БУ АЙНЫҢ ТЕМАСЫ: «СҮЗНЕ ВӘГАЗЬЛӘ, МОНЫ... КИЧЕКТЕРМИЧӘ БАШКАР» (2 ТИМ. 4:2).
Патшалык хакындагы хәбәрне таратыр өчен кулыңнан килгәнне эшлә
1. Давыт безгә нинди үрнәк калдырган?
1 Давыт патша шартларга карамастан эш итәргә тәвәккәл булган. Бервакыт аның Йәһвә йортын төзәргә теләге туган. Гыйбадәтханәне төзи алмаганын белгәч, Давыт үз планнарын үзгәрткән һәм үз улы Сөләйманга ярдәмгә килеп кирәкле төзү материалларын әзерләп куйган (1 Пат. 8:17—19; 1 Елъ. 29:3—9). Давыт борчылып йөрмәгән, ул кулыннан нәрсә килә шуның турында уйлаган. Патшалык хакындагы хәбәрне тарату турында әйткәндә, без Давыттан нинди үрнәк ала алабыз?
2. Нәрсә турында уйлану яхшы булыр иде?
2 Кулыңнан килгәнне эшлә. Күп кенә вәгазьчеләр ярдәмче яисә гомуми пионер хезмәтен башлар өчен үз тормышларын гадиләштергән (Мат. 6:22). Син дә аларга кушыла аласыңмы? Шартларың турында дога кылып уйлап кара. Бәлки, синең алдыңда «хезмәт итәргә мөмкинлек бирүче зур ишек ачык». Алай булса, кулыңнан килгәнне эшлә (1 Көр. 16:8, 9).
3. Пионер хезмәтен башлый алмасак, шаһитлек бирер өчен нинди мөмкинлекләребез бар?
3 Әгәр дә шартларың аркасында пионер хезмәтен башлый алмасаң, башка мөмкинлекләрдән файдалан. Мәсәлән, эштә Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр белән вакыт-вакыт аралашырга туры килсә, аларга форсаттан файдаланып шаһитлек биреп кара. Ә авырып китсәң, медицина хезмәткәрләренә вәгазьләү мөмкинлеген кулыңнан ычкындырма. Онытма: мөмкинлекләрең олы яшең яисә сәламәтлегең аркасында чикле булса, син отчетка хәтта 15 минут яза аласың. Айлык отчетыңны язганда, очраклы вәгазьләү вакытын, тараткан басмаларыңны, шул исәптән буклетларны һәм Кичәгә, шулай ук конгресска чакыру кәгазьләренең санын язарга онытма. Бәлки, син отчетка язып куйган саннарга карап бик гаҗәпләнерсеңдер!
4. Син нәрсә эшләргә тәвәккәл?
4 Шартларыбыз нинди генә булмасын, яхшы хәбәрне таратыр өчен кулыбыздан килгәнне эшлик. Патшалык хакына кулыбыздан килгәнне эшләсәк, без чиксез бәхет кичерербез (Марк 14:8; Лүк 21:2—4).