Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 10/10 1 б.
  • «Курыкма»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Курыкма»
  • Безнең изге хезмәтебез 2010
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы Сүзен кыюлык белән сөйләгез
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Йәһвәнең мәхәббәте безгә куркуларыбызны җиңәргә булыша
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Йәһвә сине көчле итәчәк
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Йәһвәгә таянып, куркуны җиңегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2010
km 10/10 1 б.

«Курыкма»

1. Иремия кебек, без нинди авырлыклар белән очраша алабыз?

1 Иремия, пәйгамбәр буларак билгеләнгәндә, үзен яраксыз дип санаган. Ләкин Йәһвә аны: «Курыкма»,— дип ышандырган һәм аны, ул үз вазифасын үтсен өчен, йомшак итеп ныгыткан (Ирем. 1:6 —10). Бүген дә оялчанлык яисә үз көчеңә ышанмау аркасында безнең хезмәтебез кимергә мөмкин. Вәгазьдә очраткан кешеләр нәрсә әйтерләр яисә ничек карарлар дип курку безгә вакыт-вакыт вәгазьләргә комачауларга мөмкин. Без шундый куркуларны ничек җиңә алабыз, һәм бу безгә нинди фатихалар китерәчәк?

2. Без вәгазьләргә курыксак, безгә яхшы әзерләнү ничек ярдәм итәчәк?

2 Алдан әзерлән. Яхшы әзерләнү ярдәмендә без әзрәк куркырга мөмкин. Мәсәлән, кеше сөйләшүгә ничек каршы төшә алганы турында алдан уйласак, без кешенең каршы сүзләренә ничек җавап бирергә кирәк икәнен белербез (Гыйб. сүз. 15:28). Мәктәптәге һәм хезмәттәге төрле авырлыкларга әзерләнер өчен, ни өчен Гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында сәхнәләштерүгә вакыт бүлеп куймаска? (1 Пет. 3:15).

3. Йәһвәгә таянып, без үз куркуыбызны ничек җиңә алабыз?

3 Йәһвәгә таян. Куркудан уңышлы дару — безнең Аллаһыбызга таяну. Йәһвә безгә үзенең ярдәмен бирәчәк дип вәгъдә иткән (Ишаг. 41:10 —13). Нинди яклау моннан яхшырак? Өстәвенә, көтелмәгән хәл килеп чыкканда, Гайсә безне Аллаһының изге рухы безгә вәгазьләргә ярдәм итәчәк дип ышандырган (Марк 13:11). Шуңа күрә Йәһвәгә регуляр рәвештә ярдәм сорап дога кыл (Лүк 11:13).

4. Авырлыкларга карамастан вәгазьләвебезне дәвам итеп, без нинди фатихалар алачакбыз?

4 Фатихалар. Авырлыкларга карамастан вәгазьләвебезне дәвам итеп, без киләчәктәге проблемаларны уңышлы чишәр өчен ныгыйбыз. Без изге рух белән сугарылып, кыю һәм батыр булырга өйрәнәбез (Рәс. 4:31). Өстәвенә, Йәһвәнең ярдәме белән үз куркуыбызны җиңеп, без үз иманыбызны һәм аның коткаручы кулына өметебезне ныгытабыз (Ишаг. 33:2). Күктәге Атабыз безне хуплый икәнен белеп, без шатлык һәм канәгатьлек табабыз (1 Пет. 4:13, 14). Әйдәгез, һәрвакыт Йәһвәнең ярдәменә ышанып, курыкмыйча Патшалык турындагы хәбәрне кыюлык белән сөйлик!

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу