6—12 ИЮЛЬ
ИРМИЯ 13—15
123 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
Ирмия Йәһвәнең күрсәтмәләре турында уйлана
1. Йәһвә безнең тыңлаучанлыкка лаек
(10 мин)
Ирмиягә Йәһвәнең күрсәтмәләре сәер булып күренгәндер; шулай да ул тыңлаучан булырга тырышкан (Ир 13:1—7; jr-U 51, 52 абз. 17, 18)
Соңрак Ирмия Йәһвәнең ни өчен андый күрсәтмәләр биргәнен аңлаган (Ир 13:8—11; jr-U 52, абз. 19)
Мәсихчеләр, Ирмиядән үрнәк алып, хәтта аңлашылып бетмәгән күрсәтмәләргә дә колак сала (w22.12 21, абз. 16; w08 15.6. 19, абз. 7)
2. Рухи энҗеләр
(10 мин)
Ир 15:16, 17. Без, Ирмия кебек, ничек боекканлык белән көрәшә алабыз? (w07 1.4. 10, абз. 4)
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
3. Изге Язмаларны уку
(4 мин) Ир 13:1—14 (th 2 дәрес)
4. Беренче сөйләшү
(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Әңгәмә башлар өчен, берәр буклет я карточка куллан (lmd 1 дәрес 5 пункт).
5. Кабат килеп китү
(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Үткән тапкыр сөйләшкән темага jw.org сайтыннан берәр мәкалә күрсәт (lmd 9 дәрес 4 пункт).
6. Нотык
(5 мин) Тема: «Гайсә бүгенге вакыйгаларны пәйгамбәрлек иткән булган» (lmd кушымта А, 18 пункт) (th 7 дәрес).
49 җыр
7. «Тыңлаучанлык корбаннардан... яхшырак»
(15 мин). Фикер алышу.
Ишмуил пәйгамбәр Шаул патшага Йәһвәнең ачык күрсәтмәләрен белдергән, ләкин ул буйсынмаган. Ишмуил аңа: «Тыңлаучанлык корбаннардан... яхшырак»,— дигән.
1 Ишмуил 15:3, 7—9, 22, 23 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:
Шаул патшаның Йәһвәне тыңламаганы нәрсәдән күренгән һәм моның сәбәпләре нинди булгандыр?
Ни өчен Йәһвәгә тыңлаучан булу корбаннардан яхшырак?
«Фетнәчелек... күрәзәчелек кебек үк гөнаһ» дигән сүзләр нәрсә аңлата?
Лүк 16:10 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:
Ни өчен без хәтта кечкенә булып күренгән нәрсәдә дә тыңлаучан булырга тиеш?
Нинди нәрсәләр кечкенә булып күренергә мөмкин?
«Аллаһыны күрмәсәк тә, аңа тыңлаучан булыйк» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
Бу видеодан сез нәрсәгә өйрәндегез?
8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
(30 мин) lfb 100, 101 хикәяләр