Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 август 31 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы Патшалыгы үз дошманнарын юкка чыгара
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
  • Йәһвә бөек афәттә кешеләрне ничек хөкем итәчәк?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Армагеддон күп фатихалар китерәчәк!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • «Бөек афәт» вакытында тугры булып калыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
w25 август 31 б.

Укучыларның сораулары

Яхшы хәбәр кайчанга кадәр вәгазьләнәчәк?

Гайсә болай дигән: «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Мат. 24:14). Бу шигырьдә «ахыр» дип грек сүзе те́лос тәрҗемә ителгән. Ул шулай ук 6 һәм 13 нче шигырьдә кулланыла. Бу сүз шушы шигырьләрдә Шайтан дөньясының ахырын — аның Армагеддонда юк ителүен аңлата (Ачыл. 16:14, 16). Шуңа күрә яхшы хәбәр Армагеддонга кадәр диярлек вәгазьләнәчәк. Күргәнебезчә, элеккеге аңлавыбыз үзгәрде.

Элек без яхшы хәбәр бөек афәткә кадәр генә вәгазьләнәчәк дип уйлаган идек. Бөек афәт исә Бөек Бабылга һөҗүм итү белән башланачак (Ачыл. 17:3, 5, 15, 16). Без элек уйлаганча, шул вакытта «Йәһвәнең илтифат күрсәткән елы» тәмамланачак (Ишаг. 61:2). Шулай ук без, Армагеддонда исән калыр өчен, кешеләргә инде бөек афәткә кадәр Йәһвәгә тугрылыкларын күрсәтергә кирәк дип уйладык. Без моны б. э. к. 607 елда Иерусалимның җимерелү вакыты белән чагыштырган идек. Исән калган яһүдләргә инде алдан котылу өчен билге куелган булган, чөнки алар Йәһвәгә гыйбадәт кылган һәм явызлыкны нәфрәт иткән (Йәз. 5:11; 9:4). Әмма бу чагыштыру Маттай 24:14 тә әйтелгәннәргә каршы килә. Чөнки бу шигырь буенча, кешеләрнең Армагеддонга кадәр диярлек яхшы хәбәрне кабул итәргә мөмкинлекләре булачак.

Маттай 24:14 тәге сүзләрне яңача аңлавыбыз шулай ук Ачылыш 16:21 дәге пәйгамбәрлекне аңлавыбызны төгәлләштерә. Анда хәбәребез күктән яуган боз кисәкләре белән чагыштырыла. Бу шигырьләрне тирәнрәк тикшергәч, без аларның бер-берсен тулыландырганын аңладык. Ни өчен без шундый нәтиҗәгә килдек? Чөнки, Паул язганча, кешеләр Патшалык турындагы хәбәргә төрлечә карый. «Котылуга баручылар» өчен ул — яхшы хәбәр, ягъни «яшәүгә илтүче тормышның хуш исе», ә Аллаһының дошманнары өчен — начар хәбәр, ягъни «үлемгә илтүче үлем исе» (2 Көр. 2:15, 16). Соңгылары Патшалык хәбәрен нәфрәт итә, чөнки ул шуны күрсәтә: алар яраткан дөнья явыз, аның идарәчесе — Шайтан һәм бу дөнья тиздән юк булачак (Яхъя 7:7; 1 Яхъя 2:17; 5:19).

Шулай ук, боз кисәкләренең явуы турында, бу «бик һәлакәтле» бәла-каза булачак дип әйтелгән. Бу бөек афәт вакытында яхшы хәбәрнең тагы да көчлерәк яңгыраячагын аңлатырга мөмкин. Ул вакытта Йәһвә үз исемен бөтен халыкларга билгеле итәчәк (Йәз. 39:7). Бөек Бабыл юк ителгәч, яхшы хәбәрне «хуш ис» итеп кабул итүчеләр булырмы? Бик тә ихтимал. Бәлки, алар Йәһвә Шаһитләренең күп еллар дәвамында ялган диннең юк ителүе турында сөйләгәннәрен белер я исләренә төшерердер.

Моны борынгы Мисырда ун җәзадан соң булган вакыйга белән чагыштырып була. Йәһвә «Мисырның барча илаһларын хөкемгә тартканнан» соң, исраиллеләргә «шактый күп башка халык кешеләре» кушылган (Чыг. 12:12, 37, 38). Ни өчен алар Аллаһы халкы белән барырга булган? Бәлки, Мусаның ун җәза турындагы сүзләренең тормышка ашканын күргәнгәдер.

Бөек Бабыл юк ителгәннән соң Йәһвә ягына баскан кешеләр Мәсих кардәшләренә ярдәм итә алачак, чөнки тегеләре әле дә җирдә булачак (Мат. 25:34—36, 40). Шулай итеп аларның сарыклар санына керергә мөмкинлеге булачак. Армагеддонга хәтле күпмедер вакыт калганда, майланганнарның калдыгы күктәге әҗерләрен алгач, бу мөмкинлек бетәчәк.

Яңартылган аңлавыбыз ачык итеп Йәһвәнең бөек мәхәббәтен һәм шәфкатен күрсәтә. Әйе, ул «беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Пет. 3:9).

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу