Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb26 гыйнвар 6-7 б.
  • 19—25 гыйнвар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 19—25 гыйнвар
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2026)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2026)
mwb26 гыйнвар 6-7 б.

19—25 ГЫЙНВАР

ИШАГЫЯ 24—27

159 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. «Бу — безнең Аллаһыбыз!»

(10 мин)

Аллаһыбыз Йәһвә белән горурланырга бик күп сәбәпләр бар (Иш 25:9; cl-U 15, абз. 21)

Ул безгә яңа дөньяда күп яхшы нәрсәләр, шул исәптән мул тәмле ризык, бирергә вәгъдә итә (Иш 25:6; w24.12 6, абз. 14)

Йәһвә безгә мәңгелек тормыш бирәчәк (Иш 25:7, 8; w25.01 28, 29 абз. 11, 12)

Инвалид коляскасында утырган олы яшьтәге абый-кардәш медбратка вәгазьли.

ҮЗЕҢНӘН СОРА: «Бу атнаны, көндәлек эшләрне башкарганда, мин Йәһвәнең вәгъдәләре турында кемгә сөйли алыр идем?»

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Иш 24:2. Бу өзек яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге үзенчәлекне ничек ассызыклый? (w15 15.12. 17, абз. 1—3)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Иш 25:1—9 (th 10 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешене нинди тема кызыксындыра икәнен ачыкла. Кешегә jw.org сайтыннан берәр нәрсә күрсәт (lmd 1 дәрес, 3 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. «Кешеләрне яратыгыз» брошюрасы, A кушымтадан берәр фикер уртаклаш (lmd 9 дәрес, 4 пункт).

6. Карашларыңны аңлатып бирү

(5 мин) Сөйләшү. Тема: «Ни өчен Гайсә Аллаһы Улы дип атала?» (ijwbq 160) (th 3 дәрес)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

144 җыр

7. Медицина ярдәме кирәк булганда Йәһвәгә таян

(15 мин). Фикер алышу.

Йәһвә «үзенә таянган кешеләрне яклый». (Ишагыя 26:3 укы.) Медицина ярдәме кирәк булган очракларга әзерләнгәндә, Йәһвәгә таянганыбызны, ул биргән бар нәрсәләрне кулланып, күрсәтә алабыз.

«Медицина ярдәме. Сез алдан ничек әзерләнә аласыз?» дигән видеодан күренешләр. 1. Абый-кардәш Изге Язмалар һәм «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән басманың 39 дәресен кулланып, шәхси өйрәнү үткәрә. 2. Абый-кардәш «Волеизъявление» документын тутыра. 3. КСБ да хезмәт иткән абый-кардәш телефоннан сөйләшә. 4. Апа-кардәш табибка документларын бирә.

«Медицина ярдәме. Сез алдан ничек әзерләнә аласыз?» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Медицина ярдәме кирәк булачак очракларга әзерләнер өчен безгә нинди өч нәрсә булыша ала?

  • Дәвалану белән бәйле документларa безгә ничек ярдәм итәчәк?

  • КСБ белән элемтәгә керү кайчан яхшырак булыр иде?

  • Йәһвәнең ярату белән бирелгән ярдәме турында сез нәрсә уйлыйсыз?

Йәһвә безгә Ишагыя 26:3 тә «бетмәс тынычлык» бирергә вәгъдә итә. Бу безнең сәламәтлек белән бәйле авырлыклар булмаячак дигәнне аңлатмый. Ләкин Йәһвә, үз оешмасы аша бар кирәклесен биреп, безгә андый вакытларда үзебезне имин һәм тыныч хис итәргә ярдәм итә.

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) lfb 54, 55 хикәяләр

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 53 җыр һәм дога

a Кирәк булса, өлкәннәрдән мондый документларны сорап була: «Информация для беременных» (S-401), «Информация для пациентов, которым требуется хирургическое вмешательство или химиотерапия» (S-407) һәм «Информация для родителей, чей ребёнок нуждается в медицинской помощи» (S-55).

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу