Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb26 июль 8-9 б.
  • 27 июль — 2 август

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 27 июль — 2 август
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2026)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2026)
mwb26 июль 8-9 б.

27 ИЮЛЬ — 2 АВГУСТ

ИРМИЯ 20, 21

73 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Ирмия кешеләргә кыюлык белән Йәһвәнең хәбәрен сөйли. Кайберәүләр аны тыңламый, ә башкалары аны сүгә.

1. Ул кыю вәгазьче булган

(10 мин)

Ирмия Йәһвәнең хөкемнәрен игълан иткәнгә, аны эзәрлекләгәннәр (Ир 20:2, 8)

Ирмия арып беткән һәм бирешергә әзер булган (Ир 20:9а)

Йәһвәнең сүзе һәм ныгытуы ярдәмендә Ирмия алга таба да кыю вәгазьли алган (Ир 20:9ә, 11; w11 15.3. 30, абз. 9; w10 15.2. 7, абз. 8, 9)

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Ир 20:12. Бу шигырь безне нәрсә эшләргә дәртләндерә? (w13 15.3. 10, абз. 11)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Ир 20:7—18 (th 2 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кеше белән гади, табигый сөйләш. Ул Йәһвә Шаһите икәнеңне аңласын (lmd 2 дәрес, 4 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. «Кешеләрне яратыгыз» брошюрасы, A кушымтадан берәр фикер уртаклаш (lmd 9 дәрес, 3 пункт).

6. Карашларыңны аңлатып бирү

(4 мин) Сөйләшү. Бала әти я әнисе белән нотыкка репетиция ясый. Ул сыйныфташлары алдында чыгыш ясарга җыена (ijwwd 41 нче мәкаләгә нигезләнгән) (th 13 дәрес).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

57 җыр

7. Яраклаша белегез: кеше белән эчкерсез кызыксыныгыз

(15 мин). Фикер алышу.

Без, хезмәткә чыгар алдыннан, кешеләр белән сөйләшүне ничек башларга дип уйланабыз. Билгеле, без күпчелек кешене кызыксындырган теманы сайлыбыз (lmd 1 дәрес, 3 пункт). Әмма кешене башка сорау борчыса, нәрсә эшләргә? Исегездәме, Гайсә, бер сукыр кешегә яхшы хәбәрне сөйләр алдыннан, аны кызганып, аңа карата игелекле булган (Ях 9:1, 6, 7, 35—38). Без дә Гайсәдән үрнәк ала алабыз. Кеше үзе турында эчкерсез кайгыртуыбызны сизсә, ул, мөгаен, безнең хәбәребезне теләбрәк тыңлар. Шуңа күрә вәгазьләгәндә, без кешенең карашын, хисләрен аңларга тырышырга һәм аның белән эчкерсез кызыксынырга тиеш.

1 Көринтлеләргә 9:20—23 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Паул кешеләр турында кайгыртканын ничек күрсәткән?

  • Ни өчен Паул, яхшы хәбәрне сөйләгәндә, кешеләрнең карашларын исәпкә алырга тырышкан?

«Яхшы хәбәрне җиткерергә ашкынып торам. Коралларны алып әзер тор» (өзек) дигән видеодан бер күренеш. Ирле-хатынлы, өйдән өйгә вәгазьләгәндә, бер ир-ат белән сөйләшә.

«Яхшы хәбәрне җиткерергә ашкынып торам. Коралларны алып әзер тор» (өзек) дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Абый-кардәш билгеле бер темага сөйләшергә җыенса да, кешене кызыксындырган темага ничек күчте?

  • Ни өчен кеше турында уйлау мөһим?

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) wcg 1 кисәккә кереш сүз, вакыт сызыгы һәм 1 бүлек

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 31 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу