Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwfq 33 мәкалә
  • Йәһвә Шаһитләре протестантлармы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә Шаһитләре протестантлармы?
  • Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
ijwfq 33 мәкалә
Йәһвә Шаһитләренең берсе Изге Язмаларны кулланып вәгазли

Йәһвә Шаһитләре протестантлармы?

Юк. Йәһвә Шаһитләре — мәсихчеләр. Без үзебезне протестантлар дип санамыйбыз. Ни өчен?

Протестантларның дини агымы реформация чорында христианнар диненнән барлыкка килгән. Католикларның дине белән риза булмаган кешеләр үз төркемнәрен булдырган һәм протестантлар дип атала башлаган. Без, Йәһвә Шаһитләре, католик чиркәвенең күп кенә тәгълиматлары белән риза булмасак та, үзебезне протестантлар дип санамыйбыз. Моңа мондый сәбәпләр бар:

  1. Протестантларның кайбер догматлары Изге Язмаларда әйтелгәнгә каршы килә. Мәсәлән, Изге Язмаларда «Аллаһы бер» дип әйтелә, ул Троица түгел (1 Тимутигә 2:5; Яхъя 14:28). Ул китапта шулай ук бозык кешеләр өчен Аллаһының җәзасы аларны тәмугта җәфалау түгел, ә мәңгегә юк итү дип әйтелә (Зәбур 37:9; 2 Тисалуникәлеләргә 1:9).

  2. Йәһвә Шаһитләре католик чиркәвенә я башка берәр чиркәүгә каршы чыкмый һәм аларны үзгәртергә тырышмый. Безнең төп эшебез — Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне игълан итү һәм кешеләргә Аллаһы вәгъдәләренең үтәләчәгенә иман үстерү (Маттай 24:14; 28:19, 20). Безнең максатыбыз — башка диннәрне үзгәртү түгел, ә эчкерсез кешеләргә Аллаһы һәм аның Сүзе, Изге Язмалар, турында хакыйкатьне сөйләү (Көләсәйлеләргә 1:9, 10; 2 Тимутигә 2:24, 25).

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу