Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwex 3 мәкалә
  • Алар ярдәм итәр өчен туктаган

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Алар ярдәм итәр өчен туктаган
  • Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
  • Охшаш мәкаләләр
  • Менә без! Җибәр безне!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Игелек эшләп хәлсезләнмик
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • «Нык, какшамас булыгыз»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Миңа машина йөртүдән туктаргамы?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
ijwex 3 мәкалә
Боб үз инвалид коляскасында утырган арада, яшь Шаһитләр тәгәрмәчне алмаштыралар

Алар ярдәм итәр өчен туктаган

Боб Канадада яши. Ул үз машинасында сәгатенә якынча 100 километр тизлек белән Альберта штаты буйлап барганда арткы тәгәрмәче шартлаган. Башта Боб нәрсә булганын абайлап алмаган, әмма барысын аңлагач, көне бик салкын булганга һәм буранлап торганга, юлын дәвам итәргә булган. Чөнки өенә кайтып җитәр өчен 5 километр гына калган булган.

Шуннан соң нәрсә булган? Моның турында Боб үз хатында яза. Ул аны үзе яшәгән җирдәге Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залына җибәргән булган. Ул болай дип язган: «Машинамны бер машина куып җитте. Анда биш яшь кеше утыра иде. Алар тәрәзәләрен төшереп, тәгәрмәчемнең шартлаганын хәбәр итте. Мин дә, алар да юл кырыенда тукталдык. Алар миңа тәгәрмәчне алмаштырырга тәкъдим итте. Запаска һәм домкрат бармы икәнен мин белми идем дә. Мин үз инвалид коляскамда утырганда, алар запаска белән домкрат табып, машина астына керделәр дә, тәгәрмәчне алмаштырып та куйдылар. Көне салкын иде, буранлап та тора иде. Ә алар барысы да матур гына киенгән иде. Шул киемнәрен кигән килеш, алар тәгәрмәчне алмаштырдылар да куйдылар. Мин үзем булдыра алмас идем. Шулай итеп мин юлымны дәвам иттем.

Миңа булышкан шул биш яшь Йәһвә Шаһитенә мин бик рәхмәтлемен. Алар бу якларга кешеләргә үз иманнары турында сөйләргә килгән булган икән. Әйе, бу яшьләр вәгазьләгәндә әйткән сүзләре буенча яши. Алар миңа булышмаган булса, үзем генә барысын хәл итәргә тырышып интегеп беткән булыр идем. Аларга мең рәхмәтләр инде. Ул көнне шул юлда яшь фәрештәләрне очратырмын дип һич тә уйламаган идем».

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу