Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bm 6 кисәк 9 б.
  • Әюб үз сафлыгын саклый

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Әюб үз сафлыгын саклый
  • Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Әюб Йәһвә исемен хөрмәт иткән
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • «Үз сафлыгымнан баш тартмам!»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Әюб китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • «Өметеңне Йәһвәгә багла»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
bm 6 кисәк 9 б.
Әюбнең тәнен чуан баса

6 НЧЫ БҮЛЕК

Әюб үз сафлыгын саклый

Әюб Аллаһыга үз файдасын гына эзләп хезмәт итә ди Шайтан. Әюб Аллаһыга тугры кала

КЕШЕ Аллаһыга бик каты сынаулар аша үткәндә һәм аңа тыңлаучан булу мал-мөлкәт ягыннан файда китермәсә дә, тугры калырмы? Бу сорау Әюб пәйгамбәр яшәгән көннәрдә күтәрелгән булган һәм аңа җавап бирелгән.

Исраил халкы әле Мисырда яшәгәндә, Ибраһимның Әюб исемле бер туганы бүгенге Гарәбстан җирләрендә яши. Бер көн күктә Аллаһы каршына фәрештәләр җыела. Фетнәче Шайтан да килә. Алар алдында Йәһвә үз хезмәтчесе Әюбнең тугрылыгына үз ышанычын белдерә. Ул Әюб кебек саф кеше юк ди. Әмма Шайтан Аллаһы Әюбне фатихалый һәм яклый, шуңа күрә Әюб аңа хезмәт итә ди. Әгәр Әюбнең бар булганы алынса, ул Аллаһыны каһәрләячәк ди Шайтан.

Фәрештәләр күктә Аллаһы алдына җыелган, алар арасында Шайтан да булган

Аллаһы Шайтанга Әюбнең башта мал-мөлкәте белән балаларын, ә аннан соң сәламәтлеген алырга рөхсәт итә. Әюб моңа Шайтан гаепле икәнен белми, шуңа күрә ни өчен Аллаһы аны шундый сынауларга дучар иткәнен аңлый алмый. Шулай да ул Аллаһыны каһәрләми.

Әюб янына аның икейөзле дуслары килә. Бу өч дус Әюбне Аллаһы аның яшерен гөнаһлары өчен җәза бирә дип ышандырырга тырыша. Алар озак итеп сөйли. Әюбнең дуслары Аллаһы үз хезмәтчеләре белән канәгать түгел һәм аларга ышанмый ди. Әюб аларның хаталы фикер йөртүләрен кире кага һәм үлеменә кадәр саф булып калырга тәвәккәллеген белдерә!

Ләкин Әюб хата эшли: ул үзе турында чиктән тыш борчылып, үзен акларга тырыша. Елиуй исемле яшь кеше, Әюб белән аның дусларын тыңлаганнан соң, үз сүзен әйтә. Әюб кешене аклауга караганда Йәһвәнең хакимлеген аклау күпкә мөһимрәк икәнен аңлап бетерми, шуңа күрә Елиуй, Әюбнең моңа карашын төзәтер өчен, аңа киңәш бирә, ә аның икейөзле дусларын шелтәли.

Шуннан соң Әюбкә Йәһвә Аллаһы мөрәҗәгать итә һәм аның карашын төзәтә. Ул барлыкка китергән нәрсәләрнең гаҗәеп булуына игътибар итә һәм Әюбне Аллаһының кешедән күпкә бөегрәк булуы турында уйланырга дәртләндерә. Әюб Аллаһының төзәтүен басынкылык белән кабул итә. «Шәфкатьлелек белән тулы һәм рәхимле» Йәһвә Әюбне кире сәламәт итә, аңа икеләтә күбрәк байлык бирә, һәм Әюбнең ун баласы туа (Ягъкуб 5:11). Шайтан кешеләр сынауларда Аллаһыга тугры калмаячак дигән. Әюб зур газап чигүгә һәм авырлыкларга карамастан, Йәһвә каршында үз сафлыгын саклап, бу ялган гаепләүгә җавап бирә.

Әюб китабына нигезләнгән.

  • Шайтан Әюб яшәгән көннәрдә нинди сорау күтәргән булган?

  • Әюб Йәһвә каршында үз сафлыгын саклап, нәрсәне исбат иткән?

БИК МӨҺИМ СОРАУЛАР

Әюб Аллаһыдан куркып яшәгән иң саф кеше булган. Ә Шайтан ул Йәһвәгә үз файдасын гына эзләп хезмәт итә дигән. Аның башкалар да шулай эшли дип әйтәсе килгән. Шулай итеп, кешенең Аллаһы каршында сафлыгы шик астына алынган. Бу Шайтан Гадәндә күтәргән мөһим сорауның өлеше. Ул анда Йәһвәнең хакимлек итәргә хакы бармы һәм ул моны гадел башкарамы дигән сорау күтәргән булган. Әюб китабыннан шуны күрәбез: кешеләр һәм фәрештәләр сафлыкларын саклап, Йәһвәнең хакимлеген аклауга үз өлешләрен кертә.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу