Кереш сүзләр
Сентябрь аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен башлау.
«Исәнмесез. Без бүген гаиләләр уңышлы булсын өчен ышанычлы киңәшләр кайда табып була икәне турында кыска гына сөйләшәбез. Сезнеңчә, күп очракларда гаиләләргә бәхетле булырга нәрсә комачаулый? [Җавабын тыңла.] «Ни өчен газаплар шулкадәр күп? Алар кайчан бетәчәк?» дигән брошюраның соңгы битен күрсәтеп беренче сорау астындагы мәгълүматны һәм ким дигәндә китерелгән шигырьләрнең берсен карап чык. Брошюраны калдыр һәм киләсе сорауны карап чыгар өчен, кабат килеп китү турында сөйләш.
«Ни өчен газаплар шулкадәр күп? Алар кайчан бетәчәк?» дигән брошюра
«Күп кенә кешеләр бүген: „Ни өчен Аллаһы шул хәтле күп газапларны рөхсәт итә?“— дип сорый. Ә сезнең кайчан да булса андый сорауны биргәнегез бармы? [Җавабын тыңла.] Изге Язмаларда кайгы һәм авырту инде булмаячак дигән вәгъдә бирелә. [Ачылыш 21:4 не укы.] Бу брошюрада ни өчен шул хәтле күп газаплар булганына биш сәбәп китерелә. Анда шулай ук Изге Язмалар буенча Аллаһы ничек газапларны юк итәчәк икәне турында әйтелә».
«Бер исәпләү буенча, кешеләр бүген 6 000 нән артык телдә сөйләшә. Ләкин кешеләрне телләр генә түгел, ә төрле традицияләр, төрлечә фикер йөртү һәм илнең чикләре дә аера. Без Изге Язмалардан кешеләр тиздән бер телдә сөйләшәчәк икәнен белдек һәм сезнең белән шул хәбәрне уртаклашасыбыз килә [Софония 3:9 ны укы]. Бу пәйгамбәрлек өлешчә инде безнең көннәрдә үтәлә. Моны сез бу брошюрадан белерсез». 10—12 нче биттәге мәкаләне күрсәт һәм брошюраны тәкъдим ит.