Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак.
1. Чыгыш 23:19 дагы боерыктан без нәрсәгә өйрәнәбез? [w04 1.6. 31 б., 2 абз.]
2. Ни өчен Һарунга алтын бозау ясаган өчен җәза бирелмәгән? (Чыг. 32:1—8, 25—35) [w04 1.6. 31 б., 4 абз.]
3. Ничек Йәһвә Муса белән «йөзгә-йөз» сөйләшкән? (Чыг. 33:11, 20) [w04 1.6. 31 б., 5 абз.]
4. Йәһвәнең изге рухы чатыр төзелгәндә нинди роль уйнаган? (Чыг. 35:5, 30—34) [w08 15.2. 6 б., 17 абз.]
5. Чыгыш 40:28 дә искә алынган пәрдә Аллаһының бөек рухи гыйбадәтханәсендә нәрсәне күрсәтә? [w00-U 15.1 15 б., 7, 8 абз.]
6. Нинди яктан Гайсәнең корбаны мәзбәхтә тулысынча яндырылган тулаем яндыру корбанына охшаш? (Лев. 1:13) [w04 1.8. 29 б., 3 абз.]
7. «Бөтен май — Раббыныкы» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? (Лев. 3:16, 17) [w04 1.8. 30 б., 2 абз.]
8. Корбан китерү урынының нигезенә канны түгү һәм аны төрле әйберләргә «салу» ни өчен кирәк булган? (Лев. 9:9) [w04 1.8. 30 б., 5 абз.]
9. Һарун уллары Надав белән Авиудның кылган гөнаһлары, бәлки, нинди булгандыр? (Лев. 10:1, 2) [w04 1.8. 30 б., 6 абз.]
10. Борынгы исраиллеләрнең ел саен үткәрелә торган Гөнаһ йолу көне Гайсә Мәсихнең йолым корбанын ничек символлаштырган? (Лев. 16:11—16) [w07 1.1 25, 26 б., 12, 13 абз.]