Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwhf 8 мәкалә
  • Түземлекне ничек үстерергә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Түземлекне ничек үстерергә?
  • Гаилә өчен ярдәм
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен түземлек кирәк?
  • Ничек түземле булырга?
  • Безгә хезмәтебездә сабыр булырга кирәк
    Безнең изге хезмәтебез 2011
  • Сабырлыкны үстерә барыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Йәһвә кебек сабыр булыгыз
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Йәһвәдән һәм Гайсәдән сабырлыкка өйрәнегез
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күбрәк карарга
Гаилә өчен ярдәм
ijwhf 8 мәкалә
Ирнең, үз хатынының аяк киеме сатып алганын көтеп, түземлеге бетә

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | НИКАХ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ

Түземлекне ничек үстерергә?

«Ир белән хатынның түземлеге һәр көн сынала. Син никахта булмаганда, түземлек алай ук мөһим түгел кебек тоела, ләкин гаиләдә ансыз булмый» (Джон).

  • Ни өчен түземлек кирәк?

  • Ничек түземле булырга?

  • «Түземлек үтә мөһим»

Ни өчен түземлек кирәк?

  • Никахта булганда, тормыш иптәшеңнең бар кимчелекләре ачык күренә.

    «Никахлашканнан соң күпмедер вакыт узгач, тормыш иптәшеңнең җитешсезлекләре ачык күренә башлый. Игътибарыңны аларга туплый башласаң, түземлегең җитмәс» (Есена).

  • Түземле булмасагыз, сез уйламыйча берәр нәрсә әйтә аласыз.

    «Мин үз хисләрем турында шунда ук әйтәм һәм хәтта кирәкмәгән нәрсәне әйтеп куям. Түземлерәк булган булсам, мин башта уйланыр идем һәм, бәлки, бөтенләй бернәрсә дә әйтмәскә булыр идем» (Кармен).

    Изге Язмаларда: «Мәхәббәт түземле һәм игелекле»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 13:4). Әйе, бер-берсен яратучы кешеләр түземле булырга тиеш. Ләкин кайвакыт алай килеп чыкмый. «Башка яхшы сыйфатларны кебек үк, түземлекне үстерүгә караганда, аны югалту җиңелрәк,— дип әйтә югарыда искә алынган Джон.— Аны үстерер өчен, тырышлыклар кирәк».

Ничек түземле булырга?

  • Түземлегегез көтелмәгәндә сыналганда.

    Мисал. Тормыш иптәшегез сезгә рәнҗетүче сүз әйтте. Сезнең шунда ук аңа җавап итеп берәр охшаш нәрсә әйтәсе килә.

    Изге Язмалардагы принцип: «Рәнҗергә ашыкма, чөнки үпкә тоту — акылсызлык билгесе» (Вәгазьче 7:9, искәрмә).

    Ничек түземлек күрсәтергә? Шунда ук җавап бирмәгез. Башта үзегезгә шуны әйтегез: тормыш иптәшегезнең сезне рәнҗетәсе килмәде, аның башка нәрсә әйтәсе килде. «Күпчелек очракларда безне тормыш иптәшебезнең сүзләре түгел, ә аларны ничек аңлавыбыз рәнҗетә»,— дип әйтелә бер китапта («Fighting for Your Marriage»).

    Хатын иренең ачуын чыгарганда, ире, утка утын өстәгәндәй, каты сүз белән җавап кайтара; хатын иренең ачуын чыгарганда, ире тыныч булып кала, һәм «ут» сүнә

    Хәтта тормыш иптәшегезнең сезне чынлап та рәнҗетәсе килсә дә, түземлек күрсәтеп аңа шундый ук җавап кайтармыйча, сез туган киеренкелекне киметерсез. «Утын булмаса, учак сүнә»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 26:20).

    «Хатыныңны дошман итеп күрә башлавыңны сизеп алсаң, тукталып, ни өчен аны яратканың турында уйла һәм шунда ук аның өчен берәр яхшы нәрсә эшлә» (Итан).

    Уйланыр өчен:

    • Тормыш иптәшегез рәнҗетүче нәрсә эшләгәндә я әйткәндә, сез үзегезне ничек тотасыз?

    • Киләсе тапкыр сез күбрәк түземлек ничек күрсәтә аласыз?

  • Тормыш иптәшегез сезне ачуландыручы нәрсәне кат-кат эшләгәндә.

    Мисал. Тормыш иптәшегез һәрвакыт соңга кала; озаграк көткән саен, сез кайный башлыйсыз.

    Изге Язмалардагы принцип: «Бер-берегезгә карата сабыр булып һәм бер-берегезне ихлас күңелдән кичереп яшәгез» (Көләсәйлеләргә 3:13).

    Ничек түземлек күрсәтергә? Башлыча үзегез турында түгел, ә мөнәсәбәтләрегез турында уйлагыз. Үз-үзегездән сорагыз: мин килеп чыккан ситуациядә күңелсезләнсәм һәм ачулансам, бу мөнәсәбәтләребезне яхшыртырмы я аларга зыян китерерме? Шуны истә тотыгыз: «барыбыз да еш кына абына» (Ягъкуб 3:2). Сезнең дә үз кимчелекләрегез бар.

    «Кайвакыт мин иремә караганда дустыма карата түземлерәк булам. Күрәсең, ирем белән күбрәк вакыт үткәргәнгә һәм җитешсезлекләрен ешрак күргәнгә, бу шулай. Ләкин, түземле булып калып, мин иремне яратканымны һәм хөрмәт иткәнемне күрсәтәм, шуңа күрә түземлек гаиләдә үтә мөһим» (Ниа).

    Уйланыр өчен:

    • Тормыш иптәшегез хата кылганда, сез түземлек күрсәтәсезме?

    • Киләчәктә сез күбрәк түземлек ничек күрсәтә аласыз?

«Түземлек үтә мөһим»

Есена һәм аның ире Хейден

«Никах уңышлы булсын өчен, түземлек үтә мөһим. Ике камилсез кеше арасында төрле авырлыклар килеп чыгачак. Тормыш иптәшеңнең үзен тотышы да ачу чыгарырга мөмкин. Түземле булмасаң, бу авырлыклар әкрен-әкрен никахыгызны эчтән җимерә ала» (Есена һәм аның ире Хейден).

Йомгаклау: никахта түземлекне ничек үстерергә?

Көтелмәгән очрак түземлегегезне сынаганда

Җавап кайтарганчы, тормыш иптәшегезнең сезне рәнҗетәсе килмәгән, ә башка нәрсә әйтәсе килгән икәнлеге турында уйлагыз.

Тормыш иптәшегез сезне ачуландыручы нәрсәне кат-кат эшләгәндә

Башлыча үзегез турында түгел, ә мөнәсәбәтләрегез турында уйлагыз. Сезнең дә үз кимчелекләрегез бар икәнен онытмагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу