Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2010 ел, 25 октябрь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 6 сентябрь атнасыннан алып 25 октябрь атнасына кадәр үткән материал буенча 20-минутлык кабатлау үткәрәчәк.
1. Ни өчен Йәһвә Азариягә (Уззиягә) махау чирен җәза итеп биргән? (4 Пат. 15:1—6) [w05 1.9. 31 б., 4 абз.]
2. 4 Патшалык 13:14 —19 дагы сүзләрдән нинди сабак алып була? [w05 1.9. 31 б., 11 абз.]
3. Хизәкыйя Мисыр белән килешү төзегәнме? (4 Пат. 18:19—21, 25) [w05 1.9. 31 б., 5 абз.]
4. 4 нче Патшалык 18:1—5 тәге сүзләр буенча, хәтта иң авыр шартларда да без Йәһвәгә ничек тугрылык саклый алабыз? [w05 1.7. 10 б., 11 абз.]
5. 4 нче Патшалык 24:3, 4 тәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [w05 1.9. 32 б., 2 абз.]
6. Давыт Ишайның җиденче улы булганмы? (1 Елъ. 2:15) [w05 1.10. 9 б., 1 абз.]
7. 1 Елъязма 5:10, 18—22 дәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [w05 1.10. 9 б., 7 абз.]
8. 1 Елъязма 9:26, 27 дәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [w05 1.10. 9 б., 8 абз.]
9. Авесса Давытның иң көчле өч сугышчысының данында булган дигән сүзләр нәрсә аңлата? (1 Елъ. 11:20, 21) [w05 1.10. 10 б., 4 абз.]
10. 1 Елъязма 13:11 дәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [w05 1.10. 11 б., 2 абз.]