Хезмәттәге уңышлар
2015 елның май аенда Патшалык вәгазьчеләре мәктәбенең өч сыйныфындагы — Грузия, Латвия һәм Эстониядәге укучылар укуларын тәмамлады. Гомумән алганда, анда Россиядән 66 пионер укыды. Май аенда шулай ук тел курслары да җиде телдә — әзербайҗан, кыргыз, кытай, үзбәк, чигән һәм чуваш телендә үтте.
Былтыр 7 024 вәгазьченең ярдәме белән Россиянең зур ихтыяҗ булган җирләрендә күп кешеләр хакыйкать белән таныша алды. 2 163 Изге Язмалар өйрәнүе башланды, 30 779 кабат килү ясалды, 5 174 китап һәм 333 777 брошюра белән буклет таратылды. Йәһвә «яхшы хәбәр хакында төпле шаһитлек» бирүчеләрнең тырышлыкларын фатихалый (Рәс. 20:24). Бу безне бик шатландыра.