Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 февраль 30-31 б.
  • Һәркем бирә алган гади генә бер сорау

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Һәркем бирә алган гади генә бер сорау
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Мин — Йәһвәнең колы!»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Кайгырса да бирешмәгән
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Ул уйланган һәм нәтиҗәләр ясаган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • «Мин Хуҗабызны күрдем!»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
w25 февраль 30-31 б.
Апа-кардәш ире белән, видеоконференция аша бер хатын-кыз белән Изге Язмаларны өйрәнә.

Һәркем бирә алган гади генә бер сорау

Марияa белән аның ире Джон яшәгән илгә күп кенә кеше Филиппиннан килеп эшли һәм шунда аларның күбесе яхшы хәбәрне ишетә. COVID-19 пандемиясе вакытында Мария җирле кешеләр белән генә түгел, ә төрле илләрдә яшәүче кешеләр белән дә өйрәнә башлаган. Ул моңа ничек ирешкән?

Мария үз өйрәнүчеләренә: «Син Изге Язмаларны өйрәнергә теләгән берәр кешене белмисеңме?» — дигән сорау бирә. Өйрәнүчесе «беләм» дип җавап бирсә, ул бу кеше белән үзен таныштыруын сорый. Бу гади сорау яхшы җимешләр китерә. Мария бу сорауны биреп нинди уңышларга ирешкән?

Мариянең Жасми́н исемле өйрәнүчесе аны үзенең дүрт дусты белән таныштырган. Аларның берсе Кристина булган. Аңа өйрәнү шулкадәр ошаган ки, ул хәтта атнасына ике мәртәбә өйрәнергә теләгән. Мария Кристинага да шул ук сорауны биргәч, тегесе: «Изге Язмаларны өйрәнергә теләгән кешеләрне беләм, мин сине алар белән таныштырырмын»,— дип әйткән. Берничә атна дәвамында ул Марияне үзенең дүрт дусты белән таныштырган, ә соңрак тагын берничәсе белән. Тегеләре исә Мариягә башка өйрәнүләр тапкан.

Кристина шулай ук Филиппинда яшәүче гаиләсенең дә Изге Язмаларны өйрәнүен теләгән. Шуңа күрә ул белгәннәрен кызы Адриа́нага сөйләгән. Кызы исә Йәһвә Шаһитләре ниндидер бер секта, Гайсәгә ышанмый һәм Иске Васыятьне генә укый дип уйлаган. Әмма беренче өйрәнүдә үк аның бар шикләре таралган. Яңа нәрсә белгән саен, ул: «Бу Изге Язмаларда язылган икән, димәк, бу дөрес!» — дип әйтеп куя торган булган.

Вакыт узу белән Адриана Марияне ике дусты һәм бергә эшләүче бер хатын белән таныштырган. Алар да өйрәнә башлаган. Адриана белән өйрәнү үткәрелгәндә, аның сукыр апасы Анже́ла да тыңлап утырган икән, ә Мариягә бу билгеле булмаган. Беркөнне Анжела Мария белән Изге Язмаларны аерым өйрәнергә теләген белдергән. Аңа белем алу бик ошаган. Бер ай эчендә ул күп кенә шигырьләрне истә калдыра алган һәм атнасына дүрт мәртәбә өйрәнергә теләгән. Адриана ярдәмендә Анжела видеоконференция аша регуляр рәвештә җыелышларга тоташа башлаган.

Кристина өйрәнгәндә, янында һәрчак аның ире Джо́шуа булган икән. Мария моны белгәч, аңа да Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим иткән. Джошуа исә аңа: «Мин тыңлап кына утырырмын. Миңа сораулар бирмә. Бирә башласаң, мин чыгып китәм»,— дип кисәтеп куйган. Әмма өйрәнүнең инде беренче биш минуты эчендә ул Кристинага караганда күбрәк сораулар биргән һәм алга таба да өйрәнүне дәвам итәргә теләгән.

Мария шул гади сорау ярдәмендә дүрт илдә яшәгән 28 кеше белән өйрәнә башлаган. Күп кенә өйрәнүләрне ул башка кардәшләргә тапшырган.

Мариянең беренче искә алынган өйрәнүчесе, Жасмин, 2021 елның апрель аенда суга чумдырылган. Кристина 2022 елның маенда чумдырылу үткән һәм гаиләсе белән булыр өчен Филлипинга кайткан. Кристина аша табылган Мариянең башка ике өйрәнүчесе дә суга чумдырылган. Анжела Кристинадан соң берничә ай үткәч суга чумдырылган һәм хәзер гомуми пионер булып хезмәт итә. Кристинаның ире Джошуа һәм аларның кызлары Адриана, шулай ук күп кенә башка өйрәнүчеләр дә рухи яктан үсә бара.

Шул ук апа-кардәш видеоконференция аша үз өйрәнүчесе һәм аның дүрт дусты белән сөйләшеп утыра.

Беренче гасырда яхшы хәбәр туганнар һәм дуслар арасында тиз таралган булган (Яхъя 1:41, 42а; Рәс. 10:24, 27, 48; 16:25—33). Өйрәнүчеләрдән һәм кызыксынган кешеләрдән: «Син Изге Язмаларны өйрәнергә теләгән берәр кешене белмисеңме?» — дип сорагызчы. Кем белә, бәлки, һәркем бирә алган бу гади сорау ярдәмендә әле күп кенә Изге Язмалар өйрәнүләре башланыр.

a Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу