. 13:3Йш 21:8, 17
1 Иш. 13:3Хк 3:26, 27; 6:34; 2Иш 2:28
1 Иш. 13:4Йш 5:9; 1Иш 11:14
1 Иш. 13:5Кн 20:1
1 Иш. 13:5Йш 7:2; 18:11, 12; 1Иш 14:23
1 Иш. 13:61Иш 14:11
1 Иш. 13:7Сн 32:1, 33; Йш 13:24, 25
1 Иш. 13:91Иш 15:22, 23
1 Иш. 13:111Иш 13:6, 8
1 Иш. 13:111Иш 13:5
1 Иш. 13:131Иш 15:11
1 Иш. 13:141Иш 15:28
1 Иш. 13:141Иш 16:1; 2Иш 7:15; Зб 78:70; Рс 13:22
1 Иш. 13:14Яр 49:10; 2Иш 5:2; 7:8; 1Ел 28:4
1 Иш. 13:14Гс 11:2
1 Иш. 13:151Иш 13:7; 14:2
1 Иш. 13:161Иш 13:3
1 Иш. 13:161Иш 13:2
1 Иш. 13:18Йш 10:11
1 Иш. 13:221Иш 17:47, 50
1 Иш. 13:231Иш 13:2; 14:4, 5
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
1 Ишмуил 13:1–23

1 Ишмуил

13 Илдә патша булып идарә итә башлаганда Шаулга...* яшь иде.+ Исраи́л белән ике ел идарә иткәннән соң, 2 Шау́л исраиллеләр арасыннан 3 000 ир-ат сайлап алды: аларның 2 000 е Шаул белән Михмаста һәм Бәйтелнең таулы җирендә, ә 1 000 е Йонафа́н+ белән Биньями́н җирендәге Гибәдә+ иде. Калганнарын ул үз чатырларына кайтарып җибәрде. 3 Аннары Йонафан филистилеләрнең+ Гебәдәге+ гарнизонын тар-мар итте, һәм филистилеләр моның турында ишетте. Шаул исә: «Еврейләр моны ишетсен!» — диеп, бөтен ил буйлап мөгез кычкыртырга+ кушты. 4 Бөтен Исраилдә: «Шаул филистилеләрнең гарнизонын тар-мар итте. Хәзер филистилеләр Исраилне нәфрәт итә»,— дигән хәбәр таралды. Һәм халыкны, Шаул артыннан барсыннар өчен, Гилгәлгә+ чакырдылар.

5 Филистилеләр дә Исраилгә каршы сугышыр өчен җыелды. Аларның 30 000 сугыш арбасы, 6 000 җайдагы һәм диңгез буендагы ком бөртекләре кадәр гаскәриләре бар иде.+ Алар, чыгып, Бәйтәбе́н+ шәһәреннән көнчыгышта урнашкан Михмаста лагерь корды. 6 Бик нык кысрыкланганга, исраиллеләр үзләренең бәлагә юлыкканын аңлады; һәм халык мәгәрәләргә, тау куышлыкларына, кыялар арасына, базларга* һәм чокырларга качты.+ 7 Ә кайберләре, хәтта Үрдү́н елгасын кичеп, Гәд һәм Гила́д+ җирләренә качты. Ләкин Шаул барыбер Гилгәлдә калды. Аңа ияргән бөтен кеше куркудан калтырана иде. 8 Ишмуи́л билгеләгәнчә, Шаул җиде көн көтте, ләкин Ишмуил Гилгәлгә һаман килмәде. Һәм халык, Шаулны калдырып, тарала башлады. 9 Шунда Шаул: «Миңа яндыру корбаны белән татулык корбаннары алып килегез»,— диде. Һәм Шаул яндыру корбаны китерде.+

10 Шаул яндыру корбанын китереп бетергәч, Ишмуил килеп җитте. Шаул аны каршыларга һәм сәламләргә чыкты. 11 Ишмуил аңа: «Нишләдең син?» — диде. Шаул моңа болай диде: «Халык миннән китә башлады,+ син дә билгеләнгән вакытта килмәдең, ә филистилеләр Михмаста җыелдылар.+ 12 Моны күреп, мин үземә: „Хәзер филистилеләр Гилгәлгә килеп, миңа һөҗүм итәр, ә мин Йәһвәнең ихтыярын эзләмәдем“,— дидем. Шунда мин үземне яндыру корбаны китерергә бурычлы дип санадым».

13 Шулчак Ишмуил Шаулга болай диде: «Син акылсыз эш иттең. Аллаһың Йәһвәнең әмеренә буйсынмадың.+ Буйсынган булсаң, Йәһвә синең патшалыгыңны Исраил өстеннән мәңгегә урнаштырыр иде. 14 Әмма хәзер синең патшалык итүең озакка сузылмас.+ Йәһвә үз күңеленә хуш килгән кешене табачак.+ Йәһвә аны үз халкының җитәкчесе итеп билгеләячәк,+ чөнки син Йәһвә кушканны үтәмәдең».+

15 Аннары Ишмуил торды да Гилгәлдән Биньямин җирендәге Гибәгә китте. Ә Шаул халык санын исәпләде, һәм аның белән калган кешеләрнең саны якынча 600 иде.+ 16 Шаул, аның улы Йонафан һәм алар белән калган кешеләр Биньяминдагы Гебәдә+ яши иделәр. Филистилеләр исә Михмаста+ лагерь корып урнашкан иде. 17 Филистилеләрнең өч хәрби төркеме, лагерьларыннан чыгып, исраиллеләргә һөҗүмнәр ясый иде. Бер төркем — Өфрәгә, Шуа́л җиренә алып барган юл белән, 18 икенче төркем — Бәйтхарунга+ алып барган юл белән, ә өченчесе чиккә таба, Зәбаи́м үзәненә, чүлгә таба киткән юл белән бара иде.

19 Бөтен Исраил җирендә бер тимерче дә юк иде. Чөнки филистилеләр: «Югыйсә, еврейләрнең кылыч я сөңге ясавы бар»,— дип әйтәләр иде. 20 Шунлыктан бөтен исраиллеләр төрәннәр, китмәннәр, балталар һәм уракларын кайрарга филистилеләр янына барырга мәҗбүр иделәр. 21 Төрәннәр, китмәннәр, сәнәкләр, балталарны кайрау һәм көтүче таякларын төзәтү бәясе бер пим* иде. 22 Сугыш көнендә Шаул һәм Йонафан белән булган кешеләрнең берсендә дә кылыч та, сөңге дә юк иде.+ Шаул белән аның улы Йонафанның гына кораллары бар иде.

23 Ә ул вакытта филистилеләрнең гарнизоны Михма́с+ янындагы тарлавыкка юнәлгән иде.

Татар телендә басмалар (1993—2026)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу