Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb26 гыйнвар 12-13 б.
  • 16—22 февраль

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 16—22 февраль
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2026)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2026)
mwb26 гыйнвар 12-13 б.

16—22 ФЕВРАЛЬ

ИШАГЫЯ 36, 37

150 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. «Ишеткән сүзләрдән курыкма»

(10 мин)

Рапшак, Йәһвәнең халкын куркуга төшерер өчен, Иерусалимга барган (Иш 36:1, 2; w13 15.11. 19, абз. 14)

Ул үз сүзләре белән яһүдләрне көчсез һәм өметсез калдырырга тырышкан (Иш 36:8; ip-1-U 387, абз. 10)

Рапшак алардан Йәһвәгә һәм патшага таянганнары өчен мыскыллап көлгән (Иш 36:7, 18—20; ip-1-U 388, абз. 13, 14)

Рапшак хәрби арбасында Иерусалим стенасы алдында кычкырып сөйләп тора. Стенадагы гаскәриләр аны тыңлап тора.

Йәһвәнең хезмәтчеләренә үзләрен куркытырга тырышкан кешеләрдән куркасы юк (Иш 37:6, 7)

ГАИЛӘ ӨЙРӘНҮЕ ӨЧЕН КИҢӘШ. «И Йәһвә... сиңа таянам мин» дигән ВИДЕОНЫ карагыз һәм алган сабаклар турында фикер алышыгыз.

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Иш 37:33—37. Сынауларга очраганда, без Йәһвәне ничек исебездә тота алабыз? (w24.06 21, абз. 8)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Иш 37:14—23 (th 2 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. «Кешеләрне яратыгыз» брошюрасы, A кушымтадан йорт хуҗасы белән берәр хакыйкатьне уртаклаш (lmd 1 дәрес, 4 пункт).

5. Беренче сөйләшү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 3 дәрес, 5 пункт).

6. Карашларыңны аңлатып бирү

(5 мин) Сөйләшү. Тема: «Суга чумдырылу нәрсә ул?» (ijwbq 110, абз. 1—4) (th 17 дәрес)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

118 җыр

7. «Нинди таянычың бар синең?»

(15 мин) Фикер алышу.

Берәрсенең Аллаһыга һәм Изге Язмаларга ышануларыңны шик астына алганы я синнән Йәһвә Шаһите булганың өчен мыскыллап көлгәне булдымы? Булса, син нәрсә әйтергә дә белмәгәнсеңдер һәм курыккансыңдыр. Хәтта бу синдә шикләр тудыргандыр. Үзебезне ышанычлырак хис итәр өчен нәрсә эшләргә?

Ишагыя 36:4 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Ни өчен ышануларыбызның хакыйкать булуына инану мөһим?

«Яшүсмер тормышым. Аллаһының барлыгына ышану акыллымы?» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Элибалдо һәм Кристал үз иманнарын ничек ныгыткан?

  • Аллаһының барлыгына сине нәрсә ышандыра?

  • Изге Язмалардагы нинди шигырьләр сине...

    Йәһвәнең шәхсән үзеңне яратканына ышандыра?

    Йәһвәнең үзеңә һәрвакыт ярдәм итәчәгенә ышандыра?

    Аллаһы халкын тапканыңа ышандыра?

Укытучы класс алдында кешенең деформацияләнгән баш сөяген тотып тора, ә яшь абый-кардәш уйланып утыра. Күп кенә укучылар, кул күтәреп, җавап бирергә тели.

Мин мондый хакыйкатьләргә ышанычымны ныгытырга телим:

Син ышанычыңны ничек ныгыта аласың?

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) lfb 62, 63 хикәяләр

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 9 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу