Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2014 ел, 27 октябрь атнасында үткәреләчәк Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак.
Саннар 21:5 буенча, исраиллеләр Аллаһыга да, Мусага да зарланганнар. Ни өчен алай шулай эшләгән, һәм без шуннан нинди сабак алабыз? [1 сент., w01 1.9. 11, 20 абз.]
Ни өчен Йәһвәнең Бильямга ачуы чыккан? (Сан. 22:20—22) [8 сент., w04 1.10. 32, 1 нче абз.]
Саннар 25:11 дән Финеесның фикер йөртүе турында нәрсә белеп була, ул безгә нинди үрнәк калдырган? [8 сент., w04 1.10. 32, 3 нче абз.]
Мусаның басынкы булуы кайсы яктан үрнәк алырлык? (Сан. 27:5, 15—18) [15 сент., w13 1.2. 5]
Мәсихче ирләр хатыннарын үз вәгъдәләреннән азат итә аламы? (Сан. 30:6—8) [22 сент., w04 1.10. 32, 2 нче абз.]
Тыңлаучан Селуфхад кызларыннан үрнәк алып, ялгыз мәсихчеләр никахлашуга ничек карыйлар? (Сан. 36:10—12) [29 сент., w08 15.2. 4—5, 10 нчы абз.]
Зарланып йөргән исраиллеләр нинди җимешләр ураган, без аның белән булган хәлдән нинди сабак ала алабыз? (Кан. 1:26—28, 34, 35) [6 окт., w13 15.8. 11, 7 нче абз.]
Йәһвә фатихасын алыр өчен һәм Вәгъдә ителгән җирдә гөрләп алга барыр өчен, исраиллеләргә нинди ике таләпне үтәргә кирәк булган? (Кан. 4:9) [13 окт., w06 1.6. 28, 15 абз.]
Ничек итеп исраиллеләрнең киемнәре тузмаган һәм чүл буенча йөргәндә аяклары шешмәгән? (Кан. 8:3, 4) [20 окт., w04 1.12. 31, 1 нче абз.]
Исраиллеләргә бирелгән: «Аллаһыгызга гына иярегез»,— дигән әмерне без ничек үти алабыз? (Кан. 13:4, 6—9) [27 окт., w03 1.2. 16, 17, 14 нче абз.]