Белдерүләр
◼ Ноябрь: «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабы. Кешедә бу китап инде булса, башка 192-битле китап тәкъдим итегез. Декабрь: «Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз» дигән китап. Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Кешенең балалары булса, «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы»н тәкъдим итегез. 2010 ел, гыйнвар: «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабы. Җыелышта булса, «Синең өчен якын булган кеше үлгәндә», «Аллаһы җитәкчелеге» брошюраларын яки «Оҗмахка юлны ничек табарга?» дигән трактат тәкъдим итегез. Февраль: «Гаилә бәхетенең сере» китабы. Март: «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабы. Китапны калдыргач яки кешенең бу китабы инде булса, вәгазьче Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышырга тиеш. Апрель һәм май: «Күзәтү манарасы» журналын тәкъдим итегез. Кызыксынган кешеләргә, шул исәптән Кичәгә яки башка мәсихче очрашуларына килгән, ләкин җыелыш белән әле тыгыз бәйләнештә булмаган кешеләргә кабат килеп-киткәндә, «Хак тәгълиматлар» дигән китапны тәкъдим итәргә һәм бу китап буенча Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз.
◼ Шатлыклы хәбәрләр: 2009 ел, 1 февральдә Снежногорскида (Мурманск өлкәсе) һәм 18 июльдә Благовещенскида (Амурск өлкәсе) Патшалык Залларын багышлау үтте.