ИНДОНЕЗИЯ
50 ел дәвамында махсус пионер
Алистен Лумаре
ТУУ ЕЛЫ: 1927
СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1962
КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: элек полиция инспекторы булып эшләгән. 50 елдан артык махсус пионер булып хезмәт иткән.
1964 ЕЛДА мине Маноквари шәһәренә (Көнбатыш Папуа) махсус пионер итеп билгеләделәр. Андагы кечкенә җыелыш руханиларның каты каршылыкларына дучар булган. Мин анда килгәч күп тә үтмәстән, бер протестант рухание йортыма һөҗүм итте.
«Мин бу йортны җимерермен һәм Манокварины Йәһвә Шаһитләреннән азат итәрмен»,— дип янады ул.
Элек полициядә эшләгәнгә, мин аның янауларыннан курыкмадым. Мин аңа тыныч кына җавап кайтардым, һәм ул миңа тимәде (1 Пет. 3:15).
Ул вакытта Манокварида сигез вәгазьче бар иде. Бүген, инде якынча 50 ел үткәч, монда җиде җыелыш бар. 1 200 дән артык кеше монда 2014 елда конгресска килде. Бу ерак урнашкан җирдә Йәһвәнең башкарган эшләрен күргәндә, мин чын канәгатьлек сизәм.