Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Биредәге сораулар 2014 ел, 25 август атнасында үткәреләчәк Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак.
Левиләр 18:3 тә язылган сүзләр безгә дөньяви кешеләрнең яхшылыкка һәм яманлыкка булган карашларына каршы торырга ничек булыша? (Эфес. 4:17—19) [7 июль, bw511 10 б., 15, 16 абз.; w02-U 1.2. 29 б., 4 абз.]
Левиләр 19:2 дә язылган әмердән без нәрсәгә өйрәнәбез, һәм ни өчен безгә аны үтәргә тырышырга кирәк? [7 июль, w10 15.7. 18 б., 14 абз.; w09-U 1.7. 9 б., 5 абз.]
Уңыш калдыклары турындагы борынгы кануннан без нинди сабак алабыз? (Лев. 19:9, 10) [7 июль, w06 1.7. 15 б., 13 абз.]
Ни өчен Изге Язмалардагы «күз өчен — күз» дигән әмер үч алырга кушмый дип әйтеп була? (Лев. 24:19, 20) [14 июль, wp09 октябрь-декабрь 24 б., 2, 3 абз.]
Исраиллеләргә акчаны башка кешегә табыш белән кайтарсын өчен бирү һәрвакытта да дөрес булганмы? (Лев. 25:35—37) [21 июль, w04 1.8. 32 б., 3 абз.]
Чүлдә исраиллеләр үз чатырларын «билгеләр» янына куярга тиеш булган. Нәрсә булган бу «билгеләр»? (Сан. 2:1, 2) [28 июль, w04 1.10. 29 б., 5 абз.]
Олы яшьтәгеләргә карата караш турында әйткәндә, Левиләр 8:25, 26 дан Левиләрнең яшь ягыннан чикләре турындагы канун белән бирелгән нинди принципны Йәһвә халкы бүген куллана ала? [11 авг., w04 1.10. 30 б., 1 абз.]
Ни өчен исраиллеләр, могҗизалы рәвештә Мисырдан чыккач, зарлану рухын күрсәтә башлаган, һәм без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? (Сан. 11:4—6) [18 авг., w01 1.9. 8 б., 9, 10 абз.; w95-U 1.3. 16 б., 10 абз.]
Элдад белән Медад үзләрен пәйгамбәрләр итеп тота башлагач, Мусаның моңа карашыннан нәрсәгә өйрәнеп була? (Сан. 11:27—29) [18 авг., w04 1.10. 31 б., 3 абз.]
Исраиллеләргә бирелгән «киемнәрегезнең итәкләренә чуклар тагыгыз» дигән әмердән без нинди мөһим сабакка өйрәнә алабыз? (Сан. 15:37—39) [25 авг., w04 1.10. 31 б., 6 абз.]