Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwex 9 мәкалә
  • Рухани үз сорауларына җавап ала

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Рухани үз сорауларына җавап ала
  • Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
ijwex 9 мәкалә
Елап торучы руханига бер хатын Изге Язмалардан бер шигырь күрсәтә.

Рухани үз сорауларына җавап ала

Элисо исемле бер Йәһвә Шаһите бер хатын белән өйрәнү үткәрә. Бер көн өйрәнеп утырганда, шул хатын өенә һич тә көтмәгән ике кунак — рухани белән аның хатыны килгән. Аларның күптән түгел генә угыллары вафат булган. Элисо да моны белгән.

Шуңа күрә ул бу парга аларның кайгыларын уртаклаша дип әйткән. Шунда рухани һәм аның хатыны елый башлаганнар. Аннан соң рухани ачу белән болай дип әйткән: «Мин һич тә аңлый алмыйм: ни өчен Аллаһы безне андый бәлагә дучар итте?! Бу бит минем бердәнбер улым иде! Мин Аллаһыга инде 28 ел хезмәт итәм, күп кенә игелек эшләдем, ә Аллаһы миңа әнә ничек кайтарды! Ни өчен ул улымны үтерде?»

Элисо аларга Аллаһы сезнең улыгызны алмаган дип әйткән. Ул шулай ук алар белән йолым, терелтү турында сөйләшкән һәм ни өчен Аллаһы явызлыкка юл куя икәнен аңлаткан. Рухани белән аның хатыны Элисога күптән түгел генә, Аллаһыга дога кылып, аңа сораулар бирдек дигәннәр һәм Элисо моның барысын сөйләп биреп аларның бу сорауларына җавап бирде дип әйткәннәр.

Киләсе атна алар теге хатынның өйрәнүенә кушылган. Ул көнне «Изге Язмаларның хат тәгълиматлары» дигән китаптан «Үлгән якыннарыбыз өчен чын өмет» дигән теманы үтә башлаганнар. Рухани үз хатыны белән фикер алышуда бик актив катнашкан.

Соңрак алар икәүләшеп Тбилисида үткән Йәһвә Шаһитләренең махсус конгрессына барган. Аларга андагы мәхәббәт һәм бердәмлек бик нык тәэсир иткән. Алар үз чиркәүләренә йөргән кешеләрдә шул сыйфатларны үстерергә тырышса да, бу файда китермәгән булган.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу